Яраларым бераз төзәлгәч, башка гаилә кормыйм, карьера ясыйм дип үземә сүз бирдем. Әнвәр белән шалтыратышып тордык, әмма шундый нык башым белән эшкә чумган идем, аңа вакытым калмады. Хәтта туган көне белән котлап шалтыратырга онытканмын.
Бер ялларга өйгә кайткач, әни гаилә кору турында сүз башлады. Аңлыйм, яшем бара. Әмма теләсәм дә, янымда лаеклы кеше таба алмый идем.
Әни җайлап кына:
– Кызым, әллә соң син ир-ат сайлый белмисеңме? Ир иң элек кайгыртучан булырга тиештер инде ул. Әтиең кебек.
– Ә ярату? Мин аны яратырга тиештер инде. Яратмаган кеше белән яшәп буламы?
– Кызым, тормыш яратудан гына тормый. Син яратып, ул сине яратмаса, бу – зур фаҗига. Беләсеңме, син үзеңә сорау бир: әгәр беркөнне ач-ялангач урамда калам икән, кемннән ярдәм сорый алам, диген. Кем сине коткара алачак? Шул коткарырга килгән кешене күз алдыңа китер дә, ябыш инде син аңа. Менә шул кеше бик яхшы ир булыр.
– Янымда андый кешеләр юк шул.
– Ышанмыйм, үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кыз янында андый ир-ат булмый калмый...
Бу сөйләшүдән соң йокларга яттык. Башымнан әнинең сүзләре китмәде. Шунда аңладым: тормышымда бар бит андый кеше!!! Бары бер генә кеше минем өчен таулар да күчерергә әзер. Бу төн бик озын тоелды. Күземә йокы кермәде. Таңны аттыра алмый озак азапландым. Иртән тордым да, әнигә берни аңлатмыйча, вокзалга йөгердем. Язмышым янына!
Әнвәр яшәгән шәһәргә барып төшүгә, аңа шалтыраттым. Вокзалда көтеп утыруымны әйттем. Әнвәр, билгеле, бик аптырады. Әмма һәрвакыттагыча: «Хәзер килеп җитәм», – диде. Гомеремдә беренче тапкыр Әнвәр белән очрашу алдыннан бик дулкынландым. Аңа бөтен хисләремне ничек итеп ачуымны, аңлашуыбызны, хәтта туебызны күз алдыма китереп бетергән идем инде.
Әнвәрне ерактан ук күреп алдым. Ул бик чибәр, пәһлеван гәүдәле икән бит ул. Гомер буе аралашып шуны да күрмәгәнмен. Каршына йөгереп бардым да, кочаклап алдым. Әнвәр аптыраулы күзләре белән миңа карады.
– Әнвәр, безнең бик күп уртак хатирәләр, фотолар, сөйләшер сүзләребез бар. Әйдә, гаилә альбомы ясыйк, – дидем тиз-тиз генә, төне буе уйлап яткан сүзләремне онытып җибәрүдән куркып. Әнвәрнең мине күтәреп алып сөенүенә шигем юк иде. Ул бит бу көнне 7 ел көтте... Әмма...
Ул минем кулларымны алды да, бер адым артка атлады.
– Минем гаилә альбомым бар инде...
Әнвәр бер ел элек өйләнгән. Аның инде кызы туган икән.
– Мин сине бик яраттым. Җаваплы мәхәббәтеңне көттем. Синең белән булырмын дип хыялланып йөрдем. Әмма син миңа ул хисләрне бирә алмаячагыңны аңладым. Син аны беркайчан да миңа бирә алмаячаксың. Аңлыйсыңмы? Бернәрсә дә үзгәртәсем килми. Бүген мин бәхетле, – диде Әнвәр, күзләремә карап. Элекке тугры караш түгел иде инде ул.
– Аңлыйм, Әнвәр. Бәхетле бул!
Ул минем хәзер нишләячәгем турында кызыксынды. Һәрвакыттагыча ярдәмгә килде. Кайтып китәргә поездга билет алып бирде. Без бер-беребезгә эндәшмәдек. Билетны кулыма тоттырды да, хушлашып китеп барды. Поезд китәргә вакыт бар иде әле. Кафега кереп утырдым да, рәхәтләнеп еладым. Үткәннәрне кайтарып булса икән ул...
Галия Әхмәтова.