Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 ноябрь 2022, 12:20

"Ана мәхәббәте белән матур дөнья"

Яхшы аралашу кичәсе Асавка авылы модель китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан  оештырылды.

"Ана мәхәббәте белән матур дөнья"
"Ана мәхәббәте белән матур дөнья"

Кичәгә солдат аналары, мәдәни чаралар активистлары, күп балалы әниләр чакырылган иде. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, әниләргә багышланган дулкынландыргыч шигырьләр укыдылар, җанлы җырлар бүләк иттеләр. Кунаклар үзләре зур кызыксыну белән бәйгеләрдә катнаштылар, җырлар җырладылар, бер-берсен бәйрәм белән котладылар. Шулай ук залда Әниләр көне уңаеннан "Хатын - кыз куллары белән матур иҗат" кул эшләре буенча күргәзмә- игътибарга лаек иде. Бәйрәм өйдәге тәм-томнар, балалар һәм оныклар турында әңгәмәләр белән тулган өстәл артында күңел түрендә утырып төгәлләнде. Һәр әни бу көнне котлаулар, теләкләр һәм игелекле сүзләрдән чәчәк бәйләме алды дип ышанасы килә. Ә Асавкада нәкъ шулай булды.

 

"Ана мәхәббәте белән матур дөнья"
"Ана мәхәббәте белән матур дөнья"
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: