Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2022, 19:00

Күз карашы

Аңа күлмәк югалганын әйтү турында  сүз булырга да мөмкин түгел, чөнки, әткәсе әтйтмешли, ул сине сүзе белән кисеп кенә ала...  

Күз карашы
Күз карашы

 Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге сиксәнгәдер инде алай булгач. 
Әдибә карчык шулай уйлый-уйлый, утны кабызып тормый гына, кармаланып, халатын эзләде. Халат кына һич тә кулына эләкмәгәч, өстәл лампасының төймәсенә басты. Ачык калган шкаф эченә дә күз салды, урындык башларына да. Тик көн саен иртән киелә торган җайлы халатны җир упкан диярсең. Карчык  шул качкын халатына үч итеп, бик сирәк кенә киелә торган заманча каптырмалы халатны алып киде дә, үзалдына елмаеп куйды, чөнки хәзер көн саен берсен алып кисәң дә була, кием-салым җитәрлек. Ә теге вакытта, мәктәптән кайтып, мәктәп күлмәк-альяпкычын салгач, өйдә кия  торган күлмәк бер генә иде шул.
Болай булды ул. Беркөнне  мәктәптән кайтып, өс-башын алыштырып, тизрәк өй эшләренә тотыныйм дисә, шул шәмәхә төстәге штапель күлмәге юк кына булган бит. Бар киштә-шкафларны актарып эзләде ул күлмәген, хәтта сәндрәгә кадәр менде, тик күлмәк кенә табылмады.
«Минем күлмәкне күрмәдегезме?» – дип сорасынмы? Кемнән? Өйдә аның күлмәген киярдәй бер кеше дә юк. Әнкәсеннәнме?! Аңа күлмәк югалганын әйтү турында  сүз булырга да мөмкин түгел, чөнки, әткәсе әтйтмешли, ул сине сүзе белән кисеп кенә ала. Ә калганнары? Берсе – абыйсы, калганнар – энекәшләре. Әнә, алар өстәл янында: бүген өйдә хуҗабикә булып калган  Әдибәнең төшке аш китерүен көтеп утыралар. Мәктәп киеме өстеннән әнкәсенең киң альяпкычын ябып, күлмәген пычратудан саклый-саклый гына, табынга аш  бүлеп китерде, күкрәгенә терәмичә генә ипи кисте Әдибә һәм үзе читкәрәк китеп басты. Югалган күлмәк аны бер минутка  да тынычлыкта калдырмый иде.
Кая гына булды икән соң ул күлмәк? Әткәй төшке ашка кайтканчы булса да табып киясе иде бит, дип өзгәләнде ул күңеленнән. Әгәр кызының өй эше арасында мәктәп киеменнән йөрүен күреп калса... Юкса ничә тапкырлар: «Кызым, алдыңны-артыңны җыеп йөр, тәртипкә өйрән, алтыдагы – алтмышка ул», – дип әйткәне булды әткәсенең. Әдибә игьтибар  да итмәде шул, чөнки гел ашыга: иртән – мәктәпкә, аннан чыккач, өйдә эш күп. Мәктәптә ул дружина советы председателе дә бит. Өй эшләрендә күп вакыт әнкәсен дә, инде районга укырга китеп өлгергән апасын да алыштыра. Уку отличнигын бөтен мәктәп мактап кына торса да, өйдә гел әнкәсенең кырыс күз карашына бәрелеп, туктап кала кыз. Әткәсе исә хәйләкәр елмаеп кына, берәр мәкаль әйтеп куя: алтыдагы – алтмышка, ераккарак куйсаң, якыннан алырсың яки  югалту җиңел, югалтканны табу күпкә авыррак, ди. Күп инде алар.  Әнкәсенең дә күз карашы кырыслана төшкәндә, Әдибә бөтенләй шиккә кала. Әмма тиешле нәтиҗәне генә ясый белмәгән икән шул  кыз. Иртән күлмәген салгач, элеп тормый, сәкегә генә ташлавын, оекбашларын да сәке астына  тибеп кенә җибәргәнен  исенә төшереп, кыз сәке астына иелгән генә иде, ишек ачылып китте. Аннан әткәсенең хәйләкәр дә, кырыс та карашы Әдибәне өтеп алды: «Юкмы?» – дигән сүз генә ташлады да, ата кеше юынгычка иелде. Әткәсе битен-кулын  юып, табынга узганчы, Әдибә өстәлгә аш китереп өлгергән иде инде. Башкача бер сүз дә әйтмәсә дә, күлмәкнең югалуында әткәсенең турыдан-туры катнашы барлыгын аңлады кыз.
Күлмәк икенче көнне дә, өченче көнне дә табылмады. Әдибә иске чүпрәкләр арасыннан әткәсенең изрәп беткән  күлмәген алып киде дә эшкә тотынды. Бу киемнән әткәсе күзенә күренмәскә тырышты, әлбәттә. Нинди вакытка туры килде бит, әнкәсе хастаханәдә чак. Бар йорт эше Әдибә өстендә. Иртәгә, Аллаһы боерса, әткәсе әнкәсен алырга Янаулга китә. Бу атнада өйне ныклап җыештыру, идән юу да Әдибә чиратында. Шуңа күрә ул, мәктәптән чыгу белән, әнкәсенең үз куллары белән сугылган идән паласларын җыеп кар өстенә чыгарып салды. Керешли, мунчадан җылы су да алды, идән юарга дип иелгән генә иде, күзенә күренәме әллә дип тора: анда – идән уртасында тигез итеп җәеп салынган шәмәхә штапель күлмәк ята иде. Келәмнәргә дә иярмәгән, әллә  беркетеп куелганмы дип, сак кына тартып карады кыз күлмәген. Аннары, тагын кача күрмәсен дигәндәй, күлмәкне тиз генә кулына алды. Көн саен идән себергәндә, өстенә тузан коелган, әллә ничек кенә ятимләнеп җыерылып калган күлмәкне җанлы курчак шикелле  итеп күкрәгенә кысты да: «Күлмәккәем, телең юк шул әйтергә, ничекләр яшергәннәр бит үзеңне», – дип, сөйләнеп алды. Каккалады.  Аннары өстендәге әткәсе күлмәген аска таба шудырып кына төшерде дә, үз күлмәген киеп куйды. Кинәт ул үзенең бүген дә эшне тиешле урыныннан башламаганын аңлап алды. Тәрәз төпләрендәге гөлләренә күз салды. Алар гадәттәге кебек түгел, яран гөлләре ап-ак елмаю сибә, тамчы гөлләре исә Әдибә  бөркегән су өчен рәхмәт әйткәндәй, кызыл тамчыларын тәрәз төбенә тидереп-тидереп алалар. Гөлләрнең  кипкән яфраклары алынгач, тәрәз төпләре сөртелгәч, пәрдә чигүендәге чәчәкләр дә җанланган кебек тоелды  Әдибәгә. Тузаннары кагылган келәмнәр юылган идәнгә – янә үз урыннарына кертеп җәелде. Күп эшне тәртипләп эшләргә өйрәнгән кызның әнкәсе кайтуга итле борай бәлеше дә пешеп өлгергән иде. Бар өйгә шул бәлешнең хуш исе таралган. Атна буе үзен кая куярга белмичә, мәктәп күлмәген пычратмас өчен интегә-интегә, әткәсенең иске күлмәгеннән әткәсе күзенә чалынмаска тырышып, үзен нык гаепле санап йөргән Әдибә өчен бүген икеләтә бәйрәм иде.
Әткәй сабагы... һәм иң нык сөендергәне – кызының халәтен аңлап, инде  әткәсенең бу хакта бер генә тапкыр да сүз кузгатмавы булды.
...Әдибә карчык уйларыннан аерылып, урыныннан торып баскан иде, теге көн дә кия торган җайлы халат аның кулына иярде. Шулчак: «Салгач, элеп куялар бит аны!» – дигән битәрләү яңгырып киткәндәй булды колагында. Әдибә моның уй кайтавазы гына икәнен аңласа да, битәрләүчене күрергә теләгәндәй, торып басты. Анда көзгедән аңа  үз шәүләсеннән әнкәсенең кырыс күзләре карап тора иде.
Аналарның күзләре йомылса да, карашлары гомерлек икән шул. Бәлки, мәңгелектер! Шул уйлар  эчендә Әдибә үз күләгәсендә иркәләнгәндәй, бер тын көзгегә сыенып торды, чөнки дөньяда  аналар карашыннан да җылы берни юклыгын аңларлык яшьтән дә күптән узган иде инде ул. 

Наҗибә Сафина.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: