Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 октябрь 2022, 19:00

Туң йөрәк

Күңелләр җилкенгән чак! Яз белән ниндидер илаһи хисләр яңара, яратасы, яратыласы килә.  

Күңелләр җилкенгән чак! Яз белән ниндидер илаһи хисләр яңара, яратасы, яратыласы килә. Җылы кояш нурларында коенып, бер-берсенә сыенган парлар урамда ешрак очрый. Әнә бит каеннар да талгын гына җилдә бер-берсенә сарылып тирбәлә! Бар җиһан мәхәббәт диңгезендә йөзә сыман.
 Яраткан кешең булу, аны көн саен яныңда күрү – зур бәхет. Тик адәм баласына үзен дә кемнеңдер кадерлесе  итеп тою кирәк. Гүзәл гомер буе назга, кадер-хөрмәткә нәүмиз булып яшәде. Ире Илнур өйләнешкәнче дә «яратам» дигән сүзне еш кабатларга яратмады, бергә тора башлагач, бөтенләй әйтмәс булды. Беренче елларда Гүзәл ире турында, артык горур, тәкәббер, үз хисләрен чәчәсе килми дип уйлады. Тора-бара матур сүзләрне ишетмәскә ияләнде, күнде. Дус хатыннары бәйрәм саен ирләре биргән бүләкләрне күрсәтеп мактанганда, Гүзәл мөһим эш белән шөгыльләнгән кыяфәт чыгарып, сүзгә кушылмый гына утыра бирде, ахырда ул 8 Мартны да, туган көннәрне дә күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Иренең сүзе бер булды:
– Акча синдә, тиененә кадәр алып кайтып бирәм, үзеңә кирәген сатып ал!
Гүзәл үзе дә акчаны яхшы эшли лә ул, шуңа да зәвыклы киенә, үзен гел карап йөри. Теләгәнен сатып алу аның өчен бернигә дә тормый.
«Барысы да бар, җитәрлек», – дип әйтергә ияләнсә дә, бәйрәм саен иренең бер кечкенә чәчәк булса да күтәреп кайтуына  өметләнә. Тик ул өметләр һәрвакыттагыча бәллүр пыяла савыт сыман чәлпәрәмә килә дә куя...
Кайбер көннәрдә Гүзәл үзен беркемгә кирәксез кеше итеп тоя башлый. Эштә дә аңа артык игътибар юк сыман тоела, ире кайта да, ашап алгач йә телевизор карый, йә сәгатьләр буе  кесә телефонына текәлеп утыра. Шул чакларда Гүзәл нидер сөйли башласа, ул аның тиз генә авызын ябарга ашыга: комачаулама, янәсе. Хатын ачудан телефонын алып идәнгә бәрүдән, телевизор пультын чүплеккә салудан көчкә тыелып кала. Малае да үсеп буйга җитте, күбрәк үз дөньясында кайный, инде Миләүшә исемле кыз белән очрашып йөри. Иртә чыгып китә, төнлә кайта. «Әнием» дип, элеккеге кебек муенына сарылып иркәләнеп алулар сирәк күренешкә әйләнеп бара. Ярый әле Ходай  аңа ахирәте Гөлнараны бүләк иткән. Аптыраган чакларында аңа шалтыратса, дусты начар кәефен шундук юкка чыгара, юата, тынычландыра.
– Сулга йөрми, акча эшли, бар җирегез килгән, тагын ни кирәк? Ходайдан курык, шөкер ит. Күпләр синең тормышны кинода гына күрә. Балаң сау-сәламәт, үзең чибәр, яраткан эшең бар. Әнә, күршең Санияне генә кара син. Гомер буе икешәр эштә эшли, акчасы бернигә җитми, шуның өстенә ире көн саен диярлек эчеп кайтып кыйный. Наз, ярату тоеп яшәү кирәк инде, билгеле, тик нишлисең, шундый туң йөрәкле булгач. Ул үзе сине беркайчан яманлап сөйләми бит, – дип сүгеп тә ташлый. Бу сүзләр белән килешә Гүзәл. Дөресе дә шул лабаса! Күршесе Саниянең михнәтле тормышы көн саен күз алдыннан үтә. Кибеттә соңгы тиеннәрен санап ипи алып торуларын, ике көннең берендә күзендәге зәңгәр күгәрекне кара күзлек астына яшереп йөрүен дә күрә. Еш кына бурычка сорап кергәндә акча да биргәли. Тик... бәйрәм җитте исә... шул Саниядән дә көнләшә Гүзәл. Аның ире  дә бит иң арзан чәчәк бәйләме булса да алып кайта, алдына тезләнеп гафу үтенә. Туң йөрәк, туң йөрәк.... бер җылы сүз әйтеп, кочаклап алса ни була бу Илнурга. Тик туң йөрәк шундый булып кала бирә.
Ире белән үзе арасындагы салкынлыкны Гүзәл бары кайнанасыннан гына күрә. Киленен беренче көннән үк сөймәде ул. Шуңа да озакка сузмыйча башка чыгарга туры килде. Тик ана кеше тынычланырга уйламады да, киресенчә, килгән саен улына хатынының начар якларын күрсәтеп, тормышларын агулап торды. Башта «балагыз юк, кысыр», – дип теңкәсенә тиде. Уллары тугач: «Синекеме икән, бер дә безнең якка охшамаган?» – дип шик тудырырга тырышты. Әнисе яныннан кайткан саен ир гел канәгатьсезлек белдерде, хатыныннан гаеп эзләде, еш кына тавыш чыгарды. Аның, гомумән, үз фикере, тормышка карашы юк сыман иде.
Гүзәл сабыр булды, тешен кысып түзде. Бәлки, вакытында «буран» очырып, кайнанасын урынына куйган булса, мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Яраткан кешесен югалтудан, баласын ятим итүдән куркып чыдады, язмышына буйсынып яши бирде хатын. Гомер азагында кайнанасы урын өстендә калып, аның тәрбиясендә өч ел яшәгәннән соң гүр иясе булды.

Айгөл Хөснуллина.

Дәвамы бар.

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: