Мәдәният
29 сентябрь 2022, 14:00

Язмышым тәлгәшләре

Флидә ГАЛИӘСКАР иҗатыннан чәчмә әсәр белән танышырга чакырабыз.

Язмышым тәлгәшләреЯзмышым тәлгәшләре
Язмышым тәлгәшләре

Ачы баланныкы булса да, ныкъ ризамын мин бу гомер тәлгәшемә!  Ни өчен икәнен алдарак аңлатырга тырышырмын. Әле укырга  кермәгәнмен. Ә мин инде, иртәнге сәгать биштән, - гектарлы ( сөйләүләр буенча) каксагыз басуында! Сабый

өчен генә түгел, һәркемгә дә йокының иң тәмле сәгать-минутлары...

—Апау, сөйлә әле, нәрсә ул, аны эшләгәндә, мин үксеп-үксеп елаган   каксагыз?(Минем үземнең дә, авылдашларымның да телендә – “каксагыз,” ә сүзлектә – “көксагыз”). Син анда эшләдеңме?—дип, сорыйм мин бүген туганымнан.

—Ничек эшләми, апаем, эшләдем... Көксагыз— тузганакка охшаш сары чәчкә. Элек аны каучук (әйтик, машина тәгәрмәчләре өчен резина) җитештерүдә кулланганнар. Инде ул үзе дә, аның исеме дә онытыла бара. Тизрәк көтүләрне озатабыз һәм басуга ашыгабыз. Кояш чыкканчы –чәчкәнең мамыгын җыеп өлгерергә кирәк. Эссегә калсаң, ул кибә, җиңеләя. Ә колхозга үлчәп тапшырасың. Җил дә чыгып китсә, мамык очып китеп, юкка да чыга... Планны үтәргә кирәк. Шунда – бер уч он эләгә.  Ашка умач уарлык.  Безнең күргәннәр...

Бүген, Яңа Балтачта яшәгән иң олы хөрмәтле апаларыбызның берсе, Мәбения Хәмәтдин кызы, очрашуда: “ Иии... ул чаклар! Интегүләр! Әнием мәрхүмә (урыннары оҗмахта булсын) тиз эшләсәң, яңа гәлүш алып бирәм дип, кызыктырып эшләтә иде”, – дип, көрсенеп сөйләп алды.

 Басуның үзен бик аз күзаллыйм. Әмма, эсселектән курку, җаныма,  гомерлеккә уңмаслык булып, әллә шунда сеңеп калган!?  Эсселек— бүгенгәчә минем иң курыккан чорым. Ә шулай да рәхмәт каксагыз – тузганакка! Тик ул мине укытучы иткәндер дип уйлыйм.

Менә өебез. Янында зур агач сәкеле карбаз. Анда – кар, боз суыгында сакланган бәрәңге, кишер, кәбестә, хәтта ите дә... Ул чакларда әлегечә суыткычлар юк бит. Эссе җәй айларында ул – йоклау урыны да. Әмма, иң мөһиме, ул минем  “мәктәп”, ә үзем анда – “укытучы!” Ә дусларым Флүзә, Мөния һәм чүпрәк курчакларым  —“укучыларым”.

 

 Аларны бит

Мин  “укытам”:

10 га хәтле “санатам”,                

Хәрефләр дә “өйрәтәм”,

“Җырлатам “, биетәм.

 

Шөкер, “дәфтәрләребез” дә юк түгел. Алар абыйлардан калган – иске китаплар. Аның буш юллары... Һәркайсыбызның “укытучы” буласы килә. Көннәр үткәч, рольләрне алышабыз.

“Кунак” уенын да бик ярата идек. Тәлинкә, чәйнүк, калак кебек кирәк – яраклар чүплекләрдән җыелган, ягъни ватык пыялалар. Аларның чәчкәлерәкләре, иң матурлары!  Ә Танып буенда – алар үзле кызыл балчыктан.

 Бер көнне шулай күрше дустым Флүзәләрдә уйнадык. Кайтышлый, аларның сабын савытларын эләктереп чыккан очрак һич чыкмый күңелемнән. Кызышканмындыр инде. Өйгә кереп ишекне дә ябып өлгермәдем. Әнием аны  күрүе булды, ачу белән: “Бу нәрсә? Каян алдың? Хәзер үк урынына илтеп куй, аннан кайтырсың!”—дип, кычкыртып, өйдән чыгарып җибәрде. Мәрхүмә, урлашуның энәдән башланганын яхшы аңлагандыр инде.

  Уйнасак та уйлап уйнаганбыз ласа дим бүген. Песиләребезгә Танып буендагы ерганактан яулык белән ташбаш балыкларын сөзәбез.      

Монысы, зарыгып көткән, 1954нче елның 1нче сентябре! Әй, шатлык. Мин – укучы! Ниһаять, укырга, язарга өйрәнәчәкмен.  Ә аннан мин — укытучы! Яхшы укытучы!

Гаҗәп, каян килгәндер, “Яхшы укытучы!” Юкса, әтием-әнием  гади эшче, колхозчы. Гасыр еллар элек карт әниемнең дә, Мөхәмәтҗан зур әтиемнең дә авылыбыз мәдрәсәсендә укытучылык иткәннәре дә — ныклы йозак астындагы ачылмаган сер без, балаларга. (Ни аяныч, әти- әниләребез аны үзләре белән бергә алып киткәннәр).

 Чиксез рәхмәтем Раббыма! Шашып- ташып тора бүгенге сөенеч! Әнием күлмәк, ак алъяпкыч теккән! Өр яңа әлифба!..

     Флидә ГАЛИӘСКАР.

Автор:
Читайте нас