Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 сентябрь 2022, 19:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

Шунысы авыр, сумкам юк. Ни абыйларымның, ни апамның  киндердән тегелгәннәре дә сакланмаган, күрәсең. Шөкер итәм ак яулыкка. Әнием уку кирәк- яракларын  аңа төрергә дә һәм “сумканы”ничек бәйләргә дә кат-кат өйрәтте. Менә  мәктәптән өйгә кайткан беренче көнем...Чабыш атымыни, йөгерәм! Әй, йөгерәм! Ә “сумкам,“ гөнашыма каршы, әледән-әле “тугарыла” да “тугарыла”. Әйберләрем берәм-берәм җиргә сибеләләр. Ашыга- ашыга, аларны җиргә утырып җыям, төрәм дә тагын чабам, тагын “тугарыла”... Китабымдагы бу юллар да шуңа тугандыр, күрәсең:

                            “Һаман истә:

                            Беренчегә барган беренче көн.

                            Төшкә дә кермәде

                            Бүгенгедәй күннән сумка,

                            Бушлай булган дәреслекләр.

                            Ак яулыкка, зарланмыйча,

                            Әни төрде әлифбаны:

                            —Үтәр юлың, кызыкаем,

                            Шул яулык күк керсез,

                            Ап- ак булсын,—диеп

                            Фатихасын бирде. 

Монысыдыр 5—7нче сыйныфтагы  язмышым тәлгәшләре...Төн урталары. Якыннарым барысы да тәмле йокыда... Аллаһы Тәгалә кара юрганлы төнне  көндезге мәшәкатьләрдән соң  рәхәтләнеп, кинәнеп ял итәргә бирә шул. Тик ул, әйтерсең, миңа кагылмый...Менә, шым гына торып, сумкамнан уку кирәк-яракларын алам. Һәм рәхәтләнеп дәресләремә тотынам! Көндез бит эш. Вакыт тәтеми. Әйтмешли, әнием дә, башка якыннарым да: ”Тагын шул китаплар! Бәпкәләрен, бозауларын бөтенләй  оныта бу”,— дип, орышудан  ерак тормыйлар.  Ә төнлә –  рәхәт! Беркем дә сиңа ачуланмый! 

 

Ул заманнарда,

Гүя, булган:

“Эш беткәч кенә,

Укырга ярый”.

 

Ә Тукай бабамча:

"Эш беткәч,

    Уйнарга ярый",—

Булмаган. 

 Сабый чактан йөрәгемә: “Яхшы укытучы булам”,— дигән хыяллануымны  салган Раббыма рәхмәт! Без, сыйныфташларым: (Тутагачтан)  Рәлиф Сәләхов, күрше дус кызым Флүзә Шәйнурова белән Бәләбәй педагогия училищесы студентлары. Әйе, берьюлы, бер мәктәпән булачак 3 укытучы!

Әмма: “Ана күңеле–балада, баланыкы–далада”,–диләр. Яраткан мәрхүмә әниемнең генә (урыннары оҗмахта булсын): “Юк, балам, мин сине ул кадәр еракка җибәрергә куркам...”–дип нык торуы һич онытылмый. Бала — бавыр ите шул. Русча түгел, татарча да сөйләшә белмәгән 14 яшьлек кыз баласын  өйдән очырып җибәрүләр телгәләгәндер инде әниемнең җанкаен! Ул хисләрне үзең ана булгач кына тоясың шул. 

Рәхмәт, өмет шәмемне сүндермәгән Тутагач җидееллык мәктәбенә. Мәктәп директоры – Муллый Факаетдин улына, яраткан сыйныф җитәкчем Хаҗәр апа Садртдиновага. Рәхмәт күркәм тәрбия, белем алуга кызыксыну тәрбияләгән мәрхүмә беренче укытучыларым Мәдәния апа, Таһир, Заһидә Миран кызларына. Рус һәм татар телләренең ныклы нигезен салган  мәрхүмәләр Ниһая апа Харисовага, Флүрә апа Галимҗановаларга. Таләпчән, әмма һәрчак елмаю йөзле хөрмәтле укытучым Әхнәф абый Мөхетдиновка. (Урыннары оҗмахта булсын. Иншаллаһ).  Язганнарымны  Аллаһы Тәгалә үзе риза булып кабул итсә иде. Амин.

                                                                           Флидә ГАЛИӘСКАР.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: