Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 сентябрь 2022, 14:58

Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда

„Атайсал—якташлык көче” район конкурсы кысаларында, 21 сентябрь көнне, Түбән Сикияз авыл биләмәсендә „Яратам сине, авылым!” дип исемләнгән концерт узды.

Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда

„Атайсал—якташлык көче” район конкурсы кысаларында, 21 сентябрь көнне, Түбән Сикияз авыл биләмәсендә „Яратам сине, авылым!” дип исемләнгән концерт узды.

Бу юлы әлеге конкурс эстафетасын Түбән Сикияз авыл биләмәсе кабул итте.

Авыл мәдәният йортына керү белән кунакларны биредәге биләмә осталарының бай күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.  Конкурсның үзенчәлекле таләпләре буенча, hәр авыл биләмәсендә авыл алтын кулларының  күргәзмәләре оештырыла. Нинди генә эшләр юк— Магашлы-Алмантай авылыннан алтын куллы Лариса Кузьминаның келәм чигүләре, “Бәйләмнәрдә күңел җылысы” исеме астындагы Тутагач авылы уңганнары һәм Түбән Сикияз авылыннан әниле-кызлы Эльвира hәм Наилә Гыйлимшиннарның эшләре, Магашлы-Алмантай авыл клубының “Үз кулларым белән” түгәрәге осталык җимешләре hәм “Ләйсән” балалар бакчасының кул эшләре тамашачыларны битараф калдырмады. Әлеге бай күргәзмә биредә алтын куллы, уңган hәм сәнгатькә гашыйк халык яшәвен чагылдыра.

Бай hәм чагу эчтәлекле “Яратам сине, авылым!” концерт программасы тамашачылар hәм жюри әгъзалары күңеленә хуш килде. Биредәге биләмәнең сәнгать сөючән халкының дәртле биюләре, күңелләргә үтеп керердәй җырлары, йолалардан сәхнәләштерелгән күренешләр hәм такмаклар белән үрелгән чара барысына да ошады. „Асыльяр”, „Ахирәтләр”, „Ужара”, „Мирас”, „Рвезылык” ансамбльләре, „Ләйсән” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, Флорида Халикова, Җәмил Исламов, Фәнилә Вәлиәхмәтова, Илфира Фаhәмәнова, Кәрим Фәметдинов, Эльвира Камаловаларның йөрәк түрләреннән ашкынып чыккан чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Бер сулышта үткән бай hәм чагулы концерт ахырында Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Назыйф улы Арсланов „Атайсал—якташлык көче” район конкурсы штандартын Көндәшле авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Наталья Шутемовага тапшырды. Көндәшлеләр, традиция буенча, үзләре белән музыкаль бүләк алып килгән—„Авылкай” җырын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Түбән Сикияз биләмәсендә hичшиксез җырлы-моңлы халык яши. Урындагы мәдәни коллективлар борынгыдан килгән мирасны саклап hәм барлап, халыкка җиткерә. Әлеге бәйрәмдә бу ачык чагылды. Дәртле биюләр, моңлы җырлар hәм йолалардан күренешләр чараны ямьләп, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

 

Тулы язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз.

Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Конкурс штандарты – Түбән Сикиязда
Автор:
Читайте нас: