Сагынам
Ялан тәпи
“Постта торган”
Тузанлы, "кәнфитле",
"Крәндилле" ,"рәхмәтле",
Арыш исле,
Бодай исле
Басу капкамны!
Сагынам мичтән генә чыккан хуш исле җылыкай икмәгемне! Төпләре көлләнеп пешкән кара икмәгемне! Әниемнең:
— Балакайларым, әпине ашыйк саклык белән.
Он бары бер салырлык калды бит,— дигән сүзләре өтсә дә җаннарны! Икмәкне телемләп, хәтта, сандык аша гына ашаган дәверләр бит! Әнә, сабыркаемның, иң чиста чүпрәкләрен җәеп, йомшак мендәренә кадерләп тезеп салган икмәкләре, мичтә изерәп кенә пешкән үрә ашлары! Зур балан бәлеше! Мич бәрәңгесе! Киледә он ясап пешергән тары тәбикмәкләре! Бавырсаклары!.. Кыл кебек нечкәрә, сулкылдый күңелләр!.. Болар бит берсе дә муллыктан түгел! Ә аналарның, дәрьядай киң күңеленнән! Аларның, юкларны бар итеп, газизләренең җаннарын җылытырга омтылуларыннан!
Алтынга тиң
Түрдәге
Агач сәке...
Анда минем -
Дәү әнием –
Мәликә.
Әтиемнең
Әнисе.
Калфагындадыр —
Көмеш тәңкәсе...
Кулындадыр —
Ләә Иләәһә
Илләллаһлы
Дисбе -төймәсе...
Телендәдер –
Изге догасы...
Бичара бу зур әниебез, Мәликә Шәрәфетдин кызы, (1867 – 1965е.), 98 яшенең егермесен диярлек дөм сукыр яшәде. Икенчесе —Мәфтуха Нуртдин кызы (1871 – 1965 е.), 104 яшькәчә җиткән – “ерак зур әнием.”
Ул бездә – кунак. Өебез дә кечкенә, гаиләбез дә ишле. Төрле чаклар бугандыр, тормыш булгач. Әмма, алар беркайчан да зарланмас та, ачуланмас та иде. (Һәр икесенең урыннары оҗмахта булсын. Иншәә - Аллаһ). Оябыздагы аларга булган җылылык һәм үзләренең, ислам дине кануннарын үтәп яшәргә омтылулары, аларның бар йончу – борчуларын да еккандыр, күрәсең. Менә, 16 километр араны җәяүләп үтеп, Иске Балтач мәктәбеннән алҗып -ачыгып кайткан Әниф абыем. Тизрәк чәй эчәргә ашыга. Ә үзе:
—Зур әни, хәлләрең ничек? Әйдә, чәй эчәбез, – ди аңа.
Ә монысы:
— Юк, балакаем, әниең мине эчерде инде, – ди.
—Әйдә,зур әни, тагын. Минем белән...
Мәрхүм Хафиз абый белән баяннарында уйный башласалар:
— Бер биеп ал әле, зур әни, — дип, “ерак” зур әни Мәфтуханы шаяртулары да һич онытылмый. Монысы тагын, кулындагы таягына таянып, үзенчә, тыпырдап алырга да әзер була иде. Никадәр сөю һәм наз монда, миңа калса. Һаман истә ... сукыр зур әнине, култыклап алып барып, кара мунчада чабулар, юындырулар. Көчсез, калтыранып торган бәләкәч кулларына су салып таһәрат алдырулар... Рәхмәтлемен, ислам дине йолаларын тәү тапкыр күңелемә сеңдереп калдырган зур әниләремә.
Горурланам, тормышыма туры юл күрсәткән, мәрхәмәтле, эшсөяр, булдыклы булган, үскән оям белән!.. Алты малай, дүрт кыз! Тик, Фәймә һәм Согъдә апаларымны гына күрә дә алмадым шул. Мәрхүмәләр – ул заманның (20нче гасыр башлары) явыз кызамык чире корбаннары. (Урыннары оҗмахта булсын.)
Ишле гаиләнең – мәшәкате дә күп! Мин анда – укучы да, өй дә җыештыручы, кер, идән дә юучы, бәпкәләр дә караучы, көянтәләп сулар да ташучы, сыер да савучы... Күбесенчә ат, кул көче белән көн иткән 55 – 60нчы еллар. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, укучым. 11 яшьтән – мин “колхозчы” да. (“Урал” колхозы идарәсе белән телефон аша эзләнүләрем шуны күрсәтте. Зур рәхмәт аның өлкән хисапчысы Фәхриев Кашаф Сәмиулла улына.) Бергә үскән туганым Касыйм, дусларым Флүрә, Әдүсә, Зәүҗинә, Мөнәзилә, Әлфирә. Мәрхүмә һәм мәрхүмнәр Саҗидә, Фәрит, Нәфис (урыннары оҗмахта булсын) белән бергәбез! Без — сүрәгә печән төяүчеләр, басуда чөгендер, бәрәңге эшләүчеләр. Яңа Балтач (Усак) амбарында – игенчеләр дә! Ә, күпчак төннәрен, – ашлык җилгәрүче дә, киптерүче дә, машиналарга төяп аны хөкүмәткә озатучы да... Әле булса, юксынам шул ындыр табагын! Күз алдыннан китми андагы тау – тау ашлык өемнәре! Аңа ятып аунаулар! Шаярулар! Тузан туздырып, җилгәргечләр шаулавына күмелеп болытларга ашкан арыш бөртекләре! Һаман тел очында — куырылган бодай-борчак тәмнәре! Менә монысы инде иң - иңе!
Флидә ГАЛИӘСКАР.
Дәвамы бар.