Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 ноябрь 2022, 15:09

Матада—"Кич утыру"

Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрүләре белән маталылар районга яхшы таныш.

Матада—"Кич утыру"
Матада—"Кич утыру"

Татар халкы үзенең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекле традицияләре белән аерылып тора. Яратылган йолаларының берсе—“Кич утыру”.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрүләре белән маталылар районга яхшы таныш. Менә әле шушы көннәрдә генә алар бергәләшеп “Кич утыру” йоласына җыелдылар.

Элек-электән, төп эшләр тәмамлангач, кышкы озын кичләрдә хатын-кызлар үзләре белән кул эшләрен алып кич үтыруга җыелганнар.  Мата авылының “Мизгел” фольклор коллективы халкыбызның алыштыргысыз озын көйләрен сузып, кемнәрдер бәйләмнәр бәйләп, кемдер чигү чигеп, җеп эрләделәр.  Шул арада төрле уеннар уйнап, әйтемнәр, табышмаклар һәм мәкальләр дә әйтештеләр.

Кичәнең бер күңелле мизгеле – “Йөзек салыш” уены булды. Бер кешене “Йөзек салучы” итеп сайладылар. Ул катнашучыларның кулларына “йөзек салып” чыга. Тик йөзек кемгә эләгүен берсе дә белмәскә тиеш.  Ары таба йөзек салучы “Йөзек кемдә, сикереп чык” ди. Йөзеге булган кеше тиз арада сикереп чыгарга тырыша. Әгәр дә аны тотып алсалар, җәза бирелә. Гадәттә инде бу такмак, җыр, бию яисә шигырь сөйләү була.  Менә шулай кул эшләре арасында уеннар да уйнап, күңелле итеп үткәрделәр кич утыруны алар.

—Шундый утырулар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-береңә карата ихтирам хисе белән сокландыра. Нәкъ менә шундый җылы һәм гаиләчә килеп чыкты бәйрәмебез,—ди авыл клубы мөдире Эльвера Солтанова.

Бу дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә, тик, бәхеткә авыллларда халык бәйрәмнәре яши. Шулай булсын да, алар бит безгә гасырлар аша үтеп мирас булып калганнар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен онытмый, буыннан-буынга саклап җиткерәбез икән, димәк, милләтебез яши.

Матада—"Кич утыру"
Матада—"Кич утыру"
Матада—"Кич утыру"
Матада—"Кич утыру"
Матада—"Кич утыру"
Автор:
Читайте нас: