Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 декабрь 2022, 18:45

Упкыннарда асылынып торам

Эчеңнән ут йотып йөрсәң дә, яныңда булган кешеләргә шатлык өләшергә кирәк. Сиңа карап, алар да куансыннар.

 

 

– Кайттыңмы, кызым? Әниең белән бүген генә синең турында сөйләшкән идек. Бик борчыла ул синең өчен. Ана  күңеле барын да алдан сизеп тора шул. Ни хәлләрең бар соң, кызым?

– Яхшы гына. Хәлеңне белеп чыгарга гына крдем.

– И-и, балам. Карт кешенең хәле ничек булсын. Тыныч кына әҗәл сәгатен көтеп ятам инде. Яшәсен яшәдем, Аллаһыга шөкер, бик ризамын. Инде икенче дөньяга күчсәм дә була.

– Терелерсең әле, Нурия әби. Алай китәргә ашыкма.

– Кеше тәкъдиренә ни язылса, ул шуларның барын да күрә, һәркемгә дә үз юлын үтәргә кирәк. Күрәселәрем күрелеп беткән булса, мине берни дә тотмый инде. Кеше туганчы ук бары да маңгаена язылган була. Шуларның арасында кайгы-хәсрәт тә күп шул. Кыен чакларда түзә белергә кирәк, балам. Ходай Тәгалә күтәрә алмаслык җәзалар бирми, Һәркемнең чыдамлыгына карый ул. Шул сынауларны үтеп чыга алсаң, ул да сине хөрмәтли. Син дә, кызым, сабыр бул. Авыр чаклар күп була, әмма якты киләчәккә өмет итеп  яши белергә кирәк. Дөнья читеннән сикерер чаклар була,  ләкин түз. Болар барысы да сине сынау гына. Үлемнән дә курку ярамый. Сиңа шулай язылган икән, димәк, бу дөрес. Кеше бит бу тормышка вакытлыча гына килә, ә соңыннан мәңгелеккә китә. Шуңа күрә, тормыштан зарланып, төшенкелеккә бирелеп, язмыш белән риза булмыйча яшәү дөрес түгел. Эчеңнән ут йотып йөрсәң дә, яныңда булган кешеләргә шатлык өләшергә кирәк. Сиңа карап, алар да куансыннар. Без бит бу җиргә кемнәрнедер бәхетле итәргә килгәнбез.

– Әйе, Нурия әби, дөрес сүзләр. Синең кайгың өчен кемдер борчылырга тиещ түгел. Барлык кешеләр дә тормышыннан канәгать булса, яшәве ничек җиңел, рәхәт булыр иде,

– Шулай, кызым, менә бу сүзләрне беркайчан да онытма. Шулай булса, гомерең дә бәхетле үтәр.

Кыз Нурия әбинең сүзләре турында озак уйлады. Иң якын кешесен шундый зур кайгыга салырга хакы бармы аның? «Балам» дип өзелеп торган әнисенең күзләренә карап, ничек әйтсен инде ул? Аңа гомер биргән, карап үстергән, ә хәзер инде һәр кайтуын көтеп алган ана ничек түзәр соң? Тормышының яме бит Гүзәл аның өчен. Ә ни өчен Гүзәл болай тиз генә бирешә соң әле? Буласы булган иңде, калган гомерне файдалы итеп үткәрергә кирәк. Әнисен дә кайгыга салырга түгел, шатландырырга тиеш  бит ул.

Икенче көнне Гүзәл тагын күрше әбинең хәлен белеп чыкты. Әби тыныч кына түшәк өстендә ята иде. Китәр алдыннан капка алдына озатырга чыккан әнисенә озак кына карап торды кыз. Гүя Гүзәлнең күзендәге боеклык әнисенекенә күчкән. Бала кайгысын әниләр үзләренә ала диләр, чыннан да шулай икән бит. Күз буйлары сырланган карашы күңел төбенә үтеп керерлек ана, йөрәге белән нидер сизенсә дә, кызына күрсәтмәскә тырышты. Гүзәл дә,

Бар көчен йөрәгенә җыеп, елмайды, көлгән булды. Шәһәргә барып җиткәндә, Гүзал үзенә зур максатлар куйган иде инде. Ничек тә бирешмичә, барлык ысулларны да кулланып карарга кирәк. Илнур да кызның мондый ниятләренә шатланды, сөйгәненең батырлыгына сокланды.

Инде шәһәрнең күп кенә дәваханәләрендә булган кыз кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмәде. Таныш-белешләреннән сорашты, төрле табиблар белән очрашты. Беркөнне иптәшләреннән бик яхшы табиб турында ишетеп калды ул. Аның турында сорашып белгәч, ике дә уйламый, шунда юнәлделәр. Ни өчеңдер табыбның ярдәм итәренә кыз да, егет тә ышана иде. Шулвакыт, әйтерсең, болыт арасыннан кояшның кечкенә генә булса да бер нуры күренгән кебек булды. Ә кояш үзе болытлар арасыннан чыгарга ашыккач төсле тоелды. Чыннан да, шатландырды кызны табиб.

– Мондый хәлләрне күргән бар иде. Әле барысын да үзгәртеп була, ярый вакытында килгәнсең. Авыруны бу чорында дәвалап була әле, ләкин синнән дә, миннән дә зур тырышлык талап ителәчәк, – диде табиб, Гүзәлнең өмет тулы күзләренә карап. Бу сүзләрдән, чыннан да, дөнья яктырып киткәндәй булды. Яшәүнең тәмен тагын татыячагына, дөньяның гүзәллеген әле күрәчәгенә, бәхетле киләчәк коруына ышану чаткысы уянды кызда. Шатлыктан тәгәрәгән күз яшьләрен Илнурның кочагында да тыярга ашыкмады Гүзәл. Бер сүз дә әйтү кирәкми иде бу минутларда. Алар бер-берсенең кичерешләрен тын алудан да аңлый иделәр.

Ерак офыктан баер алдыннан кояш нурлары бүген соңгы тапкыр бар җиһанны назлады. Ә иртәгә ул тагын тирә-якка нурын сибеп калкачак. Аңа карап, күпләр киләчәккә зур өметләр баглар. Тик кечкенә авыл өендә яшәүче Нурия әбине генә ул бүген соңгы кабат иркәләгән икән...

Гөлия ГӘРӘЕВА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: