Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 октябрь 2022, 19:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

 Аннан  шаяру катыш:

—Әйдә, Йолдыз! Бирешмә! Алдыбызда бит Балтач, алдыбызда бит Мишәр, —дип, атын алга куды. Әйтерсең, Тукай кучеры! Әй, рәхәт ат чанасының җылы канатлары астында тибрәлеп барулар! Брезент белән капланган йөк машинасындагы “селёдка”лар да, чокырлы-чакырлы  баткак  юллар да, трактор чанасы да түгел инде! Котырынган бураннар да тынычланды. Өс-башларыбыз да түзәрлек. Әмма: “Юл газабы – гүр газабы,”—диләр. Күп тә бармадык, Йолдызыбыз арыды... Өчебез дә әледән-әле чанадан төшеп, атның артыннан атлыйбыз... Шулай, тырыша-тырыша, караңгы төшүгә авылга да кайтып җиттек.

“Авырлыктан соң җиңеллек килә”,— ди изге китабыбыз. Рәхмәт туганнарны хәстәрләп яшәүче Хафиз абыема (районның беренче автоинспекторы, урыннары оҗмахта булсын). Ул безне киткәндә  булса да "попутный" машиналарда озата башлады. Күршем, әле булса, ул чакларны: ”Хафиз абыйларга килеп кунган чаклар да булды. Сәкинә апа да бик җылы каршы ала иде. Аларга рәхмәтләрем минем зур”,— дип әле дә (60 елдан соң) искә ала. Әйе, изгелекләр дә, явызлыклар да гасырларлардан гасырларга күчә килә шул.

Компьютерлы өстәлемдә— күз агы кебек сакланган фото. Анда: "Выпускники Белебеевского педучилища, 4 “Б” курс, 1961 – 1965 г." дип уелган сүзләр. Менә  минем яраткан укытучыларым, курсташларым. Яшь егетләр, яшь кызлар. Алар  Республикабыз Башкортстанның, ярты гасыр буе укытучылар койган, данлыклы “мәктәбен” тәмамлый. Әлхәмдүлилләһ, сабый чактан килгән хыялларга ныклы күпер салынды. Төрлебез – төрле якка таралышабыз.

Билгеле, һәркемгә дә иң якыны – туган авыл, туган як. Ә миңа - күлмәгемдәй якын Балтачым! Әйе, ниһаять, мин – укытучы!  Офыкларда сине җылы колачын җәеп үтәр юллар көтә... Көтә кыңгыраулы мәктәп еллары... Көтә шашып—ташып торган хыял -өметләр!  Көтә икән тагын язмышым тәлгәшләре!..

Флидә ГАЛИӘСКАР.

 

 

Айнагөл Вәлиева фотосы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: