Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 сентябрь 2022, 21:19

“Атайсал – якташлык көче” конкурсы старт алды

Бүген, 16нчы сентябрь көнне, эстафетаны беренче булып Көнтүгеш авыл биләмәсе башлар җибәрде. Чарадан видеоязманы сайтта карый аласыз.

“Атайсал – якташлык көче” конкурсы старт алды
“Атайсал – якташлык көче” конкурсы старт алды

Бүген, 16нчы сентябрь көнне, эстафетаны беренче булып Көнтүгеш авыл биләмәсе башлап җибәрде.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Атайсал – якташлык көче” конкурсы – ул районыбызның авыл биләмәләре, предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында мәдәни программалар эстафетасы. Әлеге эстафета концерт, театральләштерелгән тамаша яисә тематик кичә һәм штандарт тапшырудан гыйбарәт.
“Атайсал – якташлык көче” конкурсы районның матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, бердәм социаль –мәдәни киңлек формалаштыру, районның авыл биләмәләренең һәм төрле оешмаларының үзешчән коллективларының иҗатын популярлаштыру максатларында үткәрелә.
Бүген, 16 сентябрь көнне, эстафетаны беренче булып Көнтүгеш авыл биләмәсе башлап җибәрде. Һәм штандартны Нөркә авылы биләмәсе кабул итте.

Автор:
Читайте нас: