Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 сентябрь 2022, 08:00

Рәшидә турында әсәрнең исемендә җисеме

"Балтач таңнары" гәзитендә "Туры юл күрсәтүче Рәшидә" романының ике бүлеге дөнья күрде. Тарихка әйдәде автор, монда кеше язмышы, ятимнәр хакы бик нечкә кичереш белән бирелгән. 

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да

Аннан тугры дусны күрмисең,

Безнең хакта мәңге ядкәр саклый,

Картаймыйча яши һәр исем.

Кеше исеме, шәхесе турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкәре. "Балтач таңнары" гәзитендә "Туры юл күрсәтүче Рәшидә" романының ике бүлеге дөнья күрде.  Кеше тормышында тарих ничек чагылыш табуын бу әсәрдә яхшы  төсмерләдек.  Рәшидә—батыр, кыю,зирәк, туры юлдан баручы. Нәкъ шундый образны автор Рима Каһарман  ачкан. Әдәби псевдонимы булуына карамастан, без журналист Рима Вәлиеваның иҗат җимешен таныдык. Күләмле әсәр  агымдагы елда гәзитнең 4нче саныннан 33нче санына кадәр басылды. Урталыкта кайбер саннарда гына төшеп калуы мәгълүм. Һәр санында әсәр ниндидер тылсымлы ачыш белән үрелеп барды. Гәзитнең  алдагысын түземсезлек белән көтеп бардык, дип язам, чөнки күп авылдашларыбыз белән бу турыда фикерләремне уртаклашырга туры килде.  Югалтмас өчен гәзитләрне берләштереп тегеп куйдым әле.

 Тарихка әйдәде автор, монда кеше язмышы, ятимнәр хакы бик нечкә кичереш белән бирелгән. Һәр яңасы үзенә әсир итеп, тартып торды. Бары да чынбарлыктан алынганы күренә. Рима Каһарман тормышны аңлый белә, яратуы иҗатында ачык. Авторның моны безгә, гәзит укучыларына, җиткерә алуы кыйммәт.

Роман дәвамын көтеп калабыз. Авыр сынаулы язмышлы шәхеснең киләчәген беләсе килә. Көчле рухлы ятим кызның юлы нинди булыр икән?

Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакчадагы төрле агач үскән кебек, исемнәр дә төрле була. Кеше исемнәре дөньясында мәгънәви аһәңлелек тудырган халык. Рәшидә— тирән мәгънәле исем. Шундый матур исемле, халык тормышын чагылдырган әсәрләре белән безне Рима Биктимер кызы киләчәктә сөендерер, дип өметләнәбез. Иҗатында уңышлар юлдаш булсын!

Зәлфирә ГАТИНА.

Автор:
Читайте нас: