Мирас” хатын-кызлар клубы әгъзаларының чираттагы утырышы “Ислам дине – тынычлык дине” исемле әңгәмә белән башланды. Әңгәмәдә Манзума апа Саетгалиева чыгыш ясады. Аннары “Авыл миче җылың йөрәгемдә” исемле фольклор кичә оештыру турында сүз барды.
Олыларның яшьләргә әйтер сүзе бар. Чаралар -тәрбия чарасы. Киңәшләшеп эшләү отышлы.