Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 октябрь 2022, 19:00

Зәңгәр төймә

  Хафиз каеш камчысын чыелдатып өскә күтәргән генә иде, авыр имән ишек ачылып китте...  

Хафиз каеш камчысын чыелдатып өскә күтәргән генә иде, авыр имән ишек ачылып китте. Өйдәгеләр барысы берьюлы тынып, керүчегә борылды. Анда тупса аша атлап өлгереп, кергәч кенә хәлне аңлап алган, ни сәлам бирергә, ни борылып чыгып китәргә белмәгән хәлдә дәрвиш карт тора иде. Әле генә йортны күтәрердәй шаулаган хатыннарның йөзендә башта югалып калу, аннан оялу, хәтта оятларыннан җир тишегенә кереп китәргә теләү галәмәте чагылды. Икесе шулай итте дә: чаршау артына яшеренеп өлгерде. Олырак хатын ярсудан кызарып киткән йөзен яулык очы белән каплап, үрелеп, иренең һаман югарыда торган кулына төртте. Ире камчысын урындык астына ыргытып өлгерде.
– Әссәләмегалә-әйкүм бу-у йортк-аа! – дип, бөтен бу күренешләрне аңламаганга салышып, сузып җибәрде керүче.
Хафиз да үзен кулга алды, хәтта ки балаларча шатланып куйды:
– Вәгаләйкүмәссәләм, дәрвиш хәзрәт! Әйдүк-әйдүк! Түргә үз.
Үзе хатынына бер генә карап алды, тегесе җитез кузгалып, мич алдында кырын яткан самавырны бер колагыннан эләктереп тә алды. Су тутырып утыртуына, чаршау артындагы хатыннарның берсе җәһәт кенә килеп, аны тышка алып чыгып та китте. Өлкәне урындыкка ашъяулык җәеп, анда ит һәм башка ризык тезгәнче, яшеренгән урыныннан бөтенләй яшь чырайлысы баш иеп кенә чыгып, янып яткан учакның кисәүләрен кыскыч белән суккалап, күмер төшергәч, шуларны соскыга өеп салып көндәше артыннан чыкты.
Ирләр күрешеп, хәл-әхвәл сорашып, урындыкка утырды. Хафиз өлкән хатыны алып килеп тоттырган тас һәм комган белән кунагының кул-битен чайкатып алды. Аннан, самавыр түргә килеп утырып, чәй ясалгач, хатыннарына, китәргә кушып, кул изәде. Тегеләре җәһәт җыенышып, чаршау артындагы урында уйнаган балаларын алып, янкорма аръягына – бәләкәй өйгә күчтеләр.
Кунак – суфый дәрвиш иде. Аның чын исемен беркем дә белми һәм сорарга да кыймый. «Су-сак, су-сак» дип сәер генә итеп такмаклап йөрүеннән үзен «Сусак карт» дип тә атап куялар. Авыллардан авылларга, аннан тагы да әллә кайларга туктаусыз йөреп торуыннан «дәрвиш» тә дигәннәр. Ә инде туктаган урыннарында дин тәгълиматларын һәм пәйгамбәрләрнең сихри тарихларын тыңлаучыларын мөкиббән китереп сөйләүләреннән аның суфый хәзрәт икәнлеген дә беләләр. Һәрхәлдә бу картны бөтен җирдә дә ихлас кабул итәләр, аның өчен һәр йортның ишеге ачык, төн уртасында да, көннең теләсә кайсы вакытында да аның өчен вакыт бүләләр, мунча ягып кертәләр, аш салып сыйлыйлар, аның белән бергәләп намаз кылалар һәм фатихасын алып озатып калалар. Карт үзе дә бик ипле, тәүфыйклы һәм чиста адәм. Керен юып-киптереп биргән хатыннар аның кием-салымында артык кер юклыгын, хуҗалар табын артында да кыстатып кына кабуын, юлга да бер телем икмәк һәм бер баш корыттан башка сый алмавын беләләр. Ә инде ул сайлап ишек каккан йорт бу изге җанның тап аның өен сайлавын зур мәртәбә итеп кабул итә. Хәтта үзенең артык азыгы булмаганнар да бу бурычны намус белән үтәргә тырыша. Чөнки күпләр аны Хозыр Ильяс дип тә уйлый. Чынында Хозыр Ильясның үземе-юкмы, бу хакта берәү дә бәхәсләшми, бары картның ризалыгын алу өчен, аның бу йөреп яту сәфәрендә ниндидер файда китерү өчен тырышалар. Әйтүләренчә, үзенең сөйләгәндәге китергән мәгълүматлары буенча, карт Мәккәдә дә, әллә нинди чит-ят якларда да булган. Һәм юлының күп өлешен ул шушылай җәяү үткән.
Дәрвиш хуҗаның хатыннарын куып чыгаруыннан аның аларга нык ачулы икәнлеген аңлады. Алай дисәң, бая кергәндә үк өйдә талаш-тартыш баруын аңлаган иде. Нәрсәгәдер нык кыздырып ташлаган хатыннары ирне.
– Ачуны озак саклама, ул сиңа барысын кара затта күрсәтер. Ачу артында хата бар, хата артында бәла ята...
Карттан яшереп булмасын төшенә Хафиз да. Күңелен айкап торганын әйтәсе килә:
– Менә бичәләр үзәккә үтте бит, хәзрәт... Син килеп кермәсәң, чынлап тукмап ташлый идем бу юлы.
– Э-эй, энем. Тукмап кына акыл утыртып булса, аң кертеп булса, әнә, күпме сугылуга сыердан акыллысы булмас иде. Сөйләшеп киткән булыр иде ул мал, – дип кеткелдәп көлде аңа каршы карт.
– Нишләтергә боларны – хәйран булдым?
– Тоталмагач ни нияттән хатыннарны өчәү итеп җибәрдең? Нәфсеме бу, әллә башка сәбәпме?
– Нәфсе дип... Өлкән хатын абыйдан калган җиңгәм иде. Ике бала белән утырып калды, ул чакта абый мәрхүм бар иде әле. Әткәй миңа, унҗиде яшьлек кенә егеткә, мин уйлап-аңлап өлгергәнче, алды да бирде. Ярый, үпкәм юк, җиңгәм әйбәт булды, үстерде мине, аның куенында ир булдым. Бөтен хуҗалыгым аның кулында, балаларны да тәрбияләп ул карый.
– Монысын бик дөрес иткәнсең, ятим хатынны канатың астына алып, үз каныңның балаларын читкә җибәрми. Бик хуп, хуп...
– Икенче хатынымны күзем төшеп алдым. Егерме биштән үткәч, ялан ягына салабаш, күмер сатарга барган идем, шунда бер авылда бер кызны күреп, тынычлыгымны югалттым. Минем уйланып йөрүемне хатыным сизеп калып төпченде, үз җиңгәм дә инде, аңа бар серемне сөйләп өйрәнгәнмен, әйт тә сал. Бу, уйлады-уйлады да, теге кыз белән сөйләшеп карарга кушып җибәрде. Барып, эзләп табып, сүз кушсам, кыз да мине оныта алмый икән. Кайттым да яучы җибәрдем. Озакламый алып та куйдым.
– Өченчесе нәрсәгә кирәк булды, монысына күңелең яткач?
– Өченчесен мин теге ачлык елында шәһәргә сәүдәгә барганда табып алып кайттым. 13-14 яшьләрдәге генә бала иде, ачлыктан хәлсезләнеп, шәһәр читенә чыгып егылган иде. Олаучылар, аны үлгәндер дип, туктамый да үтеп китә, мин, үз башымамы инде, чанамнан төшеп, янына бардым. Карасам – тере. Күтәреп йөк өстенә салдым да алдым. Хатыннарым багып, терелтте. Коры сөяк тә төймә борын иде. Мишәр кызы булган икән, әнисе белән генә яшәгән, анысы авырып үлгән дә, бу баланы ашатыр-карар кеше табылмаган.
Шул кыз бездә йөреп буй җиткерде, бик үткер, егәрле булып чыкты. Хатыннарым кулы астында эшкә өйрәнде. Берничә елдан якын-тирәдән яучылар килә башлады. Бер урынны җайлы гына күреп, ризалашыйм дип уйлап йөрсәм, кыз мине абзар арасында тотып алып, күземә туры карап, чатнатып: «Хафиз абый, мине берәүгә дә бирмә, үзеңә ал, бирсәң дә, качып китәчәкмен, мин сине генә яратам», – димәсенме? Артка утыра яздым. Баксаң, аның бу мәхәббәтен хатыннарым да белә, имеш. Аларга да «ятка бирмәгез», дип елаган. Хатыннарым: «Кем кулына бара әле, өйрәнгәнбез, качып та китәр, әрәм булыр, бигрәк баш-баштак бит», – дип торалар. Уйлаштык-сөйләштек тә, алып калдык...
– Шуннан... нәрсәсенә риза түгелсең бүген?
– Ризалыгын ризамын да... талашалар бит. Юктан гына яу булып чырылдашалар да китәләр. Әллә нәрсә бүлешәләр шунда! Һәрберсенең үз почмагы бар, кулларында бала, аермаска, бүлмәскә тырышам – юк, сүзгә килми яши алмыйлар. 
Карт һаман күзләрен кысып, хәйләкәр көлә:
– Нәрсә бүлешергә мөмкин бер ирнең өч бичәсе? Ир сөюеннән башка... Һәрберсе ярының тик үзенә генә табынуын тели.
– Ничек берсенә генә булыйм инде, хәзрәт? Алар бит өчәү икәннәрен белә. Үзләре булдырды, үз теләкләре белән ясадылар бу тормышны.
– И-и, энем, ир уртасына җиткәнсең, бер түгел, өч бичәгә хуҗа булып утырасың, ә хатын күңелен җайга салу хәйләсен белмисең икән әле...
– Бармыни аның юллары, сере, хәзрәт? Ярдәм итә аласыңмы миңа?
– Син, энем, менә ничек итеп кара...

Дилбәр Булатова.

Дәвамы бар.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: