Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 октябрь 2022, 19:00

Зәңгәр төймә

...Чынлап, камзулның төймәләре зәңгәр ташны көмеш кайма белән бизәп ясалган да, елкылдап, җемелдәп, балкып күренеп тора иде.  

Базар көнне, хатыннарына алып кайткан вак-төяктән башка, үзенә дә әйбер алган иде Хафиз. Ярыйсы гына калын кара бәрхеттән шәһәр сәүдәгәрләренекенә охшатып тегелгән камзул иде. Хатыннар яңа киемне күреп калу белән, бер-берсеннән тартып дигәндәй алып, әйләндереп-тулгандырып карадылар да, ирләренә кидереп тә куйдылар. Үзләре читкәрәк китеп сокланды:
– Әллә-лә-ә! Килешүе!
– Адәм күрке – чүпрәк, йә әле!
– Төймәләре соң, төймәләре! Асылташ кына!
Чынлап, камзулның төймәләре зәңгәр ташны көмеш кайма белән бизәп ясалган да, елкылдап, җемелдәп, балкып күренеп тора иде.
– Төймәләре товар хакына барып басты. Тегүче татар өзми дә куймый, шушы гына бара, ди дә куя. Ризалаштым инде, бер киим әле, дип.
– Бигрәк әйбәт иткәнсең! – өлкән хатыны җөпләп куя, – Байлар арасында бай булып йөрисең, ә киеп чыгарга бер күренерлек киемең юк. Менә шулай йөрергә кирәк сиңа!  
Шул кичне үк, зур якка ире янына кереп кунарга чираты җиткән яшь хатыны, көндәшләренә зарланды:
– Алтынбикә апам көне буе сукранып тик йөрде, йә моны болай итмәгәнсең, йә тегесе ошамый. Мин аларга хезмәтчемени? Райханә көндәшем дә холыксызланды, үзенең балаларына күмәчнең йомшагын биргән, минкенә катканын тоттырган...
Ир аның сөйләп бетергәнен көтеп тора алмый бүлдерде:
– Нәҗия, син аларның бернәрсәсенә дә игътибар итмә, яме. Алар синнән көнләшеп кенә шулай итә. Чөнки минем күңелем синдә генә икәнне беләләр.
Яшь хатын авызын ачып, озын керфекле матур күзләрен челт-челт йомгалады:
– Ы... чынмы? 
– Чын, җаным. Йөрәгемдә бер син генә. Син минем өйдә иң сылуы, иң якыны миңа. Син минем карлыгачым... минем төнбоегым...
Шул сүзләреннән соң ир торды да урындык өстендә яткан теге камзулының бер төймәсен йолкып алып, яшь хатынга  тоттырды:
– Менә, матурым, сөюем билгесе! Шушыны киемеңнең иң яшерен җиренә генә тегеп куй, берәүгә дә әйтмә. Син беләсең дә мин беләм. – Яшь хатын хисләнүдән яшьләренә төелеп, иренең куенына сыенды. – Мин шулай дип уйлаган идем дә, мине генә яратадыр дип... Мине генә...

Йортка җайлап тынычлык килде. Хатыннарның чыр-чуы, талаш-тартышы күпкә басылды. Шулай да кайчак араларында азрак ызгыш чыгып китә-китүен. Менә бүгенге, печәннән бер арбада төялешеп кайтып килгәндәге кебек. Балалары этешеп-төртешүгә ике яше эләгешә дә китә. Өлкәне аларны тыймакчы булып кушыла. Шул вакыт, бу әйтештә җиңүче дә, җиңелүче дә булмасын аңлаган ир, алга карап дилбегә тотып утырган килеш, акрын гына җыр сузып  җибәрә:
Зәңгәр төймәм кемдә – күңелем шунда,
Сөюемнең төсе – зәңгәрдер.
Кулларыңа башым салып кына,
Ятып торсам, дөнья сеңгер*дер. 
Бу җырдан хатыннар тына. Юашланалар. Хәтта уңайсызлык кичергәндәй булалар. Ипләп кенә иякләре күтәрелә, йөзләренә нур, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю килә. Артында утырган өлкәне, урынын рәтләгән булып, иренә аркасы белән терәлеп ала. Янәшәсендәге уртанчысы, башкаларга сиздерми генә «ялт» итеп карап куя. Артта баласын тубыгында тирбәтеп килгән яше үрелеп иренең иңбашындагы печән вагын кагып төшерә. Һәрберсе иренә үзенең монда, янында, якында гына икәнлеген белдерәсе килә. Һәрберсе эчтән теге яшерен урынга тегеп куелган зәңгәр төймәне һәм шул төймә бирелгән көнне әйтелгән ләззәтле сүзләрне исли...  Һәрберсе теге камзулның дүртенче төймәсе ни өчен җитмәгәнен һәм кайдалыгын үзләре генә белә...
... Ә зәңгәр төймәләрнең чынында ничәү булганлыгы бер Хафизга да, дәрвиш картка гына мәгълүм. Рәхмәтләрен укып бетерә алмый картка ир.
Талгын моң хатыннарны иркәли бирә:
Зәңгәр генә төймәм – чын вәгъдәм,
Бизәк итеп када түшеңә.
Аккош кына булып керәсеңдер
Таң алдыннан ла татлы төшемә.

Дилбәр Булатова.

Чыганак

 

 

Автор:
Читайте нас: