Тормыш сынаулары ефәк чәчләремә –ап - ак карлар, йөзләремә сырлар салса да күңелем уфтанмый, сыкранмый, язмышым тәлгәшләрен барлый... Тирә -ягыңны нурландырып яшәргә омтылу – ул бит үзе бәхет.
Әй, йомшак кар
Ишелә җиргә.
Төреп дөньяны
Актан - ак җәймәгә.
Кунып карлар кашына,
Очты күңелем
Балачагым кышына.
Менә тавым....
Агач зур чанада
Чәлдерә чая кызлар...
Өелешеп-төялешеп,
Шаркылдашып-көлешеп,
Чәлдерә Мөниясе,
Флидәсе, Рәзинәсе.
Озата көмеш юллар,
Юлларда — еллар,
Елларда — язмышлар..
Әй, рәхәт чабышу,
Киеп чаган чаңгылар,
Җилдертәм бит еракка,
Төртелсәм дә көртлеккә.
Рәхмәт әйтәм әтигә:
Бисмилләһ илә
"Җан өрде" бит чаңгыма.
Берсе – бик биектә,
Уралым түбәсендә!
Эх, берсе,
Бабам Такташ әйткәнчә,
Калган түбәндә —
Тау итәгендә...
Ураза ае. Әле төн.
Киттем кинәт уянып.
Гүя, бәйрәм оямда:
Тимер мич тә ягылган,
Сукыр түгел, торба,
Лампа да кабынган.
Талкан исе җәелгән.
Әй, белсәгез!
Кытыклап танавымны
Менә нәрсә уятты!
Зур Казан төбендә
Әникәчем
Кыштыр - кыштыр
Бутый бер уч
Талканын!..
—Керәм,— дим, — уразага,
Кермәсәм уразага —
Тәмле талкан эләкми.
Сәхәр ашыйм әнием,
Зур әнием янында.
Чакрымнар ашадыр
Белем учагым.
Тездәндер көртләр...
Ак көртләрдә –
Озатадыр
Чылбыр - чылбыр
Эзләр...
Бүгенгемә –
Юллар...
Туйганчы ипи ашап, йоклап, матур кием киеп, асфальт юллардан җиңел машиналарда йөреп үсмәсәм дә, әй, сагынам бала–чагымны! Рәхәт, рәхәт иде! Анда бит минем күз нурларым–инәкәчем, әтекәчем, якыннарым... Анда калган кыңгыраулар чыңы белән мәктәп елларым. Урамымда, өем янында гына булган, йомшак бәпкә үләнле, яңгыр сулы канауларым! Җылы сулы канауларым! Анда, су чәчрәтеп уйнап, ялан тәпи салган эзкәйләрем.Төпләрендә уйнап үскән, картаюдан куышланып калган, ялгыз өянкем дә анда! Бер ярыннан икенче ярына иңләп йөзгән, Агыйделдәй киң вә тирән Таныбым да! Бөрлегәнле, карагатлы, балан – шомыртлы әрәмәм дә! Челтер - челтер аккан шифалы суы белән чишмәм дә! Сары, ак төнбоеклы Тимер күлем дә анда... Әйе, бар да инде –сабый чакларымда, тарихлар төпкелендә! Үзгә хәзер бары да!
Флидә ГАЛИӘСКАР.