Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 октябрь 2022, 19:00

Тиң ярым һәрвакыт янымда булган

 Без Әнвәр белән бер сыйныфта укыдык.  Ул бик күп кызларга ошый иде, ә мин аны дустым итеп кенә кабул иттем.  

 Без Әнвәр белән бер сыйныфта укыдык.  Ул бик күп кызларга ошый иде, ә мин аны дустым итеп кенә кабул иттем. Аңа җитди итеп караган вакытым да булмады бугай. Ул һәрвакыт минем тирәмдә бөтерелде, һәрвакыт ярдәм итте. Мәктәпне тәмамладык. Чыгарылыш кичәсеннән соң озата кайтты. Анда да мин курыкмасын өчен генә кайтарып куйды дип уйладым. «Рәхмәт дустым», – дип өемә кереп киттем.

Аннан соң югары уку йортлары... Икебез ике шәһәргә укырга кердек. Параллель төркемдәге егет белән очраша башладым. Ул кызлар арасында бик популяр иде. Аның нәкъ миңа игътибар итүеннән бәхетемнән җиденче кат күктә йөздем. Ул бәхет нәкъ ярты елга сузылды. Көннәрдән бер көнне ул егет, берни аңлатмый, мине ташлады. Группадаш кызларыма бу хакта сөйләргә оялдым. Эчне бушатасым килә. Әнвәргә шалтыратып, бәхетсез мәхәббәтем хакында сөйләдем. Әнвәр ике көннән минем янга килеп җитте. Көне буе юатты, дөньяның ул егеткә генә терәлеп калмавын аңлатты. Җавапсыз мәхәббәтнең җүнлелеккә илтмәвен кат-кат әйтте. Киткәндә Әнвәр битемнән үпте дә, шалтыратып торырга кушты.

 4-5 ай шалтыратып тордым әле. Аннан яшьлек шаукымы тагын бөтереп алды. Яңа егетем Олегка ниндидер классташым белән телефоннан сөйләшеп торуым ошамады. Фатир арендалап, бергә яши башладык. Әмма озак та тормый, кабат ялгызым калдым. Җитмәсә, фатир өчен дә бурыч җыелган иде. Кабат Әнвәргә шалтыраттым. Ул икенче көнне үк «кайчан булса да бер кайтарырсың әле», дип акча салды. Аның белән каникул вакытында туган шәһәребездә очрашып тордык. Укуны тәмамлаганнан соң, эшкә урнашкач та ялларда күрешә идек. Кино-театрларга бергә йөрдек. Аңа һәрвакыт: «Син ышанычлы дустым», – дип әйтә идем. Ә ул: кап-кара күзләре белән миңа тутырып карый да, серле генә елмая иде.


Аннан соң бик юмарт романтик Илгизне очраттым. Безнең туебыз журнал битләрендәге кебек булды. Ә менә гаилә тормышыбыз барып чыкмады. Төрле бәйрәмнәр алып барган шат күңелле Илгиз үзен бик ярата иде. Балага узуымны белгәч тә, тавыш чыгарды. «Безгә бала кирәкми әле, абортка бар», – диде. Борчылуларым эссез калмады, баламны югалттым. Больницадан чыгуга аерылышырга гариза бирдем дә, Әнвәргә шалтыраттым. Ул ике атнага ял алып, минем янга килде. Фатир табарга ярдәм итте, сәламәтлегемне кайгыртты. Аңа – китү, миңа ялгызым калу бик авыр бирелде. Китәр алдыннан миңа бик озак карап торды. Нидер әйтергә теләде бугай, әмма әйтмәде...

Галия Әхмәтова.

 

Дәвамы бар.

Чыганак

 

Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
Автор:
Читайте нас: