– Моннан соң... алай ач йөрмәссең, Кәримә. Мин... без бергә ризык пешерербез, яме, – диде.
Ишек алдында шулай күпме басып торган булырлар иде, Ибәтулла үз сүзен әйтергә кирәк тапты.
– Гайникамал, Кәримә, йә, өйгә керегез. Мин атларны туарып алыйм.
Кәримә Гайникамалдан кулын алып, болдырга таба атлап китте. Читтән карап торган кеше бу кызны бер дә сукыр дип уйламас – ул үз адымнарын ышанычлы итеп атлый. Гайникамал да кыз артыннан иярде. Болдырдагы басмаларның чисталыгына Гайникамал бераз аптырап та калды: һәр басма сап-сары итеп юылган иде.
Фәтхулла бай да гомер барынча хезмәтче тотмады, йорт-җирне карау өйдәгеләр җилкәсенә төшә иде. Гайникамал әнкәсенең кул арасына керә башлауга, үзләренең челтәрле верандалары идәнен дә, болдырны да ком сибеп, юкә мунчала белән ышкып юган чакларын күз алдына китерде. «Кәримә ничек шулай сары итеп юа алды икән?» – дигән уй мизгел эчендә сызылып үтте.
– Гайникамал түтием, узыгыз! – диде аңа Кәримә кулы белән чолан ишеген ачып.
Гайникамал эчкә узды. Чолан дигәне кечкенә генә тәрәзәле, матчасында җиделе лампа эленеп тора торган җир икән. Чоланнан ике өйгә ике ишек кереп китә.
– Бусы зур як, анда абый йоклый, кеше килсә дә, абый шунда алып керә, – дип Кәримә алдагы ишекне ачып җибәрде дә эчкә узды. Яшь килен дә «Монда ниләр күрермен икән инде?» дигәндәй кызга иярде. Урам якка караган ике тәрәзәдән өйгә ярыйсы ук яктылык төшә икән. Тәрәзәләрдәге челтәр эленгеләр үз төсләрен югалткан булсалар да, чиста, юылган иде.
Кәримә сукыр килештә яшь киленнең уйларын сизгәндәй әйтә куйды:
– Иске инде эленгеләр, алай да әни төсе алар. Кыз чакта әни бирнәгә дип чиккән булган. Әни авырып, урын өстенә яткач, миңа дип җыеп куйган иде аларны... Абый читтә иде әле ул чакта. Матур булгандыр алар, әни шулай дия иде. «Һәр бизәген үзебезнең Зөя тугайлыгындагы чәчәкләргә карап төшердем», – дия иде әни. Ул чәчәкләр нинди булгандыр, күрмәдем бит инде мин, Гайникамал түтием...
Гайникамал Кәримәнең бите буйлап аккан күз яшьләрен күргәч, бер мәлгә тетрәнеп китте, ни әйтергә белмичә аптырады. Аның вакытсыз ятим калган бу кызны кочагына кысып юатасы, җылы сүзләр әйтәсе килде.
– Кәримә... сеңелем... әле дә матур, бик матур әниеңнең эленгеләре... Өегезгә ямь биреп торалар. Беләсеңме, әгәр син риза булсаң, без аларны синең белән икәү юарбыз да сандыкта кадерләп сакларбыз, әниеңнең төсе итеп.
Башына килгән бу уйдан Гайникамал үзендә ниндидер бер шатлык хисе кичерде. Читтән әнисе карап торса, әле яңа гына килен булып төшкән кызының шундый сүзләренә аптырар иде.
Кәримә күзләрен сөртеп алды да:
– Әни... әни синеке дә була бит инде, түтием, безгә килгәч, – дип куйды.
Гайникамал бу урында кызга ни дип тә җавап бирә алмый аптырады. Әле генә бусагасын атлап кергән нигездә килен дип каршы алырга чыкмаган, бер мәртәбә дә күрмәгән кешегә тиз генә әни дип әйтеп булмый икән шул!
– Монда абый караваты, түти, – дигәнгә килен игътибарын тәрәздән караватка күчерде. Ибәтулла Фәтхулла байда эшләгән арада бу бүлмәгә керүче булмаган булса кирәк – караватка җәелгән берничә тукылган палас өстендә бер юрган белән мендәр чатка җыеп куелган килеш тора.
– Әни тукыган паласлар!
Кәримә, әйтерсең лә, Гайникамалның карашларын тотты:
– Әни үлгәч, үги әтидән мине Бәдретдин абзыйлар үзләренә алып кайтты бит. Әнинең сандыгын да, әйберләрен дә җыйдылар. Абый читтән кайткач, ике иске йорт алып, менә үзебез генә яшибез, түти.
– Сөбеханалла, әни... әни бик оста куллы булган икән!
Гайникамал авызыннан «әни» сүзе чыгуын үзе дә сизмичә калды. Кәримә, шул сүзне ишетәсе килгән идеме, әллә ана назыннан бик яшьли калган булгангамы, Гайникамалны килеп кочаклап алды. Килен шулвакыт «әни» сүзенең никадәр якын, газиз, кадерле булуын аңлап, Кәримәнең аркасыннан сөйде.
– Мине каршы алучы юк бугай бу өйдә? – дип ачык ишектә Ибәтулла күренгәч, кызлар ишеккә борылып карадылар.
– Гайнүш, син бу сандыкка таш төягәнсең бугай, күтәреп алгысыз!
– Андагы әйберләр бар да кирәк булачак әле монда, шулай бит түтием? – дип сүз арасына Кәримә дә кысылды. Сандыкны карават янына кертеп, өстенә киленнең пар мендәрләрен дә куйгач, өйгә нур иңгән төсле булды. Түр як читтә моңаеп утырган талдан үрелгән аяклы кечкенә түгәрәк өстәл дә, стенага эленгән агач тирәле көзге дә киленнең бизәкле сандыгына үз итеп күз кыстылар.
– Гайникамал, Кәримәнең дә тамагы ачкандыр, үзем дә сусап торам, кече яктагы җиз самоварны үрләтеп җибәрик булмаса, – дип Ибәтулла кызларны кече якка алып чыкты.
Гөлнур АЙЗАТ.
(Дәвамы бар).
Айнагөл Вәлиева фотосы.