Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2022, 09:43

Якташыбызга — бүләк

Курчак театры артисты Гыйльманова Гөлназ Әүхат кызы театрның 90 еллыгы уңаеннан бүләккә лаек булды.

Якташыбызга — бүләк
Якташыбызга — бүләк

Курчак театры үзенең олы юбилеен билгели. 90 ел дәвамында балаларга бәйрәмнәр бүләк итүләре эзсез түгел. Алар  кызыклы спектакльләрендә балаларны тәрбияли дә. Көз Балтач сәхнәсендә юл йөрү кагыйдәләрен тамашада өйрәттеләр. 

Нөркә авылын туган төбәге итеп санаучы тәҗрибәле артист Гыйльманова Гөлназ Әүхат кызы югары һөнәри осталык, озак еллар тырыш хезмәте, башкала мәдәнияте һәм сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Уфа шәһәре округы Хакимиятенең Почетлы грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Гөлназ Әүхат кызын ихлас тәбриклибез. Олы җиңүләр, иҗади табышлары алда булсын!

Якташыбызга — бүләк
Якташыбызга — бүләк
Якташыбызга — бүләк
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: