Алар барысы да иртәнгә кадәр автовокзалда йоклап калырга булдылар. Ә Флүзә дустым белән мин—аптырашта. Нишләргә хәзер? Кичкә Борай авылына Хәсән абый (Флүзәнең әтисе) аты белән безне каршы алырга киләчәк. Яңгыр катыш – кары... Бураны да көчәйгәннән- көчәя... Кышкы кыска көн дә инде кичкә авыша...
—Юк, ятып калганчы, атып кал диләр! Ничек тә әтиеңнең каршысына барырга, якынаерга,— дим мин.
Флүзә дә, елмаю катыш:
—Мин дә риза, — ди.
Шулай итеп, Чурайга кадәр, элекке туры юл белән 30 км араны, җәяү атларга булдык. Нинди тәвәккәлек бер уйласаң! 14 кенә яшь бит: атлап түгел, күбрәге йөгерәбез! Хәл бетеп китсә, туктап, ял итеп тә алабыз. Йөзләребездән, өсләребездән сылашкан җепшек кар бөртекләре су булып ага. Ә аннан туңа! Пималар, төпле булса да, шәлләр, жикетлар, күлмәк итәкләре ашадан-аша каттылар. Аллаһы Раббыбызга шөкер, караңгы төшүгә, үлеп арысак та Чурайга килеп җиттек. Юл буенда гына ялгызы яшәгән мари әбекәй җылы чәйләрен эчереп, өс-аяк киемнәребезне киптереп, йоклатып чыгарды. Кызгагандыр инде! Өе бәләкәй булса да, йөрәге зур билгесез әбекәйгә рәхмәтлебез. Берни дә үзенә өмет итми, миһербанлык, рәхимлелек күрсәткән шундый әби-бабаларыбыз белән матур шул бу дөньяларыбыз!
Безнең бит әле алда тагын билгесез күп километрлар...
—Алма пеш, авызга төш дип утырып булмас,—ди Флүзә. Әти безне Борайда көтеп утырмас.
—Юлдадыр ул, каршысына атлый торырга!—дибез икәүләп.
Шулай итеп, очраган кешеләрдән юлны сораша -сораша инде, яңа дәрт белән, Борайга таба кузгалдык. Алда атлы кеше күренсә, нишләргә белми, шатланабыз... Аны көтеп алып, озатып калабыз... Берсе... икенчесе... инде ничәнчеседер... Ниһаять, көткәнебез! Ерактан ук танып алдык!
—Монысы әтим, әтием!
Китмәсенме кочаклашулар, өчәүләп елашулар! Шатлыктан да елыйсың икән!
Хәсән абый, мәрхүм, сөйләшергә бик әвәс кеше иде:
—Фели кызым, толыбыңның кесәсен кара әле,- дип сөйләнә- сөйләнә, безгә аларны җайлап кына кидерде дә чанасына утыртты... Ә кесәдә – катлы-катлы чүпрәктә әниемнең суыкта туңган күмәчләре...
Флидә ГАЛИӘСКАР.
Айнагөл Вәлиева фотосы.