Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 сентябрь 2022, 11:08

Истә калганнардан

Районда кино сәнгатен пропагандалау яңадан башланып китте. Без, гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган кешеләр  бу вакыйганы күреп – ишетеп бик куандык.

Истә калганнардан
Истә калганнардан

 Балаларга, гомумән кино сөючеләр өчен бик шатлыклы хәбәрне ихлас кабул итүенең адым ясалганына шаһиты булдык. Адәм баласына рухи азык та, гаилә белән ял итү урыны да кирәк бит ул.
     Мин үземнең коллегаларымны Русиядә кино сәнгатен пропагандалау башланган дәвергә 135 ел тулу уңаеннан ихлас тәбрик итәм. 40 елдан артык гомерем шул эштә үтте бит. Сафлар сирәгәя. Вакытында 167 кеше эшләгән коллективтан 20–25 ветеран гына калып барабыз. Киномеханиклар әзерләүче  Бәләбәй шәһәрендәге училищены тәмамлап кайтканга да 50 ел гомер узган. Ул заманда кино сәнгатен барлык авылларда да кую көн таләбе иде. Шәмсетдин Дәүләтшин ( Ялангач), Зәүкыя Галимҗанова ( Иске Яхшый), Разия Нуриева( Карыш), Әнгам  Мостафин( Илекәй), Әнисә Файзиханова ( Штәнде), Владимир Голузин ( Курач)  белән бер вакытта эшли башладык. Киноленталары аз булгандыр. Авылдан авылга сәнәскә тартып күчеп йөри идек. Халык безне көтеп ала. Колхоз ат бирсә үтә бәхетле кеше буласың. Заллар шыгрым тулы, укытучылар, партоешма җитәкчеләре халык белән бергә, аларның сүзе үтемле. Харис Садыйков, Наил Садрыев, Нәгыйм Карапов  , Фәнәви Сафин, Махиян Солтанов, Фәгыйлә Хәсәнова, Венера Даутова, Мәдәния Жиглова, Калимулла Фәизовлар һәрвакыт үрнәкле эшләделәр. Сагман Сәфәргалиев директор иде.  Гомумән безгә тырыш, булдыклы, эшне җиренә җиткереп башкаручы директорлар белән эшләргә насыйп булды. Әйтик, Фидәрис Назагатович Шарифҗанов директор вакытта коллектив балалар репертуары белән эшләү буенча республикада алдынгылар рәтенә чыкты. Балтач кино челтәре дирекциясенең тәҗрибәсен коллегия республика буенча таратуны кирәк дип тапты. Ремонт һәм техник карауны Җәүдәт  Талипов югары дәрәҗәдә оештыра иде. Эстафетаны Раил Карапов бик оста дәвам итте. Методист Нәсимә Вәлимхәмәдиева,  фильмнарны тикшерүче Зөһрә Садертдиновалар үз эшләренә җитди карадылар, ленталарны бозу, категорияләрен төшерү очраклары бик сирәк иде. Хатәм Габдрахманов ремонт эшендә аерылып торды. Планлы игътисад шартларында  райүзәктә эшләүчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре  һәрвакыт мактауга лаек булды. Фәридә Альтапова һәм Венера Фазлетдиновалар 30 елдан артык тату, үрнәкле эшләделәр. Айлык планны үтәүдә төп рольне алар башкара иде. Республикада җәелдерелгән экономик ярышта Балтач коллективы озак еллар алда барды. 80нче, 90нчы елларда коллектив бик уңышлы эшләде, транспорт белән тәэмин итү проблемасы нигездә хәл ителде. Автопарк зурайды. Уфа, Бөре, Нефтекама шәһәрләреннән фильмнар турыдан- туры алына иде. Җитәкчелек  партнерлар белән уртак тел таба белде. Бу урында безнең төрле елларда водитель булып эшләгән егетләрне санап китү дөрес булыр. Таһир Еникеев, Фәнир Нурмөхәмәтов, Фәнил Зәйруллин, Роберт, Марат, Тәлгать Вәлимхәмәдеевлар, Ильяс Вәлиев, Камил Шакиров, Радик Сафин, Рамил Сафиевлар фильмнарны ташу,  вакытында күчерү эшендә өлгер булдылар.
КПСС райкомы безнең эшнең нәтиҗәләре, репертуар сәясәте белән даими кызыксынып, дөрес юнәлеш биреп барды. “Башкиновидео прокат”ның генеральный директоры Нариф Хафизов  Балтачта еш була иде, авылларда эшнең торышы белән кызыксынып торды.
 Еллар накыс булса да, хезмәт хакы вакытында бирелеп барды. Безнең системада озак еллар эшләгән Альфира Шакирова, Гөлсинә Маликова, Разат Мөхлисовлар исәп- хисап эшен дөрес оештырдылар. Еллар дәвамында премияләр алып эшләдек. 16 кешегә “ Русиянең почётлы кинематографисты” исеме бирелде. Хезмәткә дөрес бәһа бирү җитәкчелекнең, профсоюз оешмасының төп бурычы.
              Рим КАЛИМУЛЛИН,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе.

Автор:
Читайте нас: