Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 ноябрь 2022, 19:00

Баллы кирпеч

Ибәтулла бер учына җиләк тәлгәшләре, икенчесенә зәңгәр кыңгыраулар тотып тарантас янына килде.   

Баллы кирпеч
Баллы кирпеч

 Тарихи-биографик повесть


 Ибәтулла наратлар тезелгән урман калкулыгында учына алып балчыклы җирне уып-уып карады да сусыл үләнгә учларын яхшылап сөрткәч, биек нарат төбеннән, ашыгып-ашыгып, сабаклары белән каен җиләге өзәргә тотынды. Тулып, кызарып пешкән җиләкләрне ул үзе белән тарантаста кайтучы Гайникамалга охшатты. Кыз да җиләк кебек алсу битле, «бер кашык су белән йотарлык» иде. Ибәтулла бер учына җиләк тәлгәшләре, икенчесенә зәңгәр кыңгыраулар тотып тарантас янына килде. 

 – Гайнүшем! Егет үз авызыннан шундый сүз чыгуына үзе дә аптырап, кызарып куйды. – Менә җәйнең дә, минем дә беренче бүләгем булсын әле! Яле, яңгырдан соң җиләкләре чистадыр, берәрсен кабып кара әле! – дип, Ибәтулла кызга җиләк тәлгәшләрен сузды. 

 Гайникамал ни уйларга да белмәде. «Кирпеч белән балчыктан нәрсә белми бугай бу егет», – дигән уйларын үзгәртергә туры килмәгәе. Әнә нинди нечкә күңелле икән ич аның булачак ире! Әтисенең әнисенә чәчәк биргәнен кыз бөтенләй дә хәтерләми. Хәер, авыл ирләре чәчәк җыеп йөри беләмени ул, китапларда гына шулай язалар. Ә монда, Ибәтулла аңа атап чәчәк җыеп килде. 

 – Йә инде, йә, оялып торма! 
 – Тәмле! Бик тәмле! – дип куйды кыз берничә җиләкне өзеп капкач. Аннары егетне таң калдырып, бер иң зур җиләкне Ибәтулла авызына ук якын китерде дә: 
 – Үзең дә кабып кара, җаным! – диде. 

Ибәтулла: «Колакларым ялгыш ишетәме соң?» – дигәндәй, Гайникамалның күзләренә карады.

Менә сиңа бай абзыйның оялчан кызы! Рәхмәт, рәхмәт, кадерлем!»– дип әйтергә теләсә дә, кыз мондый сүзләрне төче телләнү итеп аңлар дип тукталып калды. 

Бары тик кызның җиләкле учларын үзенең учларына каты итеп кысты да: 
 – Их Гайнүш, шундый итеп яшәрбез, шундый итеп! Әнә Зөя! Аның ярларына сыенып утырган безнең авыл. Тау башында мин суккан кирпечтән йорт өлгертербез. Минем янымда кирпеч ташып улларыбыз йөгереп йөрер. Ә син безгә хуш исле икмәк белән шулпа пешерерсең! – диде. 

Кызның үзенә тутырып караган карашларында ризалык билгесе тоемлап, никахлы хатынын тәүге кабат кочагына алды. Гайникамал да карышмады. Ибәтулланы минут узган саен якын итә баруына үзе дә шатланып, каршылык күрсәтмәде. 

 Егет дилбегәне кагып куюы булды – атлар кузгалды. Каршыга искән җилгә хезмәт белән ныгыган киң күкрәген куеп, егет гайрәтле бер тавыш белән җыр көйләде: 

Каш тавының наратлары
Күккә сузган колачын. 
Бәхет булса – шундый булсын, 
Ул бер көнлек булмасын! 

 – Ибәтулла, бигрәк матур тавышың! 
 – Әллә ярата башладын инде, Гайнүшем! Менә бит, ерак юлның да файдасы бар! Өйгә кайтып җиткәнче, кәләшем чып-чын гомер иткән хатыным күк булачак, күзләремә генә карап торачак! – дип көлеп куйды егет. 

 – Әй, көлмәсәнә! 
 – Нишләп көлим, мин келәт эшләгәндә, гел сине күзәтеп йөрдем лә ул! Суны да бик өлгер ташыдың! Бер тамчысы да түгелми иде чиләкләреңнән. Чулпыларыңның чыңлавы чишмә челтерәве кебек тоела иде. Фәтхулла абзый да хәйләкәр, минем сине күзәткәнне ул да гел карап йөргән – кызу тотты бит! Балыкчылар мин тарантаста тирә-якта абруйлы Фәтхулла бай кызын кәләш итеп алып кайткач, хәйран калачак әле. Кәримә дә! 

 – Кәримә мине яратыр микән соң, Ибәтулла? 
 – Сине ничек яратмаска була?! Син бит, син бит... Патшалар сөярлек кыз, Гайнүш! 
 – Кызык инде: башкалар Гайнүш дисә, ачуланыр, үпкәләр идем. 
 – Ә миңа ачуланмыйсыңмы, Гайнүшем? 
 – И-и, син әллә ничек матур итеп әйтәсең бит! 

 Ибәтулланың бу җавапка күңеле бик булып, кәләшен тагын бер кысып кочты да атларны кызулатты. 
Егет уйлары белән әллә кайчан Балыкчыда иде инде. Кәримә белән Гайникамалны ничек таныштырасын уйлап, авыз читләре елмаеп куйды. 
 – Менә сиңа әни дә, апа да алып кайттым сеңелем, – дияр. Каршы килмәс сеңлесе. Акыллы кыз, көнләшеп тә аптыратмас. 

 Пар ат җигелгән тарантас Болын-Балыкчыга килеп кергәндә, Ибәтулла янәшәсендә утырып кайткан чибәр кызны күргәч тә, авылдашлары аптырау катыш карашларын егеткә күчерделәр. 

 Менә атлар ике агач ызбаны бергә кушып эшләгән йорт капкасы төбендә туктады. Тарантастан очып диярлек төшкән Ибәтулла дилбегәне капка баганасындагы тимергә бәйләде дә: 
 – Гайникамал, менә кайтып та җиттек. Йә бисмиллаңны әйтеп, йортка уз! Сандыгың качмас, сине өйгә керткәч тә үзем алырмын. 

Атлар пошкырган тавышка өйдән кабалана-кабалана бер кыз чыкты. 
 – Абый, синме? 
Ибәтулла Кәримәне култыклап капка янына алып килде. 
 – Мин, сеңелем, мин! Мин генә түгел, без икәү кайттык бүген. 
 – Кунак бармыни, абый? 
 – Юк, бу кунактан да зуррак! 
 – Кунактан да зур кеше кем була инде ул, староста абзыймы? 
 – И, Кәримәкәем, старостадан да зуррак! 

Бу сөйләшүгә Гайникамалның исе китеп, ни дияргә белмичә, сыңар сүз әйтергә дә аптырап, Ибәтулла янәшәсендә басып тора бирде. 
 – Йә, абыем, әйт инде, кем бу зур кеше? 

 

Шулчак, Ибәтулла, инде бу табышмакны чишим дигәндәй, кәләшенең кулын сукыр сеңлесенә тоттырды. Кәримә әлеге йомшак, җылы кулларны учларына кысты. 
 – Бу апа кеше бугай, туганыбызмы? 

Гайникамал бер кулы белән Кәримәнең иңбашына сак кына кагылып: 
 – Исәнме, Кәримә, – дияргә үзендә көч тапты. 
 – Кәримә, бу кадерле кеше синең җиңгәң Гайникамал булыр! 
Кыз бер кулы белән үзенең иңбашына кагылган кулны тотып, аптырап абыйсы ягына текәлде. 
 – Җиңгәм? 
 – Ие, җиңгәң, сеңелем! Мин өйләнеп кайттым. Үзем дә көтмәгән җирдән. Гайникамал түтиең сиңа апаң да, йортыбызга хуҗабикә дә булыр. Син ризадыр бит? 

Гайникамал сукыр кызның йөзенә карады. Зур яшел күзләр аңа тутырып караган төсле тоелды. Кызның чырае яктырып китте. Аннан елмаерга тырышып: 
 – Менә бит, абый, бәхет бар икән бит! Югыйсә, мин син юкта рәтләп тамак та ялгый алмадым. Ә болай... 

Гөлнур АЙЗАТ.

Дәвамы бар.

Айнагөл Вәлиева фотосы.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: