Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 ноябрь 2022, 18:52

“Ачы балан тәмнәре”

Мата авыл клубында "Ачы балан тәмнәре" дип аталган фольклор бәйрәме үтте.

“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”

5 ноябрь көнне, Мата авыл клубында, "Ачы балан тәмнәре" дип аталган фольклор бәйрәме үтте.

Сүзебез бу көнне баланның файдасы, аны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары турында иде. Чыннан да, балан - сәламәтлегебезне саклау һәм туклану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә бит.

"Миләш" кызлар ансамбле башкарган "Балан", "Дусларга" җырлары кичәбезгә ямь өстәде. Күркәм чарабыз Лена Дәүләтшина, Фәнисә Гайфуллина, Рәмзә Фәрхетдинова, Алия Хәсәноваларның моңлы җырлары белән үрелеп барды, ә нәфис сүз остасы Зөләйха Мифтәхетдинова укыган шигырьләрне авыл халкы аягүрә басып алкышлады.

Нинди бәйрәм кичәсе биюсез үтсен инде – Эльвера Солтанова белән Алия Хәсәноваларның  татар биюен тамашачы көчле алкышларга күмде.

Бу күңелле бәйрәм кичәсеннән тәмле балан бәлеше белән сыйланып, чәйләр эчеп таралыштык.

Эльвера СОЛТАНОВА,

авыл клубы мөдире.

“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
“Ачы балан тәмнәре”
Автор:
Читайте нас: