Программада Кыш бабай белән Кар кызы котлаулар һәм бүләкләр, викториналар һәм уеннар, яңа елга шаян фаразлар һәм теләкләр белән күңелле үтте. Клуб әгъзалары башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады, яңа 2023 елда уңышка ирешү өчен карнавал битлегендә үзләрен һәм бу мизгелне истәлеккә калдырырга теләүчеләр өчен фото сессия булды. Барысы да бүләкләр генә түгел, яхшы кәеф, бәйрәм хисе һәм уңай эмоцияләр дә алып киттеләр…
«Мирас» клубы әгъзалары утырышлары ел дәвамында шулай фәһемле үтәр, очрашырлар, аралашырлар, якты өмет белән атасы таңнарны көтәрләр.