Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 сентябрь 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Тәкъдим иткән әдәби әсәр өзегенең  ахыры иртәгә дөнья күрә. Урындагы автор Рима Каһарман Сезгә, иң беренче укучыларга, игътибарыгыз өчен рәхмәтле. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

 Күңелендәге тойгылары шигъри юлларга  үрелде.                                 

Агыйделкәем, агасың,

Дулкыннарың кагарсың,

Йөрәгемнең әрнүләрен

Кайчан гына басарсың?

 Рәшидә ялгызы гына калгач үзе язган шигырьне көйгә салып җырларга кереште. Үзе җырлады, үзе елады, күз яшьләре чишмәдәй акты. Кыз шул яшьләрен үзе йотып торды. Язмыш шулай селтәп атарга да мөмкин икән.

—Кемнәргә сөйлим җан яраларымны?— дип күңеле бушаганчы күз яшьләренә ирек бирде.

Ике яшь йөрәкнең илаһи мәхәббәте ник дәвамлы түгел? Сөю гөлләреннән гашыйк җаннар күпер үрер иде. Әмма язмышлары бүтәнчәрәк борылыш ясады. Тиң пары икәнен тойганга күрә Назыйфның җиңү яулап кайтканын көтте. Йокыга талыр алдыннан күңеле белән сөйгәненә мөрәҗәгать итеп киңәшләшер иде. Сары чәчләре, кабарынкы иреннәре әле дә күз алдында. Елмайса галәмне җылытырлык илаһи ягымлылыгын һич онытасы юк. Хушлашыр алдыннан Рәшидәгә әйткән: “Аллаһы Тәгалә безне кавыштырсын, дип телә. Син дә сора, мин дә Раббыбыздан сорармын”,— егетнең үтенече  келт итеп янә исенә төште.  Рәшидә бик теләде, әмма алар тормышка ашмас хыяллар булган. Авыл клубы күтәрмәсендә куллары кулда килеш ант эчүләрен һич онытасы юк.  Ике йөрәк—бер ялкын. Бергә булу язмаган. Җылы теләкләре, ихлас карашы, ялкынлы мәхәббәте белән Назыйф кызны гомере буена озата барыр. Тик үзе янәшә булмас.

Чәч үргечем, чәч үргечем

Чәчемне үрер өчен.

Өзелә бит эчкәйләрем

Сезне бер күрер өчен.

Рәшидәнең күңел ярсуы иҗатка күчте. Шигъри юлларын кабатлаганда күктә  салават күпере балкыгандай.  Иркенләп күз яшьләрен койгач бушанып калгандай буласың, диюләре хак икән. Кыз үксеп елады.  Кычкырмас өчен иреннәрен тешләп. Ә яшьләре битен югандай ага бирде. Бу минутта Рәшидәгә күктәге матур төсләрдән салынган салават күпере сүнгәндәй. Ике йөрәкне бер мизгелдән тоташтырырга тиеш күпер янды, юкка чыкты түгелме? Ә шулай да ятимлек ачысын күргән кызның дөньясын яктырткан саф сөюе эзсез түгел. Ул аны киләчәктә озата барыр. Янәшәдә гел бергә атлый алмасы билгеле, күктән булса да үзен тойдырыр. Тормышында сөю язгы тәүге яңгырдай күкрәп, дөрләп килде. Җиһан кебек  мәхәббәт мәңгелек. Ул Рәшидә булмышын яктырту көченә ия.

                                              ***

Кыек томшыклы каз үсте. Табигатьнең үз кануннарына буйсыну кирәк. Рәшидә аны күршеләргә ата каз янына кунакка кертергә рөхсәт сорап керде. Зиния апасы бик риза-бәхил. Рәшидәнең үтенечен кире какмады. Бәбкә чыгаручы инә каз ояда утырганда өйдә кычкырып сөйләшүче дә юк. Булачак мөһим вакыйганы шулай көтү җаваплы. Могҗизадай мәл. Берәм-берәм җиде бәбкә борын төртте. Тере сары йомгакларны яшел хәтфә үләнгә чыгару җаваплы чор. Мәшүдә һәр бәбкәне исемләп чыкты. Алар да гаилә әгъзасыдай. Инә каз калдырган бүләктән чыккан могҗизаны үстерергә тиешләр. Мәшүдә белән алышынып Әхмәтзәки бәбкәгә күз-колак. Туганнарының кайсы буш, шул бәбкә карый. Игътибарлы булмадың исә карга, карчыга бәбкәләрне чүпләп алып китүен көт тә тор. Кайчак борылган арада бәбкәне эләктереп алып китәргә тордылар. Чыбык очына кечкенә чүпрәк кисәге бәйләп куйдылар. Бәбкәләрне алып китәргә әзер каргалар бу алышта җиңелделәр. Өстен булу өчен  форсат тимәде. Сеңелесе Мәшүдә, энесе Әхмәтзәки сынатмадылар.

—Бәбкәләр үсеп канат чыгара башладылар. Инде бәбкәләр каргага бирешмәс. Төлке, бүре алып китмәсен өчен барыбер карау хәерле,—дип кисәтте Рәшидә туганнарын. Әмма тынычланырга иртәрәк. Үз йортыңда мал-туар карау җиңелдән түгел икән.

Рәшидә эштән арып кайтып барышы. Фәния  хезмәттәше белән тыкрыктан килеп чыгуларына сәер күренешкә тап булдылар. Югары очтан  малай атын куды.  Арбасы инде авам дигәндәй уң як ике тәгәрмәчтән янә дүрт тәгәрмәчкә кире утырды. Малай тиешенчә атны тыңлата алмагач, сыздырып чыбыркысы белән аның сыртына сыдырды. Өрккән ат арлы-бирле таптанып уктай алга ыргылды. Юл читендә тезелешеп килгән казлар бер мизгел эчендә тәгәрмәч астында калдылар. Таптап үтүен күз алдында. Атның чабуыннан туктарга исәбе юк. Дилбегәсенә ныклап ябышкан малай төшеп калмагае дип аңа  бактылар. Арттан тузан пырхылдап калды. Инә каз канатын кагып, арлы-бирле йөреп, кычкырынды. Урамда тезелешеп яткан җиде бәбкәгә карап Рәшидә шаккатты. Инә каз күпме  тавыш бирсә дә бер бәбкәсе дә аның янына килмәде. Аркылыга буй яткан бәбкәләрнең үлүе билгеле. Бистар арбага утырып куган малай дилбегәсен тарткаласа да атны буйсындыра алмаганга килеп чыккан бу хәл. Нәтиҗәдә тәгәрмәч астында— җиде бәбкә.Тик үткән эшне үзгәртеп булса икән. Кызганычка каршы, бәбкәләрнең берсе дә исән түгел. Фәния апасы килеп туган хәлдән чыгу юлын тәкъдим итмәкче.

—Нинди хәл булмаска мөмкин. Инә казың исән, шөкер. Ә боларының канатларын булса да кисеп ал. Идән себерергә ярап торыр. Казларыңның мамыгын йолкып алсаң мендәрлек булыр. Әрәм итмә!

Рәшидәнең кәефе кырылса да ул үзен кулга алды.

—Үләксәдән ни файда? Канатын кисеп алу әлләни үзгәреш бирәме соң?

—Юк та соң. Ә шулай да.

—Безгә насыйп булса тәгәрмәч астында калмаслар иде. Аллаһы бирде, ул алды. Канатын да кисмим, мамыгын да алмыйм,—дип йортына үтте. Якыннарыннан бозауга печән ташу өчен кул арбасы алып торган иде. Шул арбага бәбкәләрне төяде. Һич икеләнми авыл читендәге яланга үләксәләрне чыгарып ташлады. Бу юклык чорында садака биргән кебек. Ач бүреләргә дә тамак туйдыру ифрат авыр заман. Фәния апасы  күршесенең  бу кылыгын хупламады. Күңеле кушканча эшләү кулай иде кызга. Алып аткан бәбкәләре яланда аклы-күкле ноктадай тезелешеп яттылар. Аларны үстерүе һич җиңел түгел. Тик нишләмәк кирәк? Инә каз исән-имин. Бәбкәләре дә булыр әле. Үзләренә язган булса. Рәшидә өметен өзмәде. Әнисе Мәфтуханың: “Адәмне өмет яшәтә, балам! Анысын тартып алырга берәүнең дә көче җитмәс. Өметеңне беркайчан да өзмә! Шулчакта бар авырлыкларны да җиңеп чыга алырсың”,—дип әйткәне колагында янә яңгырады сыман.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: