Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 декабрь 2022, 19:00

Бөти

Шунда гына Рамазан бу ирнең иңбашыннан бер кулы юклыгын абайлады. Ике ай монда ята...

Бөти
Бөти

Ахшамнан соң киләм, дигән абыстай, чыннан да, Нәргизә чәй әзерләгән, Хәлимә әби тәһарәт яңарткан арада килеп тә җитте.

- Вакытны әрәм итмик, Хәлимә апай, башлыйк. Ахшамга, ястүгә бүленербез. Иртәнгесен дә бергә укырбыз, Аллаһ боерса. Ниятебез изге. Ходай үзе җиңеллеген бирми калмас...

Яшь аермалары 35 ел булган ике карчык язгы кояш нурларыдай җылы ихласлык белән үз гомерләрендә инде мең дә ничәнче кат Коръән аятьләрен укый башлады:

- Иләһи ният кылдым, изге Коръән аятьләрен Рамазан Габдрахман угълына гомер, сәламәтлек теләп укымакка. И, Ходаем, ниятебезне башкарып чыгарлык көч, зихен бир. И, Ходаем! Иблис коткысыннан сакла.

Эшемне Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм. Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле.

Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.

Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.

Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз.

Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер!

Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! Әәәмин....

Чечен дәүләтен саклаучыларның барысын да бер кисмәккә салып болгату, барысын да кансыз, җан кыючы итеп тасвирлау Рәсәй матбугатының "иҗат җимеше" иде.

Сугышта берәүләрне аклап, икечеләрен гел каралтып кына бирү хата. Һәр якта да явызлар да, кешелеклеләр дә бар.

Разведкага җибәрелгән лейтинант Шарапов отряды боевикларның утлы капкынына эләкте. Таулар арасындагы шартлау, төтенне, кыя ташларының вак кисәкләргә яргаланып түбәнгә тәгәрәвен тау итәгендәге батальоннар күреп торды.

Ярдәмгә ыргылуның файдасы юк. 6 кешегә булышам дип йөзне югалтачаксың... Кайдан атканнары билгеле. Вертолет көтәргә кирәк. Боевиклар урысларның разведка отрядын юк итүләренә шулкадәр ышанган иделәр, аунап яткан гәүдә, уннарча метрга чәчелгән сыңар аяк-кулларга карап тәкбир әйттеләр дә, тауга- биеккәрәккә күтәрелделәр. Дошманның разведкасы булган күрәмсең...

Диварлары ап - ак итеп акшарланган кырлы таштан булган бүлмә. Түшәм урынына яшел брезент ябылган. Түшәмгә терәлеп торучы кечкенә тәрәзә. Тузан каплаган пыяла аша саран гына яктылык керә. Бүлмәгә миче шау күмерле килеш томаланган мунча исе чыккан.

Почмактагы мичтә чытырдап куак яна. Авыл малае бит. Куак януын утыннан аера инде ул. Юан куакка ут капты... Чыртлавы гөрелте булып ишетелде...

Гөрелте...Ничек монда соң әле ул. Хәтерләми. Гөрелтене хәтерли... Отрядына биргән соңгы команданы хәтерли: Яшеренегез...

Яткан җиреннән тормакчы итте... корсагын авырту чәнчеп алды. Кулларын тоя, аягы юк бугай бит... Авыртуыннан көчәнеп ыңгырашып өстенә ябылган ак җәймәне кулы белән өскәрәк тартты. Аяклары урынында. Муены борыла. Бүлмәдә кеше юк. Мич авызында тимер чәйнектә су чыжылдап кайнап чыгарга тора.

Рамазан үзенең каты яралануын аңлады. Кайда ул? Дошман йортындамы, үзебезнекеләрдәме? Кайчаннан бирле ул монда? Әгәр яралануы яңа гына булса, тәне түзеп булмаслык итеп сызлар иде. Ә бәлки ааыртуны баса торган укол гына кадаганнардыр...

Тимер чәйник кайнап чыгып, су капкачын шакылдата башлады. Шул тавышка көрән чалма - чапанлы ир керде. Рамазан аңлады. Ул дошман йортында.

Солдатның аңга килүен күреп, хәлен белеште ир. Идәндә торган чиләктән су алып аңа кайнарын өстәп Рамазанга бирде.

- Эч.

Егет баш кагып рәхмәт әйтте.

- Мин күптәнме монда?

- Ике ай!

- Ни өчен? Ни өчен мине тәрбиялисез? Мин бит сезнең дошман.

- Исеңдә калдыр. Дәүләтләр арасында сугыш барганда кешеләр бер - беренә дошман була алмый. Син - солдат. Мин - солдат. Әгәр коралсыз, үлем белән көрәшеп ятканда синең юлыңа мин очраган булсам ни эшләр идең? Коткармас идеңмени? Сугыш бетә ул. Кеше кала. Чынбарлыкны сөйләү өчен калырга тиеш без...

- Яраларым нинди?

- Умыртка сөягең зыян күргән. Ләкин аякларың йөреп китәчәк. Граната кыйпылчыгы түшеңне ярган. Сул як үпкәңне алдылар. Ашказаның ярылган иде. Тектеләр.

Безнең хәрби госпитальдән мин сине үз йортыма алдым. Мин дә бит хәзер инвалид.

Шунда гына Рамазан бу ирнең иңбашыннан бер кулы юклыгын абайлады. Ике ай монда ята. Аңа кадәр бер ел чамасы аларга өй белән хәбәр алышуны тыйдылар.

Илнур Фәйзрахманов.

Дәвамы бар.

Интернет челтәреннән.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: