Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2022, 16:35

«Евразия Королевасы-2022» матурлык конкурсында Башкортстан кызы

Башкортстаннан чибәркәй матурлык конкурсында титул яулады.

Илүзә Исәндәүләтова Истанбулда узган «Евразия Королевасы-2022» матурлык конкурсында иң яхшы 5 исемгә керде һәм Winner of Earth титулын яулады. Бүләк итеп, кыз эксклюзив җиңүче таҗы, алтын бизәнү әйберләре, ювелир сәгате һәм башка бүләкләр алды.

Илүзәгә 22 яшь, ул Акмулла исемендәге БДПУны тәмамлый , тумышы белән Сибайдан. «Мисс Республика-2021» дә җиңүдән тыш, кыз «Мисс Уфа - 2020», «1-Вице-Мисс Азия-Себер-2021», «Miss Continental Russia-2021»кебек титулларга ия.

Матурлык дөньяны коткарыр диләр. Күңелләрдә ихлас хисләр уятсын...

Чыганак

Автор:
Читайте нас: