Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 гыйнвар 2023, 22:08

Гөлшат Галина-Ихсанованың иҗат кичәсе үтте

Тушкырлылар һәм хөрмәтле кунаклар өчен сюрпризлы булды бу чара. Күпкырлы талант иясе Гөлшат Галина-Ихсанованың юбилей кичәсен бүген  бердәм үткәрде.

Гөлшат  Галина-Ихсанованың иҗат кичәсе үтте
Гөлшат Галина-Ихсанованың иҗат кичәсе үтте

Күпкырлы талант иясе Гөлшат Галина-Ихсанованың юбилей кичәсен бүген халык бердәм үткәрде.

Район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев педагогик хезмәт ветераны, шагыйрь, җырчы  һәм  җырлар авторын юбилее уңаеннан тәбрикләп ихлас теләкләрен җиткерде.  Актив тормыш позицияле  кешегә Балтач районының Почётлы гражданины исемен тантаналы рәвештә тапшырды ул бу чарада. Тушкырлыларның дәррәү алкышлары юбиляр бу исемгә лаек булуын дәлилләде.

Балтач, Аскын районнары, Нефтекама, Кемерово шәһәрләреннән килгән кунаклар җыр -күчтәнәчләре белән кичәне баетты. Ихлас соклану, мактау сүзләре Гөлшат Галина-Ихсанова адресына күп яңгырады юбилей кичәсендә.

(Тантаналы чара турында тулы мәкалә гәзитебезнең алдагы саннарында дөнья күрер).

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: