Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 октябрь 2022, 19:00

Әнкәй

Ниһаять, әнисе һушына килде. Әлбәттә! Ул бит үләргә тиеш түгел, ул бит әле яшь...

Офиска кергәч тә, егетләренең бер компьютер янына җыелып көлешүләре игътибарын җәлеп итте. Бик кызыклы нәрсә тапканнар бугай. Яннарына бармыйча булдыра алмады. Бу яшьләр бигрәк шуклар инде, әледән-әле нәрсәдер уйлап табып кына торалар. Һаман шул Андрей янына җыелганнар. Гений инде егетең, гений.
– Йә нәрсә бар анда? – Егетләр шефның соравына туры җавап бирмиләр әле, бары авызларын җыеп ала алмаган хәлдә кул биреп күрешәләр.
– Хәерле иртә, Айрат Мансурович.
– Саумысыз, шеф.
– Сәлам-сәлам. Йә, ни бар?
– Менә, Айрат Мансурович,  Андрей тагын бер уен уйлап тапкан. Ну, баш үзендә.
Айрат компьютерга ныграк иелде, экранны чуарлаган саннарның асылына төшенергә тырышты.
– Аңлат.
– Монда катлаулы бернәрсә дә юк, – мәктәп тупсасын яңа атлап чыккан яшь малай ап-ак ябык бармакларын клавиатура өстендә күз иярмәс тизлектә йөгертте, – менә шушы системага керәсең дә, мәгълүматлар базасыннан  40–45 яшьтән узган хатын-кыз номерларын сайлап аласың. Аннан аларны үземнең сайтка күчереп куям. Аннары бер бәйләнеш операторларында да булмаган номер булдырам да, шул адрестан менә шушы текстны баягы телефоннарга смс итеп ташлыйм һәм рәхәтләнеп акчаларны кабул итәм. Вот и все.
– Ә нинди «смс»ка алай акча җибәрәләр соң? – Шеф егетләрнең дәррәү көлүе астында һаман эшнең асылына төшенә алмый.
– Анысы инде бик гади. «Әнкәй, мин авыр хәлгә эләктем. Тиз арада шушы номерга акча сал. Үзем соңыннан шалтыратырмын», – менә шул гына. 
– Кабалармы соң?
– Еще как! Көнендә генә түгел, ике-өч сәгатьтә үк килеп төшә акчалары. Аз да җибәрмиләр бит әле, өчәр, бишәр, хәтта егермешәр мең очырганнары бар.
Айрат яшь хакерның уйлап табу сәләтенә сокланмый булдыра алмады. Шаярып та, яратып та егетнең болай да тәртипсез булып тузышкан чәчен  учы белән уды:
– Ну шпана, башың – алтын, премия булыр үзеңә.
Яшьләр әле озак кына бу шөгыльдән кызык табып шаулашты.
Атна азагында телефонына бер ят номер шалтыратты. Руль артында булгач, алмаска да иде исәбе, тегесе һич тына белмәгәч, күтәрде телефонны:
– Дә, тыңлыйм.
– Алло, алло! Бу Айратмы?! – Шалтыратучы әллә саңгырау, әллә шулкадәр ярсыган.
– Әйе, мин. Кем бу?
– Бу бит күрше Хәдичә апаң, Айрат! Таныдыңмы?! Номерыңны әнкәң бер биреп куйган иде, ул-бу булса дип, шуны чак табып алдым менә!
– Ә нәрсә булды, Хәдичә апа? – Айрат, ирексездән, телефонын колагыннан ераккарак алды – акыра гына бит, әй.
– Ни бит, Айрат, әнкәң авыр хәлдә бальниска эләккән, әле эштән кайтсам, шулай дип торалар…
– Нәрсә булып китте икән, Хәдичә апа?! – Айрат үзе дә апасыннан ким кычкырмады бугай.
– Нәрсә булганын анык кына итеп әйтә алмыйм, һәрхәлдә, нидер булган… Атыу нишләп шәл генә бөркәнеп банкка йөгергән, дисең, әнә шул банктан чыккан да тәгәрәгән инде. Кулына кайдадыр җибәргән акчасының квитанциясен кысып тоткан булган. Ул кая җибәрде икән җыйган пенсиясен…
Алга таба Айратның сөйләшерлек тә, тыңлап торырлык та түземлеге калмады. Телефонын ташлады да, машинасын үкертеп борып, бар көченә газга басты. 
Атна буе аңына килмәде әнисе, атна буе табиблар аны үлем тырнагыннан йолкып алу өчен көрәште. Айрат атна буе дәваханә коридорында яшәде, юньләп ашамый-эчми суырылды, яңакларын сакал-мыек басты. Нәрсә генә уйламады, ниләр генә кичермәде ул. Моңа кадәр кайчак хәтта көннәр буена бер генә дә исенә төшермәгән әнисе хакында бер генә минутка онытып куюдан курыкты. Мәктәптә укыган чакларында әнисенең үтә гади киенүеннән, башка малайларның әнисе кебек бизәнеп-ясанып йөрмәвеннән оялуын, әнисе хакында артык сөйләргә яратмавын исенә төшереп оялды. Гомер буе сабыйларча беркатлы булганы өченме, әллә тормышка бер таләбе дә, дәгъвасы да булмагангамы, аны артык җитди дә кабул итмәвенә үкенде. Елый да алмады, ичмасам. Бары башы чатнаганчы кашларын җыерып, эчтән сыкрады, ахырда маңгаена сыр булып тәүге буразна ятты, карашына сагыш  уелды.
Ниһаять, әнисе һушына килде. Әлбәттә! Ул бит үләргә тиеш түгел, ул бит әле яшь. Айрат табибтан биш кенә минут сорап, палатага керде дә, каршы утыргычка терәлеп, әнисенең кечкенә генә салкын кулын зур учларына кысты, сыйпады, өреп җылытырга итте, чигәсенә, иреннәренә терәде. 
– Ул-лы-ым… – әнисе көрмәлгән телен көчкә тыңлата.
– Әнкәй… сөйләшмә… көчеңне сакла. Син терел инде, сәламәтлән.
– Исә-ән-сең… Нәр-сә бу-улды, ба-алам?..
– Миңа бернәрсә дә булмады, әнкәй, монда – яныңда булырмын.
– Син бит яздың… ба-ал-а-а… – актык көче бетте ананың. Иреннәре тартышты, күз карасы өскә тәгәрәде. Айрат, сикереп торып, палата ишеген төртеп ачты:
– Врач! Кайда врач! Тизрәк ярдәм итегез!
Күрше бүлмәдән йөгерешеп чыккан ак халатлылар юлда торган егетне этә-төртә эчкә ташландылар да, борылып керәм дигәнче, борын төбендә шап иттереп ишекне ябып та куйдылар. Айратка әлеге коридор утыргычына сеңеп, әлеге ишеккә күз йоммастан карап утырудан башка чара калмады.
Күпмедер вакыттан соң врачмы, медсестрамы чыкты. Айрат сикереп торды, сөзәргә җыенган үгез кыяфәтендә текәлеп, тегенең ни әйтерен көтте.
– Борчылмагыз, инде һушына килгәч, артык куркынычы булмас. Әлегә янына ярамас, йокласын, хәл җыйсын… – Хатынның маска астыннан өзек-төтек ишетелгән хәбәре егеткә кош сайрагандай булып тоелды. Аннан тегесе, китә башлаган җиреннән тукталып, халат кесәсеннән телефон белән кәгазь кисәге чыгарып сузды, – Менә, авыруның кулында булган.
Кәгазь дигәне квитанция иде. Кайдадыр акча җибәргән дигән документ. Утыз меңгә! Тукта, кайда соң? Ниндидер исемсез ят номерга. Кемнең номерына алай акча күчерергә мөмкин әнисе? Кем белә, бәлки аңа билгеле булмаган берәр туганынадыр? Алай дисәң...
Айрат әнисенең кнопкаларындагы саннары да җуелып бетеп барган гади генә ак-кара телефонын кабызды да әлеге номерны эзли башлады. Әһә, менә шушы номердан« смс» килгән. Тә-әк, нәрсә язылг-га-а… Укыганнарыннан шаккатты ул. Озак, бик озак тамагына тыгылган төерне дә йота алмыйча катып торды. Экрандагы яктырып пәйда булган: «Әнкәй, авыр хәлгә эләктем. Тиз генә шушы номерга акча җибәр», – дигән дәшһәтле язу җайлап караңгылыкка чумды. Кулындагы телефон, зарядка таләп итеп, ярдәм сорагандай әче тавыш белән бер кычкырды да сүнде. Бу газаплы аваз кайдадыр шушындый ук хәбәр алган ананың, йөрәгенә көтмәгәндә кансыз ук килеп кадалган аккош шикелле, ачыргаланып иңрәве булды шикелле. Һәрхәлдә, Айратка шулай тоелды.

Миләүшә Каһарманова.

Чыганак

Ахыры.

Автор:
Читайте нас: