Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 сентябрь 2022, 21:25

“Гөлбәзир дусларын җыя”

“Атайсал – якташлык көче” район конкурсы кысаларында Нөркә авыл биләмәсендә “Гөлбәзир дусларын җыя” дип аталган юбилей кичәсе узды.

“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”

“Атайсал – якташлык көче” район конкурсы кысаларында Нөркә авыл биләмәсендә “Гөлбәзир дусларын җыя” дип аталган юбилей кичәсе узды.

Нөркә авыл биләмәсе үзенең уңган, шигъри күңелле, җыр-моң яраткан кешеләре белән районда аерылып тора. Һәрберебезгә таныш “Гөлбәзир” халык фольклор ансамбле биредәге халыкны яшәртә, уйларын сафландыра, фикерләрен дөрес юлга юнәлтә.

Әлеге ансамбль менә инде 25 ел эшләп килә. Заманында шушы коллективны туплауда зур өлеш салган Светлана һәм Кадим Вәлиевларга халык зур рәхмәтле.

Шул чордан алып ансамбльнең репертуары даими тулылана бара.  Коллективка төрле өлкәләрдә хезмәт салган, әмма сәхнәгә омтылган талантлы абый-апалар килә. Күпләре әле вакытта хаклы ялда булсалар да, олы буын вәкилләре яшь буынга рухи азык таратырга, өлге күрсәтергә омтылып торалар.

Әлеге чарада җырлар, биюләр, театральләштерелгән күренешләр бер-берсе белән үрелеп барды. Авыл халкы шундый күркәм бәйрәмгә зур теләк белән килгәннәр. “Гөлбәзир”ләрнең чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Моны исбатлап көчле, озак дәвамлы алкышлар булды.

Юбилей кичәсе ахырында Нөркә авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Светлана Нургалиева “Атайсал – якташлык көче” район конкурсының штандартын Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арслановка тапшырды.

Түбән Сикиязлылар бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр. Алар тамашачыларга дәртле бию бүләк иттеләр.

“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
“Гөлбәзир дусларын җыя”
Автор:
Читайте нас: