Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 октябрь 2022, 19:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

Бәхетле мин татар теленә сүнмәслек сөю салган Илгизәр Солтан улы белән! Уникаль эзләнүче—педагог, РФның Мәгариф отличнигы, БРның  атказанган укытучысы, гомум белем бирүче мәктәп  укучылары өчен татар теле буенча китаплар авторы белән! Әлхәмдүлилләх, аның иңнәрендә “Канатлы сүзләр” исеме астында – 7 китап! Аның үз кулы белән тапшырган бу бүләкләре – минем дә кадерләп сакланган өстәл китапларым! Алар, гүя,  төпләре  энҗе – мәрҗән белән тулы, әмма, ачылмаган төпсез диңгез!  

Яз ае.  Бар дөнья яшеллектә, сихри матурлыкта! Күзләрне чагылдырып, кояш якты нурларын сибә.

                                     Ап- ак шәлен

                                               Ябынганнар

                                               Алмагачлар,

                                               Шомырт, чияләр!..

                                      Әйтерсең, юрап

                                      Һәркемгә дә,

                   Ап - ак бәхетләр...

Әмма, бүген минем кесәмдә бер икмәклек – 13 тиен дә акчам калмаган. Кичә чакрымнарга сузылган чиратта торып, көрпәле "Хрущёв ипиен" алган идем, ул да беткән, ичмасам. Фатирның ишеген ачып керүгә яңа гына пешкән икмәк исе!.. Эх, бер генә, бер генә кавым! Күзләремнән яшьләрем акты... Каты ачыгу халәтен кичергәннәр аңларлар моны! Аллаһы Раббыбыз икмәгебездән аермасын! Нишләргә? Югыйсә, әле бит стипендиягә дә озак. Акчасыз дусларым белән җыелышып тагын дәваханәгә барабыз. Инде бу юл безгә ят түгел. Без— донор. Акчага каныбызны сатабыз! Ә әти – әнигә, туганнарга да, бу турыда – ләм-мим. Газизләребез борчылмасыннар, ачуланмасыннар! Аларның очын-очка ялгап кына яшәүләрен беләсең  бит инде... Ә шулай да, якыннар бер-берсенең хәлен сүзсез дә аңлап-белеп тора бит. Яраткан абыкайларым,  Әнгам, Хафизның  да (урыннары оҗмахта булсын) 10 – 15 сумнары шатландырып тордылар. Мәрхүмнәр, үзләренә авыр булса да, бүлешкәннәр! Гаилә, балалар да көтеп тора бит.

Флидә ГАЛИӘСКАР .

 

Айнагөл Вәлиева фотосы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: