Нәзек кенә җептә асылынып торганын күрде Гүзәл. Ул җеп өзелергә генә тора, ә аста – упкын төбе. Әллә күпме халык каядыр ашыга-ашыга атлый. Аларның барысы да шул упкынны урап уза, тик Гүзәл генә нишләптер анда төшеп киткән. Ул. аннан котыла алмый. Кыз кычкыра, ярдәм сорый, ләкин аны ишетүче дә, күрүче дә юк. Бармаклары белән упкын читләрен тырнап, өскә шуышырга тырыша, ләкин балчык убылып төшеп, тагын да төпкәрәк китә. Кыяларына бәрелеп-сугылып алган тән җәрәхәтләрен дә сизми ул. «Ярдәм итегез!» дип кычкырырга уйлый, әмма бу сүзләр күкрәгендә авыр төер булып, кызны буа төсле. Күз яшьләре белән кемнәндер пышылдап тагын аз гына булса да гомер сорый, әллә ниләр вәгъдә итә, әмма аңа борылып караучы да юк. Үзенең өзгәләнүеннән сискәнеп уянып китте ул.
Төн уртасы. Алсуның кайтып ятканын сизмәгән дә. Бащындагы уйларның чигенә чыга алмыйча таңны каршылады кыз. Кояш нурлары шатланып, һәрбер өйгә кереп, шәһәрне уятты. Тик Гүзәл генә бу кояшны күрергә санаулы көннәр калганын уйлап әрнеде.
Укуыннан Илнур каршы алды. Кәефсез сөйгәнен көлдереп тә, шаяртып та, иркәләп тә карады ул. Гүзәл ничек кенә үз хәлен Илнурга күрсәтмәскә тырышса да, егет аның өчен бик борчыла иде. Ул ни уйларга да белмәде. Кызны күреп әрнеде, өзгәләнде. Сорап та, ялынып та карады, әмма Гүзәл һаман да серен чишмәде.
Чираттагы ял көне килеп җитте. Илнур белән Гүзәл паркка ял итәргә барырга сөйләштеләр. Егет кызның бүлмәсенә килеп кергәндә, анда беркем дә юк иде. «Кибеткә чыгып киткәндер инде», – дип, егет кызны бүлмәдә көтәрга уйлады. Шунда Гүзәлнең өстәлендәге кәгазьләрне күреп калды ул. Бу кызның медицина карточкасы иде. Егет аны бер алырга, бер алмаска уйлады. Әмма ниндидер көч аны дәфтәр битләрен ачарга мәҗбүр итте. Сөйгәненең чәчкә атарга бөреләнгәндәй яшь гомеренең өзелүе гади генә кәгазь битләрендә басылган иде.
– Килеп тә җиттеңмени, алтыным? – дигән сүзләрне әйтү белән кызның күзе Илнурның кулына төште. Егетнең күзләренә тулган яшьләрне күреп, ул нишләргә дә белмәде. Аны тынычландырасы да, кычкырып елыйсы да килде кызның. «Мине ташла, үзеңә таза-исән кыз тап, син мин дип кенә бәхетсез булырга тиеш түгелсең. Син әле яшь, синең әле бөтен тормышың алда, вакытыңны бушка минем белән үткәрмә», – дигән сүзләре егетнең йөрәген яргалады. «Гафу ит мине, сөйгәнем, хыялларыбызны тормышка ашыра алмаганга, сиңа киләчәктә таяныч була алмаячагым өчен. Бергәләп хыялларда корган тормыш, без яшәячәк йорт төзелмәячәк, без теләгән нәниләр тумаячак. Син мине оныт. Син өйләнерсең, матур итеп яшәрсең, бәбиләр үстерерсең, мин синең уңышларыңа карап күкләрдә сөенермен», – дип кабатлады Гүзәл. Ә Илнурның, киресенчә, Гүзәлне кочагына алып җылытасы, саклыйсы килде. Бу сүзләр егетне тәмам борчуга слса да, якты киләчәкләренә ышанычын югалтмады ул, яратан кешесен язмыш тырнагыннан тартып алырга күп тапкырлар вәгъдә бирде.
Укуына ничек тә зыян китермәскә тырышты Гүзәл. Шулай ук дәресләргә әзерләнде, китапханәләрдә утырды. Ләкин болар бушка вакыт уздыру кебек күренде аңа. Кулына дипломын ала алса аның кирәге чыкмаячагын белә иде ул. Ахирәтләре белән аралашты, буш вакытын һәрвакыт Илнур белән үткәрде. Тик күңелдә йөргән ут кына, һәр көнне ныграк кызып, акрынлап яндырды.
Әти-әнисенә әйтсә дә, аларның ярдәме соң булыр уйлады ул, чөнки авыру үз тамырларын ныклап җәйгән инде. Ләкин әнисе бит һәрвакыт килеп туган проблемаларны чишә. Бәлки, ул берәр ничек ярдәм итәр? Хәтта табиблар авыруга каршы торалмаганын аңласа да, әнисе кызына ярдәм итәр төсле. Аңы белән моның мөмкин түгеллеген аңласа да, күңеле балачактагы кебек «әни мине коткарыр» дип кабатлый иде. Юк, әнисеннән яшерү дәрес булмас. Ул аңа таяныч та булыр, кулыннан килгәнчә ярдәм дә итәр кебек. «Бу атнада ук өйгә кайтам» дигән карарга килде кыз.
Көтеп алынган көн килеп җитте. Гүзәл сабыр гына өй ишеген ачып керде. «Исәнме, әни]» дигән сүзләрне әйтү белән, күз яшьләре тагын буып алды. Ничек кенә авыр булмасын, кыз үзен кулга алырга тырышты. Күзендә тулып, тәгәрәп китәргә торган күз яшьләрен әнисенең иңбашына капланып яшерде.
– Исәнме, кызым? Ярый кайттың әле, бик күрәсем килгән иде үзеңне.
– Бик нык сагындым, кайтасым килде. Үземне җәфаламыйм әле, кайтып килим, дип уйладым.
– Дөрес эшләгәнсең, кызым. Әти-әни исән чакта, мин дә алар янына ашкына идем. Кайтыр урының барда, кайтып кал. Менә мине хәзер беркем дә алай көтеп тормый. Без үлгәч, синең дә кайтыр урының булмас инде.
– И, әни, әллә ниләр сөйләмә әле. Нигә алай бик тиз күңелсез сүзләр сөйлисең, барысы да алда әле. Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен сиңа, әнием. Син бит миңа бир кирәк, син минем иң газиз кешем, – дип, Гүзәл кабат әнисенең кочагына кереп сыенды.
– Әйе шул, балам, ашыгырга кирәкми. Ходай насыйп итсә, оныкларымны да тәрбияләшәсем бар бит әле, – дип елмайды әнисе.
Аның бу сүзләреннән соң Гүзәл ни әйтергә дә белмәде. Шундый ниятләр белән яшәгән әнисен кызганып куйды ул. Ана кеще кызының боеккан күзләрен кайту белән күргән иде. Ни дип әйтсәм, күңелен яралармын икән, дип, озак карап утырды ул өстәл артында. Тик кызы гына хәбәрен сөйләргә ашыкмады. Ләкин барыбер кайтуының сәбәбен онытмады. Кичен ул Нурия әби янына кереп китте. Түшәк өстендә яткан әбинең хәле бик авыр булса да, Гүзәлне күргәч, ул торып утырды.
Гөлия ГӘРӘЕВА.
Дәвамы бар.