Сыйныф җитәкчесе Рузилә Вәсигат кызы Хәйруллина белән Чуртанлыкүл авылындагы туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә укучылар бардылар. Балалар музей экспонатның, экспозициянең нәрсә икәнлеге турында күзаллау алдылар, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Музей буйлап экскурсия вакытында, имам-мөхтәсиб, Батырша музее директоры Шәйхайдаров Рәфис Муллагатдәр улы балаларга кече Ватаныбызның нәрсә икәнлеген аңлатты, туган як халыклары мәдәнияте һәм тарихы, борынгы авыл көнкүреше турында сөйләде, итдның төрле кирәк-яраклары белән таныштырды. Шулай ук балалар урамнар буйлап уздылар, Чуртанлыкүл авылының истәлекле урыннары белән таныштылар. Балалар өчен бу әһәмиятле вакыйга иде, алар кызыксынып яңа мәгълүмат алдылар .