Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 октябрь 2022, 19:00

Туң йөрәк

Фатирда кабер тынлыгы, гадәтенчә ире кайтып телевизор каршында урын алгандыр...  

Көн дә эштән соң өенә ашкынган Гүзәлнең  бүген нигәдер кайтасы килмәде. Улы дуслары белән табигать кочагына китте. Фатирда кабер тынлыгы, гадәтенчә ире кайтып телевизор каршында урын алгандыр.
Иртәгә шимбә... эшкә барасы юк... ашарга әзерләнгән... берни, беркем көтми әле анда Гүзәлне. Шуңа да хатын эшеннән чыгуга ашыкмыйча гына җәяүләп кайтырга булды. Уйларына бирелеп, биш тукталышны үтүен сизми дә калды. Йортларын үтеп китеп паркка килеп кергәч кенә айнып киткәндәй булды. Бермәлгә туктап як-ягына каранып алды да паркның икенче башындагы күл янына юл тотты. Язның талгын җиле битләреннән, чәчләреннән сыйпады. Артык чибәр булмаса да, ир-атлар аңа һәрвакыт игътибар итәләр иде. Бу юлы да зифа буйлы, сөрмә күзле, кызыл күлмәк өстенннән ак плащ кигән сылу ханымны күпләр күз карашы белән озатып калды. «Кешеләрне үзенә тартып тора торган сөйкемле сөягең бар синең», – дия аңа туганнан туган апасы. Бәлки, шуңадыр да, башкалар белән җиңел аралаша, уртак телне тиз таба ул. Гомере буе кешенең авыр хәлдә калуын күреп, җылы сүзен әйтергә, кирәксә, җилкәсен куеп таяныч булырга әзер булды Гүзәл.  Аның кебекләргә, соңгы чалбарын салып бирүче, диләр.
Бүген ул, соңарып кайтып, ирен борчуга салырга булды. Шул уйларга бирелеп, күл буендагы яшел эскәмиягә барып утырды. Рәхәт. Күл өстендә бәбкәләрен иярткән пар үрдәкләр йөзә. Аларга карап тору үзе бер юаныч. Бәбкәләр, аерылып китеп, кешеләр ташлаган ипи кисәкләрен эзләптер, күрәсең, яр буена якынаялар, ә ана үрдәк аларны күл уртасына әйди. Горур муенын текә тотып, анда ата үрдәк йөзә. Ана үрдәк урап килеп каршыларына төшкәч, бәбкәләрнең берничәсе теләми генә артыннан иярә. Тик берсе һаман үзенекен итәргә тели генә бит, туганнарыннан аерылып, гел ярга якынлаша. Шулчак ата үрдәк дәшеп куйгандай итә. Инде бар да, хәтта иң шук бәбкә дә, гаилә башлыгына ияреп күл уртасына йөзә башлый. Үрдәкләр артыннан калган дулкын алкалары акрын гына күл өстенә җәелә. Башта кечкенә генә түгәрәк хасил итеп, аннан тәмам җәелеп китеп, алар яр буенда башларын түбән игән камышлар арасына кереп югала.
     Сукмактан акрын гына култыклашып килүче шактый олы яшьтәге бер пар Гүзәлнең игътибарын җәлеп итте. «Тигез картайганнар... Шулай гомер буе бер-берләрен кадерләп, авыр сүз дә әйтмичә яшәүчеләр дә бар бит ул. Шундый тигез картлыкка, бер-береңә олы хөрмәткә ни җитә! Илнур белән без алар яшенә җиткәндә нинди булырбыз икән?» – дип уйланып утырды  хатын.
  Көн бетүен сиздереп,  кояш офыктан аска тәгәрәде. Һава суларга  чыккан бала-чагалы әти-әниләр дә, этләрен ияртеп йөрүчеләр дә әкренләп бер-бер артлы күздән югалды. Күл буендагы  аргы эскәмиядә бер яшь пар һәм үз уйларына чумып утырган Гүзәл генә калды. Хатынның тәненә ниндидер салкынлык иңде. Өенә кайтырга кирәклеген чамалап ул эскәмиядән күтәрелде, тик аякларында  ниндидер авырлык иде, бер мәлгә атлап китә алмыйча торды. Ире югалтырга өлгерде микән соң әле? Нигәдер шалтыратып та эзләми. Ни дисәң дә – туң йөрәк.
Теләр-теләмәс  кенә хатын кайтыр сукмакка таба борылды.  Киң  сукмак, бара торгач тараеп, өсләре кыркылган куаклык арасына сузылып китә иде. Гүзәл әллә нигә шомланып калды. Караңгы төшә... Эңгер-меңгердә күзе дә начаррак күрә, җитмәсә. Тавык күзе диләрме әле?!  А витамины җитмәгәннән шулай була дип укыганы бар.  Адымнарын тизләтте. Шулчак капылт кына каршында бер ир заты пәйда булды:
– Чибәркәй, кая ашыгасың, әйдә бераз аралашыйк?!
Гүзәл ни дияргә дә белми өнсез калды. Кая чабарга, нинди юнәлештә? Кычкырса да беркем ишетмәс... «Беттем», – дип уйлап куйды хатын. Гүзәлнең куркып калуын сизеп, ир йомшаграк тавыш белән сөйләшергә кереште:
– Курыкмагыз, мин сезгә тимим... ялгызыгыз гына бу вакытта йөргәч, минем кебек җан җылысы эзлисезме әллә, дип кенә туктаттым.
– Юк, берни дә эзләмим, эштән кайтып барышым, – диде Гүзәл, ялганлый белми торган күзләрен яшереп.
– Бәлки, сезне озатып куяргадыр? – дип серле елмайды ир-ат.
– Юк, кирәкмәс, хәзер каршыма ирем килә, – дигән булып, Гүзәл  адымнарын тизләтте. Башында бер генә уй: «И-и Ходаем, ярдәм ит, артымнан гына башыма сукмасын». Борылып карарга кыймыйча бераз баргач, хатын бар көченә йөгерергә кереште. Тар сукмактан олы машиналар йөри торган юлга чыккач кына борылып карарга җөрьәт  итте ул. Беркем дә юк иде. «Уф!.. Йөриләр шунда кеше котын алып... Җан җылысы кирәк, имеш!» Үзенең бу фикереннән үзе имәнеп китте Гүзәл. Үзе дә шул җан җылысын эзләп йөри түгелме соң ул? Үз башыңа ашкыну шушы, күрәсең. Бу фикере аны тәмам  айнытып җибәргәндәй итте. «Ярый берәр төрле маньяк булмады, ятар идең хәзер берәр чокырда», – дип,  үзен-үзе битәрләп, йортына якынлашты. Подъезд ишеген ачарга гына үрелгән иде, атылып Илнур килеп чыкты:
– Кайда йөрисең син, әллә ниләр уйлап бетердем!.. Бөтен кешене аякка бастырдым!.. Телефоның эшләмиме әллә? – дип тезеп китте ул ашыгып.
Гүзәл ни дияргә дә белми сумкасындагы телефоннын барлый башлады.
– Зарядкасы беткән бугай, сүнгән...
– Мине борчылып тора дип уйламыйсың да син, Гүзәл, – дип үпкәсен белдерергә ашыкты Илнур.
– Кибеткә кергән идем, вакыт үтүен сизми дә калганмын, гафу ит инде, син мине югалтырсың дип уйламадым да, – диде иренә сөрмәле күзләрен текәп хатын. Икәүләп ишектән эчкә узып, берни сөйләшми генә баскычтан менә башладылар. Өченче катка җитәрәк, Санияләр ишек төбендә бераз туктап калдылар. Фатир ишегенең икенче ягында гөрселдәп нидер ауды, ир-атның сүгенеп кычкыруы, балалар елавы, Саниянең «җитәр инде сиңа!» дигән тавышы ишетелде.
– Тагын исерек, бәдбәхет, – диде Гүзәл ачуын тыя алмыйча. – Балалар, Сания кызганыч...
Илнур килешкәндәй башын чайкады да хатынының иңбашыннан йомшак кына кочып баскычтан алып менеп китте. Ишектән кергәч, Илнур гадәттәгечә утны яндырырга ашыкмады. Алар ярым караңгылыкта аяк киемнәрен салдылар. Гүзәл ут кабызырга дип үрелгән иде, ире аның кулыннан тотты.
– Гүзәл, бүген бит бездә аулак, син шуны беләсеңме? – диде.
– Нинди аулак, ни сөйлисең син?
Ире аның плащын салдырдып элеп куйды, Гүзәлне җитәкләп түргә – йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Анда идәнгә шәмнәр тезелгән, ятакта чәчәк таҗлары сибелгән. Кечкенә генә өстәлдә кичке аш әзерләнгән иде.
Гүзәл тәмам сәерсенеп иренә төбәлде:
– Синме соң бу, Илнур?
– Малай белән булачак килен булышты!
– Нинди килен?!
– Малай Миләүшәне ияртеп кайткан иде, тиздән өйләнәм ди, сине озак көттек, мин аларга бүген безнең никахлашканга егерме биш ел дип сөйләгән идем, сюрприз ясарга булдылар, – дип елмайды Илнур.
– Ә минем башымнан да чыккан... әйе, бүген егерме бере бит әле...
– Шул-шул менә.. Тиздән бик күңелле булачак бездә, Гүзәл. Әби белән бабай да булып куярбыз, Алла теләсә. Ә бүген бездә аулак, безгә егерме  биш ел. Мин сине бик яратам, Гүзәлем, син минем иң кадерле кешем, – дип, хатынын кочып алды Илнур.
– Туң йөрәк, туң йөрәк... Менә сиңа туң йөрәк, – дип пышылдады Гүзәл...

Айгөл Хөснуллина.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: