Мәдәният
28 ноябрь 2022, 08:01

Авылдашларның бриллиант туйларын котлап

Бигелде авыл мәдәният йортында Рәфизә һәм Габдинур Шайбәковлар гаиләсен бриллиант туйлары уңаеннан котладылар.

Бигелде авылында яшәүче Габдинур Шайбәк улы белән Рәфизә Ситдыйкъ кызы Шайбаковларның Бриллиант туй кичәсе үткэрелде. Юбилей кичәсенә балалары, туганнары чакырылды. Бәйрәм җыр, бию, котлауларга үрелеп барды.

 Олы яшьтәге парларның матур бәйрәменә авылдашлары да кушылуы күркәм күренеш. Бай тәҗрибәле бәхетле ир һәм хатын яшь буынга теләкләрен җиткерде. Үзләре тәбрикләү сәламнәре кабул итте. Дистәләгән еллар бер-берсен аңлап гомер иткәннәр соклану хисе уята. Балалары, оныклары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә үрнәкле булуга ни җитә.

Авылдашларның бриллиант туйларын котлап
Авылдашларның бриллиант туйларын котлап
Автор:Рима Валиева
Читайте нас