Өлкән буын кешеләренең “Мин яратам сине, тормыш!” республика фестивале старт алды. Әлеге бәйгедә төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчесе һәм лауреаты, райондашыбыз – Фәнисә Гайфуллина да катнаша.
Фәнисә Шәмселбаян кызы күпләргә үзенең моңлы һәм күңел түрләренә үтеп керердәй аермалы тавышы белән таныш.
Райондашыбызга бәйгедә уңышлар телибез!