Ямьле һәм күңелле җәй каникуллары да үтеп китте...
Тышта көз ае хөкем сөрә. Тәрәзәдән тышка күз салсаң анда көзге яңгырлы ямьсез көн, шуңа күрә дә Әлфир бу мизгелне яратмый. Бүген нигәдер аңарга калган көннәргә караганда да моңсуырак иде.
Бүген аның дусты Ринатның туган көне. Шундый көндә кемдер шатлана, кемдер күңел ача. Дусты аны атап чакырды. Әлфирнең гадәтен яхшы белгәнгә, килмәс дип уйлагандыр инде, күрәсең.
Әлфир әкрен генә киенде дә тышка чыкты. Кара болытлар, малайны ирештергәндәй, тагы да ныгырак куерып, күк йөзен тәмам каплап алып, яңгыр ява башлады. Әлфир иренеп кенә дустына атлады.
Әлфир барып кергәндә өй эче кунаклар белән тулган иде. Ринат аны ачык йөз белән каршы алды һәм килгән малайлар, кызлар белән таныштырды. Әлфир, дулкынланып торган кара чәчле, төпсез күлдәй зәңгәр күзле, кояшта янган кебек карачкыл йөзле бер кызга игътибар итте.
Күңелле музыка уйный, барысы да матур итеп биеделәр, күңел ачтылар, көлештеләр. Тик Әлфир генә бер як читтә күңелсез утырды.
—Нигә биемисең?–дигән сорауга башын күтәреп карады. Каршысында үзе игътибар иткән кара чәчле, зәңгәр күзле кыз басып тора иде. Ул Әлфир янына барып утырды.
—Әлфия булам.
—Әлфир, — дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде малай.
Мин мәктәптә сине күргәнем бар. Мин 6нчы сыйныфта укыйм. Ә син?
—8нче сыйныфта.
Кызның үзен кыю гына тотуына Әлфир башта аптырады. Ул аңа зур игътибар белән карады.
Алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Әлфирнең күңеле күтәрелде. Аңарга рәхәт иде...
Кайткач, инде соң булса да, малай озак кына йоклап китә алмады. Кичәдә танышкан кыз күз алдыннан китмәде.
Яллар да үтте... Әлфир мәктәпкә ашыкты. Барып кергәч тә, күзләре таныш йөзне эзләде.
Малай белән кызның дуслыгы көннән-көн көчлерәк, матуррак була барды. Алар һәрвакыт бер-берсенең уңышларына гел куандылар, шатлыклары белән бүлешеп тордылар.
Әлфирнең күңеле үсте. Инде күкне каплап алган болытларга да елмаеп карый башлады. Һәр яңа туган көнне көтеп алды.
Алар “Бәйләнешләр” социаль челтәре сайтында аралашып язышып тордылар. Ә мәктәптә күрешкәндә сәлам бирешеп йөрделәр.
Ләкин бәхет кояшы озак балкымады. Аны сүндерделәр мени?
Шулай итеп бер көнне мәктәптә бер-берсенә сәлам бирешеп киткәннән соң, Әлфиянең сыйныфташ кызлары Әлфир янына килеп:
—Син, Әлфия белән аралашма әле. Ул синең белән аралашасы килми, – дип әйттеләр.
Һәм шул ук көнне: “Әлфир 6нчы сыйныфтан Әлфияне ярата”, – дигән сүзләр мәктәптә таралды. Башта бу сүзләргә алар бер дә игътибар итми йөределәр. Тора-бара бу сүзләрне Әлфиргә ешрак ишетергә туры килде. Хәтта “Бәйләнешләр” социаль челтәрендә шундый эчтәлекле, ягъни: “Син безнең сыйныфтагы Әлфияне яратасыңмы?” – дигән хатлар Әлфиргә Әлфиянең сыйныфташларыннан килә башлады.
Ә иртәгәсенә шаккатарлык хәл булды. Әлфиргә Әлфия исеменнән хат тапшырдылар. Анда Әлфирне мыскыл итә торган сүзләр бар иде. Бераз уйлап торгач: “Юк, бу хатны Әлфия язмас. Шулай дип әйтергә теләсә, ул йөзгә карап әйтер иде”, – дигән ныклы карарга килде малай.
Язган хатны малайның сыйныфташлары укыды. Илнур исә Әлфирнең йөзенә карап:
—Син шул бала-чага белән йөрисеңме? – дип мыскыл итеп көлеп куйды.
—Юк, —дип кыенсырап кына җавап бирде Әлфир. – Безнең арада тик дуслык кына. Чыннан да шулай иде, Әлфир Әлфиягә карата мәхәббәт хисе тоймый иде.
Әлфирнең кайбер сыйныфташлары, аны яклап, яратуда һәм дуслыкта яшь арасы зур роль уйнамый дип төрле мисаллар китерделәр.
Мәктәптән кайту белән Әлфир “Бәйләнешләр”гә керергә ашыкты. Ул Әлфиягә хат язарга булды. Синең исемеңнән хат тапшырдылар дип хәбәр итте малай аңа. Җавапны Әлфиргә озак көтәргә туры килмәде.
Әлфиядән мондый эчтәлекле хат килде:
"Мин башкача синең белән дус булмыйм. Бездән бөтен мәктәп көлә. Гомумән, мин 7нче сыйныфтагы Рөстәмне ошатам".
Әлфиянең хатына Әлфир җавап кайтармады.
Бу хәлне Әлфир Ринатка сөйләде.
—Ул Рөстәмне Әлфиянең сыйныфташы Ирина ошата, – диде Ринат үзенең дустына. Шуңа күрә бу хатны Әлфия язмагандыр, аның сыйныфташы Ирина язгандыр дип әйтте.
Шулай итеп Әлфир белән Әлфиянең дуслык җепләре өзелде, аралар суынды. Мәктәптә очрашканда бер-берсенең йөзләренә карарга оялдылар, чөнки башкалардан тартындылар. Кара-каршы туры килсәләр, сүз кушмыйлар, шым гына үтеп китәләр.
Яңа ел киче иде. Очсыз-чиксез уйлар диңгезендә йөзгән Әлфиргә күңелсез иде. Кинәт кенә аның күзе компьютер экранына төште. Аңарга хат килгән. Дулкынланып хатны ачты. Ул Әлфиядән иде. Кыз Әлфирне Яңа ел белән котлаган. Әйтерсең лә, малайның кулына кыймәттле бүләк тоттырдылар! Бөтен тирә-як балкып киткәндәй булды. Күп тә уйлап тормастан, Әлфир кызга синең белән сөйләшәсе бар дип язып җибәрде. Кыз җавап язмады. Алай гына да түгел, Әлфия аны “Бәйләнешләр” социаль челтәре сайтында дуслыктан алып ташлады. Бу хәлне көтмәгән Әлфиргә бик кыен булды: әле генә балкып торган кояшын сүндерделәр мени? Авыр иде аңа. Күңелен нәрсәдер кырып тик торды, йөрәген сагыш басты.
Ләкин яшәү дәвам итә. Әлфир белән Әлфиянең дә тагы бер очрашып сөйләшәсе бар әле...
Радим Гыйләҗев.
Дәвамы бар.