Агы-карасы, яхшысы-яманы булган дөньяда күбрәк матур якларны күргән кешеләр шәхсән миндә соклану хисе уята. Киртәләрне үткәндә авырлыкка баш имичә, төшенкелек әсирлегенә бирелми яшәвең бик хуш. Бу халәт көчле рухлыларга хас, һичшиксез, ә киртәләрне җайлап үтү хөрмәткә лаек. Сынауларга бай тормышта уңай якны билгеләү — өметле киләчәккә ишек ачу кебек. Дөньяны үзең ничек кабул итәсең, ул да сиңа шулай көзгедәге чагылыштай җавап бирәдер төсле. Башкортстанның атказанган артисты Илгизә Гыйльманова нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Киң танылу алган кинорежиссёр А. Галибинның, республикабызда төшерелгән, "Сеңелкәш" нәфис фильмында Ямилнең әнисен оста уйнаган, Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театрында дистә еллаган дәвердә хезмәт иткәндә үзәк рольләр башкарган, бихисап фестивальләрдә конкурс лауреаты булып танылган артист буларак, тамашачылар сөюен күптән яулаган инде. Аның Балтач районына нинди кагылышы бар дип гәзит укучылар арасында гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Баксаң, Нөркә авылы балачактан аның өчен иң кадерле төбәк икән. Язмыш җилләре кечкенәдән үзен Салават, Учалы шәһәрләре, Төркмәнстан далаларына селтәп аткан бала күңеле түрендә ник Нөркә шундый маяктай урын алуын үзе белән әңгәмәләшкәч белдем. Исеменә күрә җисеме, диләр бит. Тормышында Илгизәгә ерак илләр гизәргә туры килә. Балачакта үз төбәге тартса, яшьлектә һөнәренә тугрылык саклап бихисап гастрольләрдә йөри. Һәр тарафка адәм баласын эчәсе суы, ашыйсы ризыгы әйдәп тора, диләр бит тәҗрибәле кешеләр. Без дә якташыбызның үткән юлларын язмышының матур битләре итеп бергә барлыйкчы...
Уфа дәүләт сәнгать институтының театр һәм кино актёры факультеты студентлары Гөлназ Әүхәт кызы һәм Исмәгыйль Гомәр улы Гыйльмановлар гаилә кора. Ике яшь йөрәкнең бер-берсе өчен өзелеп торуына гомум торактагылар соклана, хәтта. Яшь кәләш нибары беренче курсны, ә кияү-балакай дүртенче курсны тәмамлаган. Аларны берләштерүче хис яшьләрне дулкындай каплый. Гаилә башлыгы Исмәгыйль Гыйльманов тәгаенләү кәгазе буенча Салават драма театрына эшкә урнаша. Xәрби хезмәттән аны сөеклесе көтеп ала. Һөнәр асылын гамәлгә ашыру һәркемнең үзеннән генә тора. Артист хезмәт юлын уңышлы гына башлый. Ире артыннан хатыны энә артыннан җеп кебек. Театрда рольләрне оста башкара. Яшь гаиләгә наз өстәп Салават шәһәрендә нарасыйлары дөньяга аваз сала. Илгизә — яшьләрнең ялкынлы мәхәббәт җимеше. Яшь артистка бала каравы, бер якының булмаган җирдә яшәп дөнья көтүе ансат түгел, әлбәттә. Кечкенә баланың тамагы тук, өсте караулы булу бер хәл. Кызчыгы чирләмәсен өчен әнисе җан ата. Артист өчен ташка басылган таләпләр катгый. Бала карау— җитди эш. Тик рольләрне башкару ташка басылган таләп. Көндез һәм кичке сәгатьләрдә театрга эшкә бару, гастрольләргә йөрү хәтәр зур көч ала. Ничәгә ярылырга белми өлгерү өчен җан ату мизгелләре. Артист өчен тәүлек буена көч салу зарури. Иҗат кешесенең бар нәрсәне дә йөрәге аша үткәрүе табигый. Бирешмәс өчен күңелең корычтан булуы шарт кебек. Кызганычка каршы, кайчак тормыш йөге өзелеп сөйгән ярларның юлларын да аера. Дөнья көтү ярдәм кулын сузарга әзер якыннарың булганда күпкә ансатрак. Ерак Төркмәнстанда кызын, оныгын күрергә зар-интизар булган әнисе янына Гөлназ Әүхәт кызы юл ала. Күңел тынычлыгы иң мөһиме, дип төгәл карар кабул итә. Җылы һава торышы, Каспий диңгезе буенда урнашкан Красноводск шәһәрендә кунак булган чакта бу төбәкне ошата үзе. Сталия Нурмөхәмәт кызы газизләренә яшәү өчен бар шартлар тудырырга тырыша. Әнисе Сталия Нурмөхәмәт кызының, тәҗрибәле мөгаллимә буларак, абруе зур, фикере тирән, киңәшләре урынлы булучан. Гөлназ Гыйльманова биредә эшкә урнаша. Илгизә актив, кызыксынучан булып үсә. Мәктәптә күп милләт вәкилләре белән белем алганда һәркайсы белән дустанә мөнәсәбәттә кала. Ә җәйне түземсезлек белән көтеп алалар. Төркмәнстанда хәтәр эсселек. Шулчак алар бергәләшеп зур әнисенең туган авылы— Нөркәгә кайталар. Җәй буе авыл тормышында кайнау. Монда башкача халәт, бетмәс мәшәкатьләргә чумалар. Олы зур әнисе Хөснинур Абрар кызы Мозафарова колач җәеп кадерле кызы, оныгы, турунын каршы ала. Җиләк җыю, бакчага су сибү, утау эшләре кечкенә кыз өчен мавыктыргыч яңалыктай. Савучылар эш урыны— лагерьга машинада барганда алар белән кырга юллана. Һәр савучы эшен төгәлләп җыелганчы нишләргә, вакытны тик үткәреп өйрәнмәгәннәр. Илгизәне шул вакытта биегрәк урынга бастыралар. Әйтерсең лә ул сәхнәдә. Көтеп тору күңелле үтә, чөнки нәни кыз бөтен белгән җырларын башкарып чыга. Тамашачылар үзенә кәнфит биреп, алкышлап куандыралар. Нөркәлеләр аралашучан. Әбиләр бер-берсенең хәлен белешеп йөриләр. Һиндстан чәйләрен күчтәнәчкә алып киләләр, озаклап гапләшеп кич утыралар. Кыз мыштым гына һәммәсен күзәтеп йөри. Кич утырганда икенче мәрәкә башлана: төрле әбиләр булып сөйләп күрсәтә. Илгизә һәркайсының кыланышын, йөрешен, сөйләвен кабатлагач исемен әйтмәсә дә кемне күрсәткәнен танып торалар. Зур әниләре: “Әй, килештерә дә инде үзе. Артисттан артист туа инде, билгеле”,—дип көлешәләр. Олыларның кәефен күтәрә алуына Илгизә чиксез шат…
Каникул чакларында Нөркәгә кайту гадәти хәл. Көз җитү белән янә гомер иткән төбәккә юлланалар. Красноводск шәһәрендә кыз башлангыч сыйныфларда укый. Кызыклы тәэссоратларга балачак мизгеле бай. Бердәм булалар. Табигате үзенчә як. Кышын бездә кар явуга хәйран калучы юк, ә эссе якта кар — ай бирде, кояш алды, дигәндәй. Ул була һәм юкка чыга. Матур мизгел тылсымын кечкенәләр тоеп калсыннар диптер инде, кар яуса балаларны укудан җибәрү очраклары булгалый. Ап-ак кар белән уйнагач балаларның шатлыклары чиксез...
СССР дигән бердәм ил таркалган чакта Төркмәнстаннан башка милләт вәкилләре күченә башлый. Башкача замана, иртәгәсе көндә ни көтәрен белмәгәнгә,тынычлык юк. Чиксез хөрмәт казанган Сталия Нурмөхәмәт кызы гаиләсе белән Башкортстанга кайтуны хәстәрли…
Яшь чагында тәгаенләү кәгазе буенча хезмәт юлын башлаган шәһәр—Учалыга әйди Сталия Вәлиева. Гөлназ Әүхәт кызын шәһәр хакимиятенә, мәдәният бүлегенә эшкә кабул итәләр. “Таучы” шәһәр мәдәният сараенда бихисап чаралар оештыру аның шактый вакытын ала. Тормыш үз дулкыннары белән юнәлеш бирүчән. Гаилә корып, иптәшенә бәхет чыганагы— уллары Артур туа. Гаилә башлыгы табиб, әниләре мәдәни чаралар оештыручы буларак, эш белән мәшгуль булалар. Унике яшьлек кыз туганын караша, тәрбияләшә. Дөньяда кадерле энекәше булгач, ул аның ышанычлы дусты булачагын тоя. Кече чактан аңа күңел җылысын кызганмый.
Илгизә әнисе оештырган чараларга еш йөри. Бар тамашачыны бер йодрыкка җыеп тота белгән Гөлназ Әүхәт кызы чараны алып барганда Илгизәнең коты очып тора. Әнисенең микрофоны кулыннан төшеп китмәсә, арлы-бирле әйтәсе сүзен онытмаса, сәхнәдә абынып китмәсә генә ярар иде, дип хафалана. Үсмер бу чараларны оештырып, бөтерелеп йөргән әнисен кызганып куя. Ә үзе сәхнәгә чыгу турында башына да китерми. Бию сәнгатенә мөкиббән кыз, телевизорда балет күрсә, яисә бал биюләре турында тапшыруга тап булса аларның һәр хәрәкәтләрен кабатларга гына тора. Биюче булыр өчен бәләкәйдән өйрәнү зарури. Мәктәптә укыганда шигырьләрне үтә матур башкарса да үзе сәхнәгә омтылмый. Илгизә бердәй башкорт, татар, урыс телләрен камил белә. Дус, ахирәт кызлары белән аралашканда тормышта психолог булу үтә кирәклеген тоя. Үсмер бала күңеленә хуш килгән шөгыльләрдә эзләнә. Кыз һөнәри бизәндерүче косметолог юнәлешләрендә камилләшергә, яисә журналист булырга исәпли. Эзләнү чыгарылыш сыйныф укучысы өчен үтә кирәк, һөнәр сайлау тормыш иптәшен сайлаган кебек мөһим: уртак юлдан бер-береңә таянып атлавың, яисә дөньяңны челпәрәмә китерүең ихтимал. Мәктәптә укыганда күңеленә ятканы— тарих дәресләре. Фәнне яхшы үзләштергәнгә тарих факультетына укырга керүе дөресрәк булыр дигән карарга киләләр гаиләдә. Гөлназ Әүхәт кызы максатчан юллама хәстәрләгәч аналы-кызлы Стәрлетамак педагогия институтына юнәләләр. Киләчәген билгеләрлек кеше очравы Илгизәнең язмыш юлында кинәт борылыш ясый. Әнисенең сабакташы Шәүрә Дилмөхәмәтова абитуриент белән ахирәтен үзләренә чәйгә чакыра. “Ник укытучы һөнәрендә тукталдыгыз соң? Быел көчле укытучылар артист төркемен җыялар. Сәнгать академиясенә укырга керү өчен тәвәккәлләргә кирәк”,—дип абитуриентка Рәми Гариповның шигырен язып бирә. “Имтиханнарга кадәр берничә тур үтәргә кирәк бит әле. Тик утырганчы хәзердән үк ятлый башла!”—дип үгет-нәсыйхәтен туктатмый. Иллә-мәгәр үз арбасына утырта ала. Аралашу эзсез түгел: таң белән әниле-кызлы Уфага юл тоталар. Вакыт кысык, автобус көтеп калсаң имтиханнарга өлгермәвең ихтимал. КамАЗ машинасына утырып, сәнгать иленә юнәлеш алалар. Илгизәнең “Дөнья матур, дөнья шундый матур”,—дип пышылдап ятлап баруын һәм төн буена ахирәте белән әңгәмәләшеп чыкканга арып йоклаган әнисенә водитель сәерсенеп караштыргалый. Төнне көнгә ялгап меңләгән чакрым юллар үткән ир дөньяның хәтәр матур булуын яхшы белә бит, югыйсә. Ә кыз бу хакыйкатьне догадай кабатлый бирә...
Сәнгать академиясендә абитуриент пропускы буенча гына керткән чаклары. Вахтада үзен җитди туктатып, төпченә башлыйлар. Шул мәл килеп кергән бер төркем абитуриентларга ияреп Илгизә шымчыдай кереп китә ала. Мәртәбәле комиссия алдына берәмләп кенә керү тиешле. Иң соңгы чиратта —оялчан кыз. Илгизә шигырен сөйләп бирә. Документларын Стәрлетамак институтына тапшырып килгән кыздан сорашканнан соң төгәл тәкъдимнәргә күчәләр. “Монда укырга керергә теләүчеләр күп. Тик бер урынга унбишләп кеше дәгъва итсә дә без аласы курсны тутырырга ашыкмыйбыз. Көз генә кабул итү эшен төгәлләргә исәп. Документларыгызны алып көз килерсез. Сәләтеңне билгеләдек”,—дип Илгизәдә өмет чаткысы уяталар. Ике дә уйламый, Стәрлетамактан документларын алырга исәпләре. Анда керергә яшел ут— максатчан юлламага кул селтәү бераз шөрләтсә дә.
Күперләрне яндырып көз янә академиягә килә ул. Өч турны уңышлы үтеп, имтиханнарны тапшырганда, комиссия бәһасы уңай икәнен тоя үзе. Әмма алынган студентлар исемлегендә үзен тапмагач Илгизәгә аяк астындагы җир убылгандай тоела. Бер елы әрәм калачак. Педагогия институты —кулдагы песнәк булса, торнага карап анысыннан да колак какты, дип елап та ала. Соңлап кайтырга чыга. Курсны җыйган укытучыларның берсе—Таңсулпан Бабичева кыздан ник сөмсере коелганлыгы турында кызыксына. Илгизә, хыялы буш куыкка әйләнүен бәян иткәч, укытучы хәйран: “Бәй, без сине кабул иттек бит”,—дип әйтә сала. Студентлар исемлегендә юклыгы турында сүз чыккач алар бергәләп деканатка юл алалар. Баксаң, секретарь кыз ялгыш Илгизәнең фамилиясен төшереп калдыруы билгеле була. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй. Уку дәверендә кызга берьюлы балачак хыялындагыча психолог, косметолог булырга туры килә. Оялчан студент үзәк рольләрне башкара башлый. Сәләте арта, артистта ата-ананың геннары сиздерә. Бу гамәлдә күренә. Укырга кергәч кенә тәү тапкыр театр күргән Илгизә һөнәренә гашыйк. Диплом спектакле—“Ромео һәм Джульетта”да Джульетта ролен башкара. Шул ук спектакльдә ялчы образын да гәүдәләндерә. Бер традиция буенча Ярославль шәһәрендә бөтенрусия актёрлар әзерләгән уку йортларының диплом спектакльләренең фестивале үткәрелә. Анда Уфа дәүләт сәнгать академиясе лауреат исеменә лаек була. Бу курсның художество җитәкчесе Азат Надерголов, остазлары Римма Харисованың да җиңүе, берсүзсез.
Сайлаган һөнәре буенча яшь артист Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театрында эшли. Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театрында да бераз хезмәт салырга насыйп була аңа.
Тәмам остару өчен төрле жанрларда үзен сынап карый. Режиссёр Роман Пожидаевның кыска метражлы"Карусель" фильмында һәм төрле җырларга, Рияз Исхаковның "Җиде кыз", "Алтын мирас" клибының "Гашыйклар әйтеше"ндә төшә. Һәр адым алыштыргысыз тәҗрибә бирә, төрле ысул, төрле таләп, төрле ритмны тоеп эшләгәндә драматик артист камилләшә, җиргә сибелгән төймәнең энҗеләрен барла гына. Аның өлешенә „Салават йыйыны” республика бәйрәмендә катнашу бәхете төшә. Балачактан килеп йөргән, йөрәк түрендәге Нөркә төбәгендә Салаватның хатыны — Гөлбәзирне уйный актриса. Әйтүе генә ансат, санаулы вакыт эчендә атта чабарга өйрәнергә туры килә аңа. Салават һәм Гөлбәзирнең очрашыр өчен атта чабып килүе зарури, бергәләшеп җыр башкарырга тиешләр. Мәртәбәле кунаклар, республика президенты, җитәкчелеге тамашага килгәннәр. Репетиция буенча бары да килеп чыкса хуш, тик режиссёрлар планнары челпәрәмә килүе дә ихтимал. Ипподромда җайдак Илгизәнең таләпләрен үтәгән ат, чара башында урнаштырылган камерадан өркеп куймасынмы. Артистка сценарийны бозмас өчен бар мөмкинлекләрне куллана. Кем әйтмешли, татлы күмәч мавыктырмаса, камчысы да ярап куя кайчак. Ниһаять, чабыш аты буйсына, чара үз калыбына кайта. Моңлы җыр басуда агыла, чыгышлары мәхәббәткә мәдхиядәй. Бу чарада зур әнисе Сталия Нурмөхәмәт кызы Салават Юлаевка багышлап үзе язган поэмасын укуы Илгизә йөрәгендә урын алган иң кадерле ядкәре…Үзе бик дулкынланса да тамаша югары дәрәҗәдә чыгуы мөһим. Яшь актрисаны янә ике тапкыр “Салават йыйын”нарында катнашырга чакыралар. Илгизәгә Чакмагыш һәм Салават районнарында Зөләйха һәм Әминә образларын гәүдәләндерергә насыйп була.
Театр—артист өчен изге йорт. Анда иң ачык хисләреңне тамашачыга илтеп җиткерү өчен мөмкин булган бар ысулларны куллану кирәк. Комедия уйнау бер хәл, ә җитди темаларны ачканда тамашачыны да яшәү мәгънәсе турында фикер йөртергә, адәм баласының булмышы, киләчәге турында уйланырга әйдәргә кирәк. Бу максатка ирешү, әлбәттә, ансатлардан түгел. Башкаларны битарафлык халәтеннән чыгару өчен сәхнә уртасына чыкканның кешегә этәргеч бирердәй күңел ялкыны булуы ачкычка тиң. “Зөләйха күзләрен ача” спектаклендә уйнаганда бар булмышы белән героиняның халәтенә үтеп керә актриса. Гүзәл Яхинаның романы сурәтләнгән җирләрдә—Ангара елгасы буендагы шәһәрләргә бу спектакль белән гастрольләргә чыгалар. Башкорт-татар һәм бихисап башка милләт вәкилләре арасында чыгыш ясап дәррәү алкышларга лаек булу, театрның һәм Илгизә Гыйльманованың югары бәһага лаек булуын дәлилли. Тирән эчтәлекле пьесалар “Ай тотылган төн”дә Зөбәрҗәт, “Кара йөзләр”дә Гали, “Прометей”да Гера,”Балам”да Люба образларын башкаруы тамашачы күңеленә үтеп керерлек. Драматик актриса комедия—“Мәхәббәт кошлары”нда Сәрияне килешле водевиль рәвешендә уйнап, биюләр белән тамашачыны әсир итә.
Ә тормышның үз кануннары. Илгизә сәнгатьне аңлаган, иҗат ялкынында булган гаиләгә килен булып төшә. Каенатасы РСФСРның атказанган, Башкорт АССРның халык артисты Әхтәм Абушахманов, каенанасы “Нур” театрында озак еллар актёрлар төркеме җитәкчесе булып эшләгән Зәлифә Гыйндулла кызы һәм үзенең әнисе дә яшь гаиләгә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерләр. Сәнгать, иҗат юлын үз иткәнгә алар бер дулкындалар. Тормыш иптәше Айрат Әхтәм улы— театрның баш режиссёры. Мәскәүдә белем алган оста республикада гына түгел, илдә танылган һөнәрмән. Заманча, җитди, көн кадагына туры килгән спектакльләрен тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр бердәй таный, югары бәһалый.
Гаиләгә илаһи моң өстәп Ариана исемле кызлары үсә. Яхшы укый, бию белән шөгыльләнә, яңа офыклар ача.
Xатын-кыз бәхете шул бар төшенчәләрне үзенә сыйдыра. Ул иҗат кешесеннән бихисап тырышлык таләп итә. Тыйнак Илгизә Гыйльманова гаиләсенең, һөнәренең, якыннарының кадерен белгән шәхес. Урау юллар аны сәнгатькә китерүе очраклы түгел, ә язмыш кушуыдыр.
(Фото актрисаның шәхси архивыннан алынды).