Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 ноябрь 2022, 19:00

Баллы кирпеч

Тарихи-биографик повесть уку фәһемле. Ибәтулланың балалык еллары бик авырлыкта уза. Кырыс холыклы Зиннур абыйсы юк сәбәпне бар итеп, малайны кыйнарга да күп сорап тормый...  

 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга. Ибәтулланың балалык еллары бик авырлыкта уза. Кырыс холыклы Зиннур абыйсы юк сәбәпне бар итеп, малайны кыйнарга да күп сорап тормый. Йорттагы авыр эшләрне «үги малай – артык кашык» дип, Зиннур гел әле беләкләре ныгырга да өлгермәгән Ибәтуллага куша торган була. Зиннурның баланы нык җәберләве әнисенең туганнарына да ишетелә. Куллары төрле эшкә ятып торса да, малайны ачлы-туклы бу газаплы тормыш нык туйдыра. 

 Көннәрдән бер көнне урамда әнисенең туганы Бәдретдин абыйсын очратып, малай эч серләрен ача. Шулвакыт абыйсы: 
 – Мин иртәгә Җаек ягына җыенам. Теләсәң, юл газабы – гүр газабы димәсәң, әче таңнан безгә кил, үзем белән алып китәрмен, – ди. 
Унбер яше тулып килгән Ибәтулла бу тәкъдимгә шатланып риза була. Өйдәгеләр йокыдан торганчы, малай чүпрәк төенчегенә бар байлыгын – мең ямаулы бер ыштан белән күлмәген, иске чикмәнен тыгып, Бәдретдиннәргә килеп тә җитә. 

 Урта Азия тамагы да рәтләп туймаган малайга авызын тутырып ашарлык икмәк телемен дә тоттыра, эшкә дә өйрәтә. Бәдретдин белән бергә Ибәтулла да шәм заводына эшкә урнаша. Малай күндәм: нинди эш кушсалар да, җиренә җиткереп эшләргә тырыша. 

 Завод тотучы байга төзелешкә һөнәрчеләр дә бик еш килә. Ибәтулла аларның эшенә һәрчак сокланып карый. Аның да кирпеч сугу серләренә өйрәнәсе килә. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр бит, ике кулына бер эш булыр иде әле. Ничек тә бай абзыйны ризалатырга кирәк!» – дип көн-төн хыяллана торгач, җомга көн намазга җыенучы бай янына керергә ният кыла. 

 – Бай абзый, бик зур үтенечем бар иде сезгә, – дип тартынып кына сүз куша Ибәтулла. 
 – Хуш, тыңлап карыйк, – ди бай. 

Ибәтуллага шул гына кирәк тә. 
 – Бай абзый, менә сезнең дә утарыгызны кирпеч белән әйләндереп алырга кирәк бит! Мин дә кирпеч эшенә өйрәнеп җибәрсәм, сезгә дә күбрәк файдам тияр иде. Үзем дә һөнәрле булыр идем. Рөхсәт бирсәгез иде, – дип кулын күкрәгенә куеп, байга баш ия. 

Әллә җомга көн намаз картынын күңеленә миһербан сала – малайга үзенең утарында эшләүче һөнәрчеләр янында бергә яшәп, кирпеч сугу серләренә өйрәнергә рөхсәт бирә. Ибәтулланың бәхете белән бәхетсезлеге икесе бер кесәдә йөргән бугай – шул көннән башлап ул Җаек байларында ташпулат, кибет, кирпечтән капкалар, коймалар төзү, известь яндыру серләренә ныклап өйрәнә. Эшләгәч, тамагы да туя. Авыл йортларында, юрталарда төрле формадагы мичләр чыгарырга да өйрәнә егет. 

 Урта Азия якларында узган гомер бушка китми, Ибәтулла оста куллы һөнәр иясенә әйләнә. Егерме биш яшендә патша хезмәтенә каралырга туган авылына кайта егет. Әнисе тормышка чыкканда, үзе белән алып киткән сеңлесе инде буй җиткән, әмма сукырайган була. Ибәтулла кул хезмәте белән аз-маз туплаган акчасына бер байдан кечерәк 2 агач йорт сатып ала һәм сукыр Кәримәне дә үз тәрбиясенә алдыра. Сукыр сеңлесен караганлыктан, Ибәтулланы патша хезмәтенә алмыйлар. 

 Кулы һөнәргә өйрәнеп кайткан егет Иске Йомралы авылында Фәтхулла байда кладовойлар эшләргә алына. Алны-ялны белмичә, ташчы егет эшкә керешә. Ун көн дигәндә, Фәтхулла байның йортына ук орынып торган кирпеч келәтләр үсеп чыга. 

Бай келәтнең эчен дә, тышын да карап чыккач, «Хы!» дип кенә тамак кыра да Ибәтулланың кулын кыса. 
– Фәтхулла абзый, эшнең бәясен дә килешәсе иде бит! – дип ярып сала Ибәтулла. 

Бай абзый да әллә уйнап, әллә чынлап егеткә кулын бирә дә: 
– Ибәтулла, мин сине атна буе сынап карап йөрдем, бик тырыш, тормыш өчен булдыклы ир-егет булып җитешкәнсең. Мондый киявем булуга шатланыр идем мин, – дип кеткелдәп куя. 

Шулчак йорт эчендә йөргән хатынына эндәшеп: 
– Әнкәсе, самоварны яңарт! Мин хәзер мәчеттән мулла абзыйны алып чыгам. 
– Нигә, әтисе? – дип аптырый бай хатыны. 
– Нигә икәнен, мулла абзый килгәч белерсез. 

Фәтхулла җавап көтеп торган Ибәтулланың көрәк кадәр кулын нык итеп кыса да: 
– Кем, Ибәтулла энем, син юынып, өйгә керә тор. Мин кайткач та, раччут ясармын. Сабыр ит, яме. 
 Ибәтулла йорт эчендә юынып торганда, байның олы кызы Гайникамал әллә күзәтеп торган, әллә әнкәсе әйткән – егеткә чигешле кызыл башлы сөлге чыгарып тоттыра. 

 Кара толымнарында чулпы чыңлатып чыккан кызга егетнең дә карашы туктала. «Карале, бигрәк чибәр икән бу Гайникамал! Битен яулык белән каплап йөргәнгә генә чибәрлеген күрмәгәнмен икән! Вәт, алла кушып, минем дә шундый хатыным булса, корган нигеземнең шатлыгы булыр иде! Эшлисе килер иде! Гаилә җылысын күрми үскән ятим күңелемә бер учак булыр иде!» – дип хыялланып куя. 

 

Гайникамал егеткә сыңар сүз дә әйтмичә, өйгә кереп тә китә. Ибәтулла кызның чигешле сөлгесенең кулындагы хуш исенә исереп, йорт эчендә тагын күпме басып торган булыр иде, кинәт ачылып киткән капка егетне күктән кинәт җиргә төшерә. 

 Капкадан Фәтхулла бай белән мулла килеп кергәч, егет күрешергә дип алар янына бара. 
– Мулла абзый, менә мин әйткән егет шушы инде, Ибәтулла атлы. Болын– Балыкчыдан! 
– Әссәламегаләйкүм, мулла абзый! – дип Ибәтулла мулла белән ике куллап күрешә. 
– Вәгәләйкүм әссәләм, энем! Менә Фәтхулла зур эшләр уйлап тора әле монда, – дип, мулла абзый нидер әйтмәкче генә була, бай Ибәтулла белән мулланы өйгә чакыра. 

– Әнкәсе, без кайттык! Самоварың кайнаганмы? Кызым, тиз генә табын корыгыз әле, – дип Фәтхулла почмак якка эндәшә. 

Ирләр табын янына урнашкач, йорт хуҗасы түр якка сүз кушып: 
– Әнкәсе, син бу якка чык. Әнкәсе, мулла абзыйны чакырып кайтуымнан аңлагансыңдыр, бер дә юкка гына өлкән кешене урыныннан кубарып йөрмәдем. Әле менә уйлап торам, кызыбыз да буй җиткән. Кызларның үз вакытында урнашуы бик кирәк. 

Фәтхулла үзенең сүзен мулла абзыйдан да хуплатырга теләп, аңа карап сүзен дәвам итте: 
– Мулла абзый, шулай бит?! 
– Шулай, шулай, кем Фәтхулла туган. Һәр ата-ана баласының урынлы булуына шат инде. Кыз баланың бәхете дә кыл өстендә инде аның, туганкайларым. 
– Менә мулла абзый, чәй эчәргә керешкәнче, әллә мәйтәм олы эшне тәмамлап куябызмы? 
– Кыз үзе ризамы соң? 

Гөлнур Айзат.

Дәвамы бар.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: