Яңа ел килүен күрсәтеп үзәк мәйданны чыршы бизәячәк. 1нче декабрь кичендә аны урнаштырдылар. Куйбышев исемендәге хуҗалык вәкилләре тырышлыгы бәйрәмне якынайтты кебек. Бәйрәм символы-чыршы янына һәммәбез дә килербез. Якты киләчәк, имин-тыныч тормыш турындагы теләкләребезне юлларбыз. Кечеләр өчен иң олы бәйрәм бу. Алар өчен могҗизага тиң чыршы -үзәктә.