Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 сентябрь 2022, 19:00

Ялгыш ясаган бер адым...

Шулай акрынлап кына дөнья куласасы шыгырдатып, "йөгәнсез" –  Газизне, басып акылга утырта башлады.

Ялгыш ясаган бер адым...
Ялгыш ясаган бер адым...

Башкаен кая куярга белми йөри торгач, бер тол хатын белән танышты һәм йортка керде. Йортка кергәнче – дөрләп янган утка кер, дигән борынгылар. Хатынның ике улы бар икән, алар үги әтине кабул итәргә атлыгып бармады. Гел иргә карата начарлык эшли башладылар һәм үзләренә аны якын да җибәрмәделәр. Беркөнне әниләре эштә чакта Газизне өйдән куып чыгардылар. Шулай акрынлап кына дөнья куласасы шыгырдатып, "йөгәнсез айгыр" –  Газизне, басып акылга утырта башлады.

Аптыраган үрдәк арты белән суга чума, дигәндәй, юньтерәгән ир башын күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка алып чыгып китте. Кая барганын үзе дә аңламады. Язмыш бәргәләгән ир Ырынбур ягына килеп төште. Бер колхозда эш башлады. Яшәргә бер бәләкәй генә өй дә бирделәр. Ремонтларга колхоз булышты. Хәзер ул хатын-кыз ягына карарга да курка. Бер үзе яши. Инде салкын кышына кереп бара, картлык һәркемгә дә килә шул. Аның өчен өтелеп торган хатыны, балалары, оныклары, кияүләре юк. Өе шыксыз суык, җанга – яралы йөрәккә тоз салып, болай да үтереп сулкылдаган йөрәген тагын да әрнетепме-әрнетә. Шундый матур гаиләсенең кадерен белмәгән, бер минутлык ләззәт тоткында богауланган дипломлы акылсыз баш Газизне җан авазы: "Сиңа шул кирәк, әле бу гына аз әле. Сабыйларыңны, хатыныңны күпме елаттың. Еллар аша үзеңә кире кайттымы? Яшьлегеңдә ничек тә үтте гомерең, хәзер картлыгыңда түзче генә!" – дип эч-бавырын тырнап тик тора.

Уйларыннан арыну өчен, вакытыннан күпкә иртәрәк картайчан чал чәчле карт тәрәзәгә күз салды. Тышта ямьле, гөл-чәчәкле җәй. Көн кояшлы. Урамда чыр-чу килеп пыр тузып бала-чага уйный. Игезәк кызларын, сагынып куйды ул. Тозлы, газаплы күз яшьләре Газизнең бите буйлап бер туктаусыз ага бирде. Их, шушы яшьләр генә аның гонахын җуя алса икән дә соң?!...

Ә Лилия аны көтте. Кызлары: “Әти кайчан кайта инде?”, —дип теңкәләренә тиеп беткән дә:

—Кайтыр ул, бүген булмаса, иртәгә кайтыр. Эше күптер шул, — дип күз яшьләре аша юата килде.

Икесе ике якка аерылып киткәч, хатын кызларын кочаклап әти-әнисе янына кайтып егылды. Никадәрле авыр булса да чыдады ул, түзде, салкын җил – күңел газаплары, сөйгәнен өзелеп сагынулар бөгергә тырышса да сынмады, сыгылса – сыгылды.

Яраткан эшендә көн-төн көч салды. Тормыш арбасын ялгыз гына тартулары авыр шул. Акыллы хатын, бер авызы пешкәч, салкын суны да өреп кабарга өйрәнде. Кулын сораучылар булды- булуын, әмма ул газиз балаларын чит ирдән кыерсыттырырга һич тә теләмәде. Ни күрсәк тә өчәү бергә, дип уйлады Лилия.

Менә кызлары да урта мәктәпне көмеш медальга тәмамладылар. Ана өчен бу әйтеп бетергесез олы шатлык! Аның гомере бушка узмый. Горур ана беркемгә дә ярдәм сорап баш имәде, Газиздән дә алимент алмады. Бары ул Аллаһыга табынды, ярдәменнән ташламавын ялварып сорады. Аның ике канаты – кызлары югары уку йорты студентлары да булгач, ананың бәхете күккә ашты. Беркөнне кызлар әниләрен сөйләшергә дәште:

— Әнием, газизем, безне җил-яңгыр тидерми карап үстердең. Мең рәхмәт үзеңә, таза-исән генә була күр. Инде без калага укырга китәбез, ялгызың каласың бит. Әллә берәр күңелеңә ошаган кешегә кияүгә чыгасыңмы соң? Гомерең зая уза бит. Без сине бик тә сагынып кайтып йөрербез. Уйла, әнием. Әтиебезне көтмә инде. Безне яратса кайтыр иде, алтынкайларым минем, зинһар кичерегез, дияр иде. Юк бит, кайтмады, инде кайтмас, безне әллә кайчан оныткандыр, мөгаен!

Кызларны озаткач, Лилия бу сөйләшүне бик озак уйлады. Ялгыш адым ясамаммы соң, кирәкме ул ир дигәне миңа? Ике елдан кырык тула бит.

Сабыр иткән, морадына җиткән, диләр халыкта. Лилия дә хәтер йомгагын сүтә башлады һәм үз-үзенә елмаеп ук җибәрде. Әйе шул, бар бит аның өчен җан атып торган берәү. Мөгаен, кызларым, аны күз уңында тотып үзләренең риза булуларын белгерткәннәрдер. Шулай икән, бу тәкъдимне уйлап карарга кирәк әле, япа-ялгызым олы бөтен өйдә торып калам. Авыл бит, гайбәт сүзләре дә ерак йөрмәс, дип төпле генә карарга килде хатын.

Гадел курше урамда үскән егет. Лилиядән ике яшькә кече. Мәктәптә укыганда ук кыз артыннан озата килгән иде. Лилия генә: “И-и, Гаделкәем, бераз үс әле”, —дип оялтып бетергән иде. Ике кызын кочаклап авылга кайтып төшкәч, тагы Гадел килде Лилия янына. Ул чакта :"Ире ташлаган ике балалы хатын нигә кирәк сиңа? Кызлар беткәнмени синең кебек уңган егеткә",  — дип әйтә салды. Ә Гадел үз сүзендә нык торды.

– Үзеңә яхшы ир, балаларга – әти булырмын. Ант итәм. Тик син риза бул. Яратам, көтәм. Күпме көтәргә дә риза.

Лилия үзе дә сизмәстән Гаделне сагына башлады. Әллә чын ярату шушы буламы икән инде?! Шулай да ул хисләрен белгертергә ашыгып бармады, вакыт җитсен әле, диде.

Килде ул вакыт дигәнең. Кызларны шәһәргә илтергә, дип Гадел үзе килде. Әйтерсең, өй эчен шундый да җылы, шундый да якты нур сибеп кояш үзе керде инде. Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаю. Әйтеп тә аңлата алмаслык хисләр дәрьясы һәр дүртесен дә чорнап алды.

Телгә беренче булып Гадел килде:  “Соңга калмадыммы, дип, ашыга-ашыга килдем. Кызлар, котлыйм сезне, исән-сау укыгыз. Без әниегез белән шатланып, һәрчак ярдәм итәргә атлыгып торырбыз. Ходай сезгә тел ачкычларын бирер дип ышанабыз, әйе бит, Лилия”, — дип аны кочаклап алды. Моны күргәч кызлар да аларның икесен дә ике яклап яшьле күзләрен сөртә-сөртә ныграк итеп кочаклап алырга өлгерде.

—Гадел абый, әниебезне бәхетле ит, яме! —дип ризалыкларын бирде.

Шул көннән алып, сабыр гына көткән газаплы да, татлы да сөюләренә тугры булып ике йөрәк бердәй тибеп тормыш корабында тибрәлеп йөзә башлый. Алар бик тату, матур донья көтәләр.

Бәхет дигәне бер килә башласа килә икән бит ул. Парлы тормыш көтүләренә бер ел дигәндә, Лилиясе сөйгәненә тупылдап торган ир бала табып шатландырды. Менә ичмасам куаныч, апалары энекәшле, әти белән әни күңелле мәшәкәтьләр дөньясында рәхәтләнеп йөзәләр. Ата кеше улын кулыннан да төшерми. Бәхетем, терәгем син улым – бергенәм, дип үбә-үбә ярата.

Гадел кызлар өчен дә өзелеп тора. Ялларга барып ала, илтеп куя. Кирәк-ярак алырга акчасын да ңәлләп тормый. Үз кызлары кебек якын күрә.

Тырыш, тату гаиләгә сокланасың да, берүк күзләр тия күрмәсен дә салкын – өшеткеч җилләр генә капкаларын шакымасын.

Акыллы, сабыр, мәхәббәтләренә тугры калган гаиләләр, бер-берсен соңлап тапкан парлар яшәү кадерен, татулыкта матурлык икәнен исбат итеп тормыш юлыннан дөрес атлаулары белән ихтирамга лаек та инде.

 

Фируза СИРАЕВА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: