Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 сентябрь 2022, 19:00

Ялгыш ясаган бер адым...

Яшьлегендә ясаган бер ялгыш адымы баһадирдай ирнең еллар агышына гел сиздереп йөрәген, канлы ярасын сызлатып килде шул.

Ялгыш ясаган бер адым...
Ялгыш ясаган бер адым...

Һай, сызгырып ла үтә икән адәм баласының гомер еллары...

Газизнең дә чорналып – уралып, кем әйтмешли, хәтәр эштән чыккан гомер елларын чатлама суыкны, кар-буранлы ап-ак кышлы сәгать, айларын санап соңгы җепләрен сүтә генә.

Яшьлегендә ясаган бер ялгыш адымы баһадирдай ирнең еллар агышына гел сиздереп йөрәген, канлы ярасын сызлатып килде шул.

Ул радио тыңларга яратып бармый. Караса кино карый, аның да сугыш турындагысын. Эфирдан яңгыраган җыр- моң, җанлы көйләр картның күңелен телгәли. Ә бүген һич уйлап тормый радионы ачып җибәрде. Ә аннан “Үз әтием булмасаң да” дигән җыр яңгырый иде. Бу җыр картның бар булмышын астын өскә әйләндереп салды...

Газиз институтта укыганда, автобус тукталышында очратты Лилияне. Урыннары да янәшә туры килде бит. Егет кызны сөйләндерергә бик тырышса да, кыз сер бирмәде. Сорауларга теләр-теләмәс кенә әйе, юк дип кенә җаваплап килде. Егетнең моңа кадәр кызлары күп булды. Алар барысы да аның кочагына атылып керергә торалар иде.

Ә бу бигрәк “коры”, хәтта, игътибар да итеп бармый. Газизнең әллә ачуы килде, әллә чын-чынлап кызга гашыйк булды. Бу серле дөньяны ачасы килүе көннән-көн көчәя генә барды. Автобус тукталышында юри озак тора, кыз килеп чыкмасмы, дип. Юк шул, күренми.

Инде ике айлап вакыт узып китте. Ә теге кызны һаман оныта алмый интегә. Очрашуга өмет итеп, тукталышка юнәлде. Ә анда теге кыз...

Чая егет бөтенләй коелып төште. Телен әйләндереп чак-чак “Исәнмесез”, дип кенә әйтә алды. Ә сөйкемле кыз аңа елмаеп җавап кайтаргач кына, егетебезгә җан керде.

Алар Лилия белән ике ел дуслашып йөрде. Дуслык олы мәхәббәткә әверелеп зурайганнан- зурая барды. Кыз медицина училищесын уңышлы тәмамлап фельдшер дипломы алды. Ә Газизнең тагы бер ел укыйсы калган иде. Яшьләр гаилә корып җибәрде. Ә Лилия больницада эш башлап җибәрде. Гомум торактан бүлмә бирелеп куйгач яшьләрнең шатлыгының иге-чиге дә булмый. Бер-берсен яратып яшәгәч, тормыш та рәхәт кенә тәгәри икән ул.

Газизнең мәңге дә онытасы юк, иң бәхетле көне югары белем дипломы алганны, гүя игезәк кызлары аны котлагандай, бәхет өстенә бәхет булып якты дөньяга аваз салганын. Нинди шатлыклы көн иде ул! Әйтерсең, яшь әти ап-ак, мамыктай бәхет болыты өстендә һавада очып йөри.

Игезәк кызлар Алия белән Гөлия татлы мәшәкәтьләргә чорнап, куанычлар белән тутырды.

Менә яшь гаилә юллама буенча чит өлкәгә кузгалды. Бер район үзәгенә барып урнаштылар. Газиз белгечлеге буенча эшкә башлады. Ә Лилия сабыйлар белән декрет ялында. Чит, ят җир булса да алар тиз ияләшеп, матур гына дөнья көтәләр. Лилиясе бик булдыклы хуҗабикә икән, тәмле итеп пешерә-төшерә, өе җыйнак, җылы. Сабыйлар караулы, күзгә күренеп үсеп киләләр. Аның эштән кайтуын сагынып, дүрт күз белән көтеп алалар. Кызлар әтиләрен ишектән керү белән икесе ике яктан кочаклап алалар да, чап-чоп үбәргә тотыналар. Менә шушы минутлар өчен генә дә яшәргә кирәк. Ата кеше өчен бу иң бәхетле, онытылмас мизгел. Кызларыннан соң әниләре килеп кочагына сыена .

Көч-куәтең ташып торган яшь гомерең, яраткан хезмәтең, куанычлар тулы җылы өең – гаиләң, синең өчен җан атып торган акыллы хатының булуы гына җитми икән шул ир кешегә. Эт эченә сары май килешми, дигән әйтем бик тә дөрес, тәңгәл килә.

Эш урыныннан Газизне командировкага җибәрделәр. Һич тә аягы тартмады аның. Әмма, барырга кирәк. Барды ул, менә шунда гомер йөзенә дә гафу ителмәс, төзәлмәс яра салып ялгыш адым ясалды...

Ялгыз яшәүче бер әбигә фатирга урнаштырдылар Газизне.

Бәхет кошы бәхетләрен тапкан һәм аны күз карасыдай саклаган кешеләрнең генә агачына кунып сайрый икән, ләбаса. Ә Газиз, әйтерсең, өч яшьлек сабый яраткан уенчык машинасын уйнап туйгач атып бәргәндәй, бәхет кошын гаилә агачыннан куып җибәрде.

Эштәге танышы Газизне мунча кереп ял итәргә дәште бер көнне. Ә аларда шәһәрдән отпускка кайткан кызыкай да бар икән. Эссе парлы мунча, исерткеч эчемлек, кызыкайның кайнар кочагы Газизнең зиһенен җуйды да куйды инде. Безнең халыкта бик тә шәп әйтем бар: акыллы баш белән уйлап эшли, ә акылсыз – башкача. Менә шулай итеп, ике бала атасы хыянәт сазына батты. Ул башы- аягы белән чумды гонах дөньясына. Бу алдакчы җенси хисләр дулкынында ир бөтенләй икенче кешегә әвереледе. Яраткан яшьли сөйгән хатыны да, кояштай балкып торган игезәкләре дә тәмам онытылды.

Тәмле ризык тиз бетә. Санаулы көннәр йөгереп уза шул. Уйнашчы хатынының кайнар түшәгеннән аерылу Газизгә авыр булды инде ул...

Гаиләсен сагынып кайтмады ир. Өй эченә йөзе чытык, ачуы тышка бәрелеп чыгып торган сөекле ирен Лилия танымады. Шатлыктан очып килгән кызлары өчен дә артык ачылмады, күтәреп алып элекке кебек яратып сөймәде. Нибары чәчләренән сыйпап кына алды.

Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Лилия иренә текәлеп ни булганын аңнарга теләп бик озак сынап карап торгач түзмәде:

— Ни булды, җаным, эллә чирләп торасыңмы? Сөйлә командировкаң ничек узды? – диюгә каршы ирнең ачулы күз карашы хатынны бөтенләй аптыратты.

 – Ничек, ничек? Әйбәт. Ә менә син монда кемнәргә больница буйлап мәхәббәт өләшеп туйдыңмы? – дип нахак сүзләрен пулемёттан аткандай ата торды. Хәйләкәр ир үзен яклап хөҗүмгә ташланды.

Хатын ни ишетәм соң, дип утырып һуш җыйгандай иткәч иренең каршысына басып, күзләренә туп-туры карап:

– Ни сөйлисең син? Минем энә күзе чаклы да гонахым юк. Хыянәт итмәдем. Әнә, кояш! –  дип әрнеп елап җибәргәч, игезәкләр дә куркып, әниләренә сыенып елый башладылар. Моны көтмәгән Газиз тизрәк тышка чыгып китте. Ул чакта Газиздә үзенең азып йөргәнен – хатыны өстенә ташлаудан да зуррак шатлык юк иде.

Газизнең башы эшләмәгәнлектән чалт аяз көнне гаилә бәхетен яшен сукты. Гайрәтле ир таякны бер тоту белән шартлатып сындырып та куйды. Һәм гомерлеккә үзен ялган сазлыгына батырып куйды.

Аерылу бик тиз икән. Киттеләр икесе ике якка. Ә Газиз горур кыяфәттә сөяркәсе янына юлланды. Баштагы елларда гына алар әйбәт яшәде. Хатын Газизгә бала бүләк итәргә теләмәде дә.

– Әнә, ике балаң бар, шул җитәр, – дип кырт кисте. – Бала чүпрәге юарга тормыйм әле. Яшәп калырга кирәк. Яшьлек – чәчкә аткан гөл. Хәзер коела да бетә. Минем башка тай типмәгән әле, сиңа бала табып утырырга. Бала кирәк икән – әнә бара юлың. Ха-ха-ха, сине хәзер хатының да кабул итми. Балаларың – күптән. Шундый әти буламы икән. Нигә ташлап чыгып киттең. Миңа ышандыңмы? Мөгезсез үгезләргә шулай кирәк ул. Синең кебек хәерче дөнья тулы. Ә мин байларны яратам. Хуш, үзеңә үпкәлә, – дип ишекне шартлатып ябып чыгып китте.

Көч-гайрәте ташып торган әзмәвердәй ир бу минутта мескен хәленә төште. Әйтерсең, аны пычрак бозлы салкын су белән баштан – аяк коендырдылар. Ул бар көченә шыгырдатып тешләрен сындырганчы кысты һәм ике йодрыгын төйнәп башын тукмарга тотынды. Менә, сиңа шушы кирәк, янәсе. Их, баш төеп кенә эшне, бу хәлне үзгәртеп булса икән дә соң?

Әмма, Газиз аракыга үрелмәде. Шешә бит ирнең башына җитте. Бераз хәл кергәч ул бергә эшләгән танышларына китте. Барын да яшерми сөйләп биргәч, алар гаиләсенә кире кайтырга димләде. Юк, кире кайту юк инде. Лилия аны беркайчанда гафу итмәячәк. Ул бит үзенең гаебен танырга куркып, хатынын юк хыянәттә гаепләде бит. Керсез йөрәген, саф хисләрен санга сукмый аяк астына салып таптады.

Фируза СИРАЕВА.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: