Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 октябрь 2022, 17:21

Каеннарның көзләре

Миләүшә КАСЫЙМОВА иҗат иткән шигырь нәкъ әлеге мизгел турында.



Каеннар кочаклап, дустым,
Нинди уйларга калдың?
Әллә инде күңелеңә
Сагыш-чаткылар салдың?
Сагыш чаткылары түгел,
Шатлык кына йөзеңдә.
Оныкларың белән бергә
Син бәхетле көзеңдә.

Кочтыңмы син каеннарны,
Сөйләп куанычларың?
Ә алар сиңа сөйлиме
Үз кайгы-сагышларын?
Каеннарны кочкансың син,
Алар – сердәш, дусларың.
Каеннардай сылу кал син,
Булмасын сагышларың!

Миләүшә КАСЫЙМОВА.

Автор:
Читайте нас: