Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 сентябрь 2022, 10:04

Афәрин, Данис

17 сентябрь көнне Данис Гайфуллин, балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы (укытучысы Рәзидә Әхмәтова), икенче тапкыр телевидениедә булды.

Афәрин, Данис
Афәрин, Данис

17 сентябрь көнне Данис Гайфуллин,  балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы (укытучысы  Рәзидә Әхмәтова), икенче тапкыр телевидениедә булды.

2022нче елның мартында Данис “Сулпылар – 2022” Республика балалар музыкаль телеконкурсында катнашты һәм икенче турга узды. "Сулпылар" республика телевизион конкурсы ел саен уткәрелә  һәм республика масштабындагы музыкаль медиа-проект булып тора.

Проектның асылы Башкортстан Республикасының төрле төбәкләреннән  җыелган  талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүдән, туган телне һәм мәдәниятне үстерүдән гыйбарәт.

Жюриның составына үз эшенең осталары РФ атказанган артисты— Нәзифә Кадыйрова, БР атказанган артисты—Венер Камалов, популяр җырчы – Илнур Рамазанов керде.

Икенче тур нәтиҗәләре ноябрь урталарында билгеле булачак. Даниска уңышлар телибез.

Автор:
Читайте нас: