Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 октябрь 2022, 19:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

 

      II бүлек

 

                                               Әллә якын,

                                                  Әллә бик ерактан

                                        Сабый гына кызлар,

                                        Сабый ят малайлар

                                        Җыелган бергә.

                                         Яхшы укытучы

     Булу серләрен

                                         Эзлик дип бергә!

 1нче сентябрь. 1961нче ел. Нинди шатлык! Ниһаять, миңа, бер гади авыл кызына, бәхетем ишекләре ачык! Әйе, бәхетем ишекләре! Әмма…минем балачак өметләрем, пыяладай, челпәрәмә килә язмасыннармы!?  Әй, белсәң син, укучым, беренче көннәрем, атна- айларымны! Андагы хыялый  сагынуларымны! Яндагыларга күрсәтмәскә тырышып, мендәремә капланып әрнеп елауларымны! Хәтта, укырга керә алганыма үкенүләремне! Инде әни, зур әни булсам да, алар әле һаман сулкылдата җанымны.

 Менә кайчан кирәктер ныгынган иңнәр! Ай-вайда  мәгънә юклыгын аңлый алдым микән, юкмы, белмим. Әмма, шөкер Раббыма, укытучы булу, якыннарымның йөзенә кызыллык китермәү ниятем һәрчак үзем белән бергә булуына шигем юк.

Без, 30лап татар телендә сөйләшкән балаларны  туплаган, 1нче “Б” группасында. Ләкин, укулар—урыс телендә. Тик татар теле һәм әдәбияты гына үз телебездә. Бар булмышыбыз белән эшкә чумабыз. Иртәнге сәгать сигездән 16гача — дәресләр, аннан соң  спорт чаралары, җәмәгать эшләре... Иң яраткан урын – китапханә. Дәресләрдән соң капкалап алабыз да тизрәк анда ашыгабыз. Инде арып-алҗып  өебезгә кайтабыз. Хозяйка апабыз, Ксения Василь кызы, ятим балалар йорты директоры, гыйлемле кеше иде. (Урыннары оҗмахта булсын). 

Хәзер укулар эш белән бергә үрелеп бара. Утын ташып, өйне дә җылытырга, су да ташырга, өйне чиста, пөхтә итеп тотарга да – син өлгерергә тиеш. Тәрәзә челтәрләрен дә крахмаллап юарга, үтүкләп аннан корырга. Ә апабызның таләпләре катгый, әмма, алар  яшәештә – алтын хәзинә. (Тик ул чакларда аны аңлау кая инде). “Һәр адымыңны үлчәп эшлә. Өйдән чыкканда буш чыкма, уйла–тышка алып чыгасы нәрсә юкмы, кергәндә дә шулай. Әйтик, су түгәргә чыгасың икән, буш кермә, утыныңны кыстырып кер.” Киресенчәрәк булса, шелтәләнүеңне көт тә тор инде. Эшләр беткәч, йокламыйча да, мөгаен, укыр идек, әгәр апабызның тыюлары булмаса. “Девочки, 12 часов, свет выключите!”- дияргә көтеп кенә тора шул. Группаның җитәкчесе — Башкортстанның атказанган укытучысы, Шакирова Мәрьям Мөбарәк кызы.  (Урыннары мамыктай йомшак булсын. Иншәаллаһ). Ул безгә күрше генә яши. Барын да аңлап, күреп торган инде мәрхүмәкәй. Аның безне һәрдаим курсташлар алдында үрнәк итеп: “Әскарова, Шәйнуроваларның, кайчан карасаң да, кулларында—китап",—дип, мактаулары да юкка гына булмагандыр, күрәсең. Ә мактау дәрт өстенә дәрт өстәүче - тылсымлы таяк. Бу хакыйкать. Укучыларым, ялгышмассыз, яшәешегездә  кулланыгыз аны! Юккамы соң акыл ияләре дә, кешенең нинди булуын теләсәң, син аңа шундыйсың дип ешрак  әйтергә кушалар.

Дәрестән соң атнасына 2-3 сәгать музыка түгәрәкләре, солфеджио дәресләре. Тирләп-пешеп ноталар, бармак очлары канаганчы мандолина кылларын чиртергә өйрәнүләр! Пианино басмакларында өйрәнгән җырларым өчен таләпчан укытучым Альбина Заколдаевага рәхмәт. Ансыз “Кышкы романс”, “Су буйлап”, “Туган тел”,... укучыларыма өйрәтү өчен һава кебек кирәкле  ят әсәрләр туар иде микән? Музыка дигәч, йөк машинасы башында җырлый-җырлый  колхозга эшкә йөрүләр дә бүгенгедәй истә... Әле генә кебек “Старый клён”, Подмосковные вечера”, “Геологи”, “Дунай”ны яңгыраткан чаклар! Ә монысы, мөгаен, гомерлеккә генә түгел, мәңгелеккәдәдер үзем белән бергә булыр, иншәаллаһ:

                                               Понимаешь, мама, я – учитель,

Видишь, я бледнея, вхожу в класс.

Это мне поручили поучить их,

40 душ и 80 глаз…

Сколько надо любви и огня,

Чтобы слушали, чтобы верили,

Чтобы помнили люди тебя!

          

 Мәктәбем эчендә, тузаннар туздырмасам да, күңелем яраткан  чараларда катнашуларым әле дә исән. Татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле итеп уку буенча конкурсларда катнашулар, шахмат турнирларында училище чемпионы исемен яулаулар,  фото түгәрәгенә, тирга йөрүләр... Группада, культсектор буларак, бәйрәмнәр оештырулар, дискотекада-биюләр, демонстрацияләрдә катнашулар һәм башкасы. Киноларга гына йөреп булмый, акча җитми. Бушлай булса, аны залның идәненә утырып та карарга әзер чаклар...

Булса да өстә –

Толчок күлмәге,

Аякта, булса да –

Төпле пойма,

Резина итеге...

Ә монысы ашкынып көтеп алган беренче чын ачык дәресләрем!.. Киләчәк укытучының  тәүге йокысыз төннәре... Тәҗрибәле педагоглар, методистлар, сыйныфташларың алдында – тәүге имтиханнар! Дәрестә һәр балага игътибарың җитәлдеме? Һәрбер укучың теманы аңлый алдымы? Тәрбияви очракларны күз уңыңнан җибәрмәдеңме? ... Син - Укытучы!  Синнән берни дә читтә калмаска тиеш.  Хәтта, такта янында, укытучы,  син үзеңне ничек тоттың, указкаң – кайсы кулда... Аллаһының рәхмәтләре яусын  таләпчән укытучыларыма! Менә алар: Солтанов И., Вәлиуллина М., Нуриәхмәтов Д., Сафиуллин Т., Сафина М., Вәлиуллин К. һәм башкалар.

Флидә ГАЛИӘСКАР.

Айнагөл Вәлиева фотосы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: