Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 сентябрь 2022, 19:00

Әлфирнең кояшы

Ә өйдә малайның әти-әнисе нәрсә эшләргә дә белмәделәр, йоклап китә алмыйча төнен чыктылар. Иртәнгә таба малай өйгә кайтып керде. Хикәянең дәвамын сайтта укыгыз.

 

Бу хәлдән соң төшенкелеккә бирелгән Әлфиргә кышкы каникуллар бик озак үткән кебек булды. Каникул вакытын ул компьютер артында утырып үткәрде, көне-төне онлайн уеннар уйнады. Шул исәптән әти-әнисе белән сүзгә килде.

Көннәрдән бер көнне Әлфир үзенә яңа дус таба. Көне-төне язышалар алар Илгиз белән. Егет Әлфиргә очрашырга тәкъдим итә. Малай ризалаша. Очрашалар алар. Илгиз начар компаниядән булып чыга. Тарта, эчә, хәтта ярамаган матдәләр куллана икән. Әлфир дә ул көнне нидер тартып карады. Күңеленә рәхәт булды, уйлары буталып китте. Өйдә тиргәшү, ызгыш булганга күрә Әлфирнең өйгә кайтасы килмәде, шуңа күрә ул яңа танышкан дустында калырга булды.

Ә өйдә малайның әти-әнисе нәрсә эшләргә дә белмәделәр, йоклап китә алмыйча төнен чыктылар. Иртәнгә таба малай өйгә кайтып керде. Әти-әнисенең сорауларына ул бер дә җавап бирмәде.

Йокысы туйгач, Әлфир “Бәйләнешләр”гә керергә ашыкты. Керсә, яңа дустыннан хат килгән. Хатны ачса, анда кичә төшергән видео. Видеода Әлфирнең эчкән, үлән тарткан вакытлары төшерелгән. Шул видео белән Әлфирне куркытып, Илгиз аны “Синий кит” уенына кертә.

Шулай итеп, малай уенның группасына кушыла. Әллә күпме этаптан торган уенның шартларын карагач, бу уенга Әлфирнең кызыксынуы уяна. Чөнки бу уеннан кешенең организмында адреналин барлыкка килә икәнлеген аңлый һәм уйнап карыйсы килә.

Уенның беренче этабында магазиннан әйбер урлау биреме була. Төнен йоклый алмый, малай бу этапны ничек үтәргә икән дип уйлап ята.

Икенче көнне кичкә таба Әлфир “Магнит” магазинына бара, иң кыйммәтле әйбер эзли һәм шуны урларга тырыша, тик уйлаган эше барып чыкмый. Полиция хезмәткәрләре малайны тоталар һәм әти-әнисен чакыралар. Башта, куркудан, малай бер нәрсә дә сөйләми, аннары ул бөтен хәлне сөйләп бирергә була. Барын да аңлагач малайның әти-әнисеннән штраф түләтәләр һәм Әлфирне җибәрәләр.

Кайткач малайны әти-әнисе белән озак кына итеп сөйләшү көтте. Әти-әниләре Әлфиргә ул егеттән курыкмаска кушты. Бу хәлләрдән соң Әлфир үзенең яңглышканын аңлады һәм “Бәйләнешләр” социаль челтәрендә уенның группасыннан чыгып куйды. Илгизне дуслыктан алып ташлалады. Бүтән бервакытта да андый әйбер эшләмәскә дип сүз куйды әти-әнисенә.  Шундый вакыйгалар белән кышкы каникуллар да узып китте.

Укулар башланды... Әлфирнең бер дә мәктәпкә барасы килмәде. Уку һәм спорт алдынгысы булган малай кинәт юкка чыкты, спорт секциясенә йөрми, дәресләрдән "икелеләр" ала, кайбер вакытта мәктәпкә бармый кала. Тәртип бозганы өчен атна саен мәктәп линейкасында исеме яман яктан әйтелә башлады.

Өч ай эчендә ниләр булганны бер алар гына белә. Әлфирнең гаиләсе өчен бу иң авыр вакыт булып санала.

Шулай итеп язгы каникул да җитте. Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы. Җыелыштан соң малайның сыйныф җитәкчесе Әлфирнең әнисен сөйләшергә дип алып калды.

—Сезнең улыгыз белән ни булды?–дип сорады укытучысы.–Ул бит шундый тырыш, яхшы билгеләргә генә укый торган малай иде. Кайбер вакытта дәресләрдә калдыра.

Әнисе ни дип җавап бирергә белми:

—Без үзебез дә аптырадык инде, ни булгандыр аңа, өйдә көн дә ызгыш, талаш. Ярар, мин аның дусты белән сөйләшеп карармын әле, бәлки ул беләдер ни булган.

Җыелыштан соң әни кеше үз баласы өчен кайгырып күңелсез генә өйгә кайтты. Улына ничек тә ярдәм итәсе килә иде аның.

Кайту белән әнисе улының дусты Ринатка шалтыратты.

— Ринат балам, әйт әле, Әлфирем белән ни булды?

—Апа, мин үзем дә аның өчен кайгырам, тик ничек ярдәм итәргә белмим, дип җавап кайтарды Ринат.

—Сез аның белән бик яхшы дуслар. Алда каникуллар, син аны берәр кая чакыр әле, күрешеп сөйләшеп кайтыр идегез. Ул бит компьютерыннан да аерыла алмый, — диде әнисе.

—Ярар, апа, кайгырмагыз, бүген үк чакырырмын, – дип Әлфирнең әнисен тынычландырды.

Ринат Әлфиргә телефоннан шалтыратты, тик ул телефонын алмады. “Вконтакте”да онлайн утырганын күргәч, Ринат хат язарга булды.

“Сәлам, Әлфир дус. Хәлең ничек? Шалтыраткан идем, син алмадың. Нәрсә булды синең белән? Сөйләшмисең дә, секциясиягә дә йөрмисең, укуың да начарланды. Әйдә берәр көнне катокка барабыз”, – дигән эчтәлекле хат җибәрде ул.

—Ярар, әйдә күрешәбез, – дип язды җавапны дусты.

Әлеге тормышыннан Әлфир үзе дә канәгать түгел, нәрсә эшләргә дә белми иде, авыр иде аңа. Шунлыктан ул элекке тормышын үзгәртәсе килде, шуңа күрә дә ул Ринат белән күрешергә теләде, катокта яңа дуслар табылыр дип уйлады.

Икенче көнне Ринат Әлфир дустына барып алар бергә катокка киттеләр. Катокка килсәләр анда Әлфия үзенең сыйныфташ дус кызлары белән килгән иде. Әлфир аларга игътибар итмәскә тырышты һәм дусты белән күңелле итеп бозда шудылар.

Кинәт бервакыт Әлфия яңгылыш егылып китте һәм озак кына кузгала алмый ятты. Дуслары йөгерешә башлагач, Әлфир кыз янына ашыкты. Әлфия аягын сындырган булып чыкты. Кызның сыйныфташлары ашыгыч ярдәмгә шалтыратканчы, мәктәптә биология һәм тормыш хәвефлеге нигезләре дәресен кызыксынып укыган, чөнки медицина өлкәсендә укырга теләгән Әлфир, кызга тиз генә беренче ярдәм күрсәтте.

Әлфиянең дус кызлары малайның якшы итеп беренче ярдәм күрсәткәненә шак катып карап тордылар.

Бу хәлдән соң Әлфиянең дусты Ирина Әлфиргә ничек ул аларның  дуслыгын юк иткәнлеген сөйләргә булды:

—Әлфиянең өйдә компьютеры булмаганлыктан, ул миңа “ничек ул аларның  дуслыгын юк иткәнлеген” дә сөйләр өчен кич утырыга дип килә иде. Һәм без икәүләп сиңа хат яздык. Хәтелисеңдер “мин 7нче сыйныфтагы Рөстәмне яратам”, дип язган иде Әлфия. Ул язмады аны, мин язган идем. Чөнки мин Рөстәмгә гашыйк булып йөрим, ә ул мине яратмый да. Шуңа күрә сезнең Әлфия белән дуслыгыгызга нык итеп көнләштем һәм дуслыгыгызны бетерергә тырыштым һәм бетердем. Мәктәптә дә мин сүз тараттым:“Әлфир Әлфияне ярата”,дип. Аның исеменнән хат тапшырдым сиңа. Бүгенге хәлне күргәч, мин үземнең гаебемне таныдым. Сезнең алдыгызда гафу үтенәсе килә һәм дуслаштырасы килә сезне. Әйдә иртәгә кил больницага, – диде Ирина Әлфиргә.

—Без дә синең белән дус буласы килә, – диделәр Әлфиянең калган сыйныфташлары.

—Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итәм. Мин дә сезнең белән дус буласы килә, – дип җавап кайтарды Әлфир.

Икенче көнне Әлфир белән Әлфия аңлаштылар. Әлфир көн дә Әлфия янына больницага йөрде, булышты аңар. Шулай итеп аларның дуслыгы яңадан башланып китте.

Дуслашканга Әлфир бик шатланды. Укуы да, тәртибе дә яхшырды, хәзер аның турында линейкада гел мактау сүзләре генә яңгырый. Спорт секциясенә теләп йөри башлады.

Әлфир көн дә Әлфия янына килеп кызның мәктәптә калдырган дәресләрен аңлатты, өй эшләрен бергә эшләделәр. Әкренләп аңа торырга, йөрергә ярдәм итте. Шулай итеп дүртенче чирек тә үтеп китте. Алар икесе дә җәйге каникулны нык көттеләр.

Менә ул җәйнең беренче көне. Әлфиянең аягы төзәлде, хәзер ул йөгерә дә, йөри дә ала. Кызны больницадан чыгаруына бик нык шатланды. Әлфияне ул больница алдында чәчәк бәйләме белән каршы алды һәм кич күрешергә дип сүз куештылар.

Кич алар очраштылар һәм икесе җитәкләшеп, кояш баюына таба атладылар.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Автор:
Читайте нас: