Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 октябрь 2022, 19:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

 Шунысы, сумкам юк! Ни абыйларымның, ни апамның  киндердән тегелгәннәре дә сакланмаган, күрәсең. Шөкер итәм ак яулыкка!.. Әнием уку кирәк – яракларын  аңа төрергә дә һәм “сумканы” ничек бәйләргә дә кат - кат өйрәтте. Менә  мәктәптән өйгә кайткан беренче көнем...Чабыш аты мени! Әй, ашыгам! Әй, чабам! “Сумка“ гына җилгә каршы! Әледән- әле “тугарыла” да “тугарыла”. Ә әйберләрем, күрсәгез, җиргә очалар... Ашыга-ашыга, аларны  җыям, төрәм дә, тагын чабам, тагын “тугарылам”... Китабымдагы бу юлларны да шулар тудыргандыр инде, мөгаен:

                                      —Һаман истә:

                                      Беренчегә барган

Беренче көн:

                                      Төшкә дә кермәде

                                      Күннән сумка,

                                      Бушлай дәреслекләр.

                                      Әлифбаны

Ак яулыкка,

Төрде әни, аннан:

                                      —Үтәр юлың, балам,

                                      Бу яулык күк,

Керсез, ап- ак

Булсын, — диде.

Монысы 5-7нче сыйныфтагы маҗараларым... Төн урталары. Якыннарым  барсы да тәмле йокыда... Аллаһы Тәгалә кара юрганлы төнне  кинәнеп ял итәргә бирә шул... Тик ул, әйтерсең, миңа кагылмый... Мин дәресләремә ябышам! Көндез бит вакыт тәтеми. Яндагылар да, югыйсә: ”Тагын  шул китаплар!”— дип, орышырга бик якыннар. Ә төнлә –  рәхәт! Беркем дә сиңа ачуланмый! 

 Бәләкәч йөрәгемә: “Яхшы укытучы булам!”—дигән теләкне  салган Раббыма рәхмәт! Тырышкан ташка кадак каккан диләр. Без, сыйныфташларым (Тутагачтан) Рәлиф Саләхов, күрше дус кызым Флүзә Шәйнурова белән Бәләбәй педагогия училищесы студентлары! Кулыбызда–тик “5” билгеләре белән генә бизәлгән–таныклыклар. Әйе, берьюлы, бер мәктәпән — булачак 3 укытучы! Рәхмәт, Тутагач җидееллык мәктәбенә! Мәктәп директоры–Муллый Мәгъзүмовка, яраткан сыйныф җитәкчем Хаҗәр апа Садртдиновага. Рәхмәт күркәм тәрбия, белем алуга кызыксыну тәрбияләгән беренче укытучыларым Мәдәния апа Халиуллинага, Заһидә апа Гаскаровага. Рус һәм татар телләренең ныклы нигезен салган мәрхүмәләр Ниһая апа Харисовага, Флүрә апа Галимҗановага! Таләпчән, әмма һәрчак елмаю йөзле хөрмәтле укытучым Әхнәф абый Мөхетдиновка. (Урыннары оҗмахта булсын. Иншаллаһ).

 “Ана күңеле – балада, баланыкы – далада,” – дип дөрес әйтәләр. Акыл иясе яраткан әнием (урыннары оҗмахта булсын) генә: “Юк, балам, мин сине ул кадәр еракка җибәрергә куркам"... – дип, әй,  нык торды. Бала бит һәркемнең йөрәк җимеше. 14 яшьлек кыз балаңны күз күрмәслек еракларга озатулар... Телгәләгәндер инде ана җанкае! Ул чакларда кая соң аларны аңлаулар!?

Флидә ГАЛИӘСКАР.

Айнагөл Вәлиева фотосы.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: