Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 октябрь 2022, 19:00

Әнкәй

Йомшак күн диванда башын артка ташлап, эре утыра Айрат. Тук. Канәгать. Ашап та, эчеп тә туйган...  

Әнкәй
Әнкәй

Йомшак күн диванда башын артка ташлап, эре утыра Айрат. Тук. Канәгать. Ашап та, эчеп тә туйган. Ялт-йолп иткән төсле утлар җемелдәве астында дыңгырдаган музыка ритмына хәрәкәт иткән стриптиз биючеләрен иренеп кенә күзәтә. Әледән-әле сыңар күзе тегеләй-болай үткән кыз-кыркынга да ияреп киткәли. Тик бүгенгә кызлар кайгысы юк – арыткан. Монда бергә килгән иптәшләре Сергей белән Айбулатның кыска итәкләр артыннан чыгып олакканы да җиткән. Аларга нәрсә – алар яшьләр, томшыкларының сарысы китмәгән, гүзәл затның бер генә җылы карашыннан да кемгә барып иркәләнергә белми йөргән шаталак көчек шикелле тагылалар да китәләр. Алай дисәң, Айрат үзе дә әле карт түгел, әмма андый җилкуар чагын үткәргән, басыла, олпатлана төшкән. Һәрхәлдә, унтугыз белән егерме биш арасында аерма бар инде.
Бүген бик җилле эшнең очына чыкты алар. Алар дигәне – Айратның фирмасы. Катлаулы операцияне уңышлы тәмамлап, зур гына сумманы күчереп алдылар һәм әле шуның хөрмәтенә күңел ачулары. Төнге клубка ике яшь коллегасы белән килгән иде, әнә бит, туеныр-туенмас таралып беттеләр, әйтерсең лә шул кызларга өйләнәләр. Ялгыз булса да, ирәеп, рәхәтләнеп утыра егетең, ирәймәслек түгел шул, кесәсе – тулы, дөньясы түгәрәк. Акыл белән эш итә, акыл белән көн итә белә. Ә бит барысының да хәленнән килми алай, килми-и.
…Әткәйсез үсте Айрат. Әнисе, уку-укытуга мөкиббән китеп, тормышның күп кенә табигый күренешләреннән читләшкән кеше буларак, аны утыз белән кырык арасында чак тапкан. Атасы да фәнгә бирелгән бер галим булган. Дистә еллар дәвамында йолдызлар дөньясын җентекле өйрәнә торгач, үзенең дә җир яшәешеннән ярыйсы ук ераклашканын тоймагандыр да. Әнә шул ике сәер кеше ниндидер бер гыйльми институтның тузанлы китапханәсендә очраклы гына янәшә туры килеп, ни гыйльлә беләндер бер-берсенә игътибар иткән. Тик танышлыкларына дүрт ай дигәндә, туйга әзерләнеп, баштанаяк җир тормышы белән кайнап йөргән атасы, һич көтмәгәндә инфаркттан үлеп китә. Чынлап та, әнисе әйтмешли, җир кешесе яшәеше килешмәгәндер үзенә. Соңлап кына тапкан бәхетен капылт югалткан әнисен киләчәккә өмет өзүдән Айрат үзе коткарып кала. Күптән шатлык-куаныч, ләззәт, рәхәтлек тойгыларын алмауга ризасызлыгын белдереп, тыпырчынып дулап куя ул. Һәм шушы бер генә кыймылдавы әнисен баскан җиреннән көч, баккан күгеннән нур, сулаган һавасыннан шифа алдырып күкрәтеп җибәрә.
Өч яшендә укый-саный белде, дүрт-бишләрдә су буе поэмаларны шатырдатып ятлады, катлаулы мисалларны бер тында чишеп салды Айрат. Студентларга көчләп тә тоттырып булмаган томлыклар, фәнни китаптлар башлангыч сыйныфларда ук кулында булды. Ә мәктәбенең нинди даны иде! Ул олимпиада-конкурсларда, конференция-семинарларда белеме белән тәҗрибәле укытучыларны, галимнәрне аптыратыр иде. Урта сыйныфларда компьютерда төрле программалар уйлап чыгарып, кызыклы уеннар ясап, интернет челтәрендә адашып йөрергә яратканнарның һушын алды. Тора-бара бу интернет дөньясы белән шулкадәр мавыкты ки, тәүлекләр буе ашау-эчүне онытып, гади адәмнең аңы җитмәгән сайтлар төзеп, аралашу челтәрләре булдырып утырды. Әмма акылның һәм аңның һәрвакыт тик уңай эшләргә генә хезмәт итүенә бернинди дә гарантия бирелми икән шул. Айрат та вакыт үтү белән интернетта файдалы шөгыльләргә караганда, ярамаганнары кызыклырак икәнне аңлап алды. Мәсәлән, банкларның, хәйрия оешмаларының сайтларына ачкыч ярату, аларның кодларын табу, «йозак»ларын җимереп керү, йә булмаса телефон челтәрләренә үтеп кереп,  системаларына зыян салу. Баштарак мондый эшләр бары паразитлык күренеше генә булып килә иде дә, бер көнне берәүнең картасыннан  йөз сум салдырып телефонына күчергәч, бу ысулның килем тәмен дә тойды. Аннан китте инде, берәүдән биш йөз сум, икенчесеннән мең, саннарны бер урыннан икенчесенә шудыру, кайдадыр җибәрелгән сумманы башка ояга күчерү…
Мәктәпне тәмамлагач, Әнисе күпме генә үгетләсә дә, нинди генә уку йортлары үз ишекләрен каерып ачып чакырса да, Айрат алга таба белем эстәргә омтылмады. Чөнки ул инде дипломсыз да акчалы булу юлын белә иде. Тәүге еллары бүлмәсенә бикләнеп берүзе, аннан бер дусты белән үтсә, ике-өч елдан дүрт-биш кешелек төркем туплап, аерым фатирлы булып, интернет программалары ясаучы исеме астында фирма да ачып җибәрделәр. Яңгырдан соң калыккан гөмбәләр шикелле, ишәйгән фирмалар арасында пәйда булган бу оешманы, әлбәттә, берәү дә артык тикшереп тормады. Теркәлгән сумманы кабул иттеләр дә, шапылдатып пичәт басып, лицензия бирделәр.
Әнисе – бу җирдә яшәвенең юанычы да, куанычы да, максаты да булган баласын тәрбияләүгә, үстерүгә, укытуга бар көчен һәм вакытын салган әнисе генә пошынды шикелле. Үзенең авызыннан өзеп, һәр тиенен бары баласы  мәнфәгатенә җибәргән, улының аңын үстерердәй бар мөмкинлекләрне дә кулланган, еллар буена бер төссез күлмәк белән кофтада йөреп тә, эшләгән акчасын баласына кирәкле китаплар һәм компьютер программаларына тыккан әнисе эчтән сыгылды бугай. Тик дәшмәде. Сүзсез генә бер бөртегенең акылын һәм белемен заманча куллануына күнде.
Ике-өч елда күзгә күренеп калынайды Айратның кесәсе. Ялтырап торган яңа офис техникасы, яңа мебель, аннан яңа маркалы машина, иркен фатир пәйда булды. Булган саен нәфсе дә үсә барды. Машинаны – машина, кызларны кызлар алмаштырды, алары тагын да югарырак чыгымнар таләп итте. Чыгымнары бурлык сәүдәсен киңәйтә төште.
Әнисе бер җиргә дә күчәргә теләмәде. Шәһәр читендәге кечкенә генә иске өйләрендә көн күрүен белде. Аның өчен матди байлык, дөнья малы бәһасен югалткан иде. Дөресрәге, аның хакын белмәде дә, ул хакта уйлаганы да булмады. Ялтырап торган иномаркаңны да, күз дә йоммыйча, файдалы китапка алмаштырыр кеше шул ул. 

Миләүшә Каһарманова.

Дәвамы бар.

Чыганак

Автор:
Читайте нас в