Ике арада ниндидер мөнәсәбәтләр барлыкка килә икән, һәркем аның нинди булырга тиешлеген үзенчә күз алдына китерә һәм аннан нидер көтә башлый. Еш кына без – хатын-кызлар мөнәсәбәтләрдән барыбыз да бер үк нәрсәләрне өмет итәбез. Хәер, ир-атлар да бу мәсьәләдә бер-берсенә бик охшаган.
Менә нәрсәне көтәләр алар.
Чамадан чыкмыйча гына көнләшүебезне
Кайбер ирләргә хатын-кызның җиңелчә генә көнләшүе хәтта рәхәтлек бирә. Миңа карата ул битараф түгел дип сөенә ир-ат, әмма бу мәсьәләдә тавыш-гауга китереп чыгаруны, чәч йолкуга барып җитүне яратмый.
Таяныч булуны
Проблемалар, төрле күңелсезлекләр бөтен кешедә дә булгалый. Менә шундый чакларда гаепләп нидер әйтүебезне түгел, ә рухын күтәрерлек сүзләр табуыбызны көтәләр алар бездән. Һичьюгы шул көнне кичке ашны тәмлерәк әзерләүебезне.
Кирәк булуын
Үзе бу хакта гомердә дә әйтмәсә дә, ир-ат хатын-кызга үзенең кирәк булуын тели. Яраткан кешесе нидер эшли алмый икән, аңа ярдәм итеп җибәрергә тели ул, аны якларга, төрле күңелсезлекләрдән араларга...
Сабыр булуны
Үзенең түгел, безнең – хатын-кызларның сабыр булуын тели ул. Аның да кимчелекләре белән килешүебезне, ялгышларын гафу итүебезне көтә. Дөрес инде: икеңнең берең генә гел сабыр булып ерак китә алмыйсың.
Аңлавыбызны
Аның да хәлен дус-ишләренә, туганнарына сөйлисе, белгертәсе килмәгән чаклары була. Кемнәндер (бездән инде!) ярдәм булмаса да, җылы сүз көткән көннәре.
Ирек бирүебезне
Тулы ирек турында сүз бармый, әлбәттә. Мөнәсәбәтләргә керәсең икән, барыбер яраткан кешең өчен үз ирегеңнең бер өлешеннән баш тартасың инде. Сүз – башка нәрсә хакында. Әйтик, ул сине эзләгәндә телефон шалтыратуын ишетми калудан, ул җибәргән хәбәргә шунда ук җавап бирмәүдән курку. Ул нәрсә әйтер дип уйлау. Аңа ошамый дип, дуслары белән вакыт уздырудан баш тарту. Хатын-кызның бик күбесе ир-атны шушындый коры дилбегәдә тора, гади генә шатлыклардан да мәхрүм итә бит.